Татарча котлаулар

Поздравление с Новым годом на татарском языке

Яңа ел белән котлау

Яңа елны көтеп ала һәркем,

Юш килсен диеп юрый теләген.

Яңа елда иң – иң якынына

Бүләк итә кайнар йөрәген.

Яңа елда өмет капкалары

Бәхет теләп кенә ачылсын.

Һәрбер йортның ишек, тәрәзенә

Ак канаты белән кагылсын.

***

Котлы булсын, дуслар, котлы булсын,

Яңа елның ямьле кичләре.

Ап-ак карлар кебек бөтерелә,

Күңелләрдә сөю хисләре.

***

Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп,

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез дуслар моңаеп.

 

Яңа ел котлы булсын,

Дөньялар тыныч торсын.

Бәбиләр туып торсын,

Табыннар тулып торсын.

***

Яңа елга беренче адым изгелек булсын.

Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!

Яңа еллар килсен бәхет алып,

Яңа еллар килсен елмаеп,

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез дуслар моңаеп.

Яңа ел котлы булсын,

Дөньялар тыныч торсын.

Бәбиләр туып торсын,

Табыннар тулып торсын.

***

Кадерле бер кунак көткән кебек

Яңа елны көтә йөрәкләр.

Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте,

Күңелләрдә яңа теләкләр.

***

Өмет тулы матур күзләр

тулган айда балкый бу кичтә.

Әмма “Хуш, иске ел” дигән сүзләр

Җанга якын түгелдер һич тә.

***

Әкрен генә йомшак карлар ява,

Күңелләргә сафлык , моң салып.

Яңа елда саулык , бәхет килсен

Кышкы бураннарга уралып.

 

Күңеләрдә шатлык ташып торсын

Сагышларга урын калмасын,

Алда туар көннәр якты булсын,

Ходай кайгылардан сакласын.

***

Яңа ел белән тәбрикли безне,

Тәрәзәләрдәге боз гөле.

Бәхет, шатлык, иминлек телидер

Яңа елның яңа мизгеле.

***

Ашкынып көтә күңелем, яңа ел кичен.

Бала чакта тансыклаган, мандарин исен.

Балалыктан чыга алмый, һаман йөрәгем.

Кыш бабай килер кебек, төяп бүләген.

Күңел (җүләр) өмет итеп, Кыш бабай көтә.

Могҗизаларга ышанып, гомерләр үтә.

Килсен әйдә Яңа еллар, хәере белән!

Булсын шатлык, сөенече, капчыгы белән.

***

Яңа елда исән-мул тормышка

Аяк бассак иде, йә Рабби!

Кил, Яңа ел, изгелегең белән,

Явызлыкны беркем яратмый.

 

Күкләр аяз, дөнья имин булсын,

Авырлыклар ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп, кайгы тапмасын!

 

Иңнәренә тормыш авырлыгын

Күтәрмәсен ялгыз аналар.

Ата-ана тигезлеге белән

Пар канатлы үссен балалар.

***

Гыйнвар ае – ел башы. Ел башы белән күңелләргә яңа өметләр, ышанычлар килә. Ышанычың, йөрәгеңнең, серле бер почмагында саклаган өметең тормышка ашсын, бәхетең мөлдерәмә хискә тулып ташсын. Мәхәббәтең, туган аеңдагы сыман, ак булсын, пак булсын. Шатлыклы,  куанычлы, мул ризыклы, сәламәт озын гомер телим.

***

Яңа ел белән котлыйм. Яңа елның яңа кары, бәхет булып юлларыңа яусын. Тормыштан ямь – тәм табып, кадерле булып яшә. Исәнле – саулык, тазалык – байлык телим.

***

Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбәрәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен. Ялкынландырып бизәсен. Бусаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф – хәтәр атлап кермәсен, бәла – каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын.

***

Сезне һәм сезнең тормышыгызны яктыртып, гаилә җылысын саклап, бизәп, нурландырып торучы хәләл җефетегезне Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз. Яңа ел җилләре саулыкларыгызны ныклы, өегезгә иминлек, җаннарыгызга нур, ризыкларыгызга бәрәкәт, кесәгезгә сәмән өстәп, күңелләрегезгә якты илаһи рәхәтлек алып килсе. Бәхетле озын гомер сезгә.

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.