Татарча котлаулар

Туй сценарийлары

Сценарий молодёжной свадьбы на татарском языке

«Яшьләр мәҗелесе” Туй сценарие

Алдагы сценарийны без яшьләр дә, шулай ук урта яшьтәгеләр һәм өлешчә өлкәннәр дә катнаша торган туй мәҗлесләренә исәпләп төзегән булсак (хәзер шундый катнаш туйлар күбрәк үткәрелә), монысын яшьләр мәҗлесенә багышлыйбыз. Ике яктан да гаилә коручыларның әти-әниләре, туган-тумачалары һәм дәрәҗәле танышлары катнашканлыктан, беренче очракта мәҗлесләрнең, артык иркенәеп китмичә һәм юморга хилафлык китермичә, билгеле бер кысаларда үтүе характерлы. Яшьләр мәҗлесендә исә берничә тәнәфес ясау исәбенә уеннарны да, җыр-биюләр һәм танцыларны да бермә-бер диярлек арттырып була. Шулай ук озын-озын шигъри текстларны да мондый компания җиңелрәк кабул итә. Менә шушы үзенчәлекләр яшьләр мәҗлесенең йөзен билгели дә инде. Читать далее

Сценарий на свадьбу на татарском языке

Котлы булсын туегыз! Туй сценарие

Туй узасы залда “Туйга рәхим итегез!”, “Туй көне – тормыш башы” дигән язмалар эленә. Салмак кына көй уйный. Шулчак алып баручы сәхнәгә, халык янына чыга. Кунаклар табында утыралар.

Тамада:

Тормыш итү – диңгез кичү, диләр,

Ә тормышлар тормый дулкынсыз.

Тормыш дулкыннарын басар өчен,

Яшәп булмый сөю, ялкынсыз. Читать далее

Сценарий Свадьбы на татарском языке

Туй сценарие

Беренче өлеш.

Тамада:

Хөрмәтле туганнар! Кодалар-кодачалар, дуслар-иптәшләр! Бүген без барыбызгада якын булган Дамир белән Гөлсинәнең яшьлек туен үткәрергә җыелдык. Алар өчен сөйгән ярлары белән кавышу – олы куаныч, зур шатлык дип уйлыйбыз.Без моны ЗАГСта күреп ышандык. Алар бер-берсенә тугрылыклы ир белән хатын булырга вәгъдә биреп, газиз имзаларын куйдылар. Хәзер без аларны законлы ир һәм хатын дип танырга мәҗбүр һәм барыбыз исеменнән дә яңа тормышка аяк басулары белән чын күңелдән котлыйбыз, аларга бәхетле озын гомер, саулык-сәләмәтлек, игелекле балалар үстереүләрен телибез. Читать далее

Туй мәҗлесе “Мәхәббәт корабында”

Сценарий свадьбы на татарском языке

Туйга сценарий “Мәхәббәт корабында”

Беренче табын. Закускалардан авыз итү.

Тамада:

Тормыш итү – диңгез кичү, диләр. Ә тормышлар дулкыннарсыз булмый инде ул. Гаиләне шушы дулкыннардан саклап калса, бары тик чын МӘХӘББӘТ, СӨЮ генә саклап кала ала. Кадерле кунаклар, дуслар һәм туганнар, без бүген “Мәхәббәт корабында” олы юлга, _________________(фәләновларны) тормыш дигән сәяхәткә озатырга дип җыелдык. Ай-һай авыр да, катлаулы да, шул ук вакыт та мавыктыргыч та, ләззәтле дә бу сәяхәт. Тормыш итүне сәяхәт итү димичә ни диясең тагын. Әйдәгез әле, бүгенге көнне онытылмаслык итеп, кызыклы үткәрик. Мәхәббәт корабына, аның хуҗаларын, кияү белән кәләшне көчле алкышлар белән каршы алыйк. Рәхим итегез!

(Кунакларның алкышлары астында залга кәләш белән кияү керә).

Хөрмәтле _________________________________________________! Читать далее

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.