Татарча котлаулар

Поздравления с 65 летним юбилеем на татарском языке

65 яшьлек юбилей белән котлаулар

65 яшь тулу уңаеннан котлау
Алтмыш биш яшь — яшьмени ул,
Йөзе дә аның чик түгел!
Күпме генә яшәсәң дә,
Яшәүдән туймый күңел!
______, синең юлларыңа,
Бәхетләр яуса иде!
Безнең өчен һәрчак шулай
Яшь булып калсаң иде!

***

65 яшьлек юбилее белән ихлас йөрәктән кайнар тәбриклибез.
Сөекле әниебезгә ныклы тазалык, олы бәхет, балаларының игелеген күреп озак яшәвен телибез.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә, әни, бүләк итәсе.
Дөньядагы иң матур сүзләрнең,
Иң җылысын сиңа әйтәсе.

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.