Татарча котлаулар

Поздравления с Сабантуем на татарском языке

Сабан туе белән котлау

Милләттәшләр, Сабан туе белән.

Бәйрәм бирсен бары игелек.

Маңгай тире тамкан туган җирдән

Мул икмәкләр алыйк без игеп.

 

Бүген бәйрәм, и кызадыр мәйдан,

Милли көрәш, милли уеннар.

Төрле яктан туган-тумачалар кайткан

Хәл белергә диеп олылап.

 

Сабан туе барыбызны җыйды

Күңел ачканда да без күмәк, эштә дә.

Уеннарда уйнап көч сынашыйк,

Сабан туе елга бер генә!

 

Милли бәйрәм һәрчак үткәрелсен,

Бу гадәтне бирик улларга.

Ата-бабаларга булган хөрмәт

Яңгырасын безнең җырларда.

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.