Татарча котлаулар

Поздравления со Старым новым годом на татарском языке

Иске Яңа ел белән котлау

Яңа елның иң яңасын

Искертеп тә өлгердек.

Яңа елда туганнарны

Ике атнага үстердек.

 

Яңа елның мизгелләре

Туктаусыз ага, ага.

Көннәр оча очар коштай,

Пар канат кага-кага.

 

Күңелдә нинди шатлыктыр:

Никтер елмаям-көләм.

Ә-ә-ә-ә-ә.

Котлыйм-котлыйм, барчагызны

Иске Яңа ел белән.

 

Гашыйклар көненә

Көнләшмә, карашың көймәсен

Борчылма, ятларга карамам.

Синдәге җылыны, назларны

Мин инде беркемнән табалмам.

***

Мәхәббәт ул — мәңге янган утлар,

Шул утларда мин дә кайнадым…

Вакытлыча түгел гомерлеккә,

Мин матурым сине сайладым.

Йөрәгемне бүләк итәм сиңа,

Ул барыбер инде синеке.

Синең язмыш инде минем язмыш,

Син минеке, ә мин синеке.

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.