Татарча котлаулар

Свадебные частушки на татарском языке

Туй такмаклары

Туй җырлары бигрәк матур,

Әйдә күңел ачабыз,

Әйдә күңел ачабыз.

Әгәр ишеткән булсагыз,

Бергәләшеп җырлыйбыз.

 

Сепататор, сепаратор,

сепаратор казаны,

Сепаратор казаны.

Туганнарым, дус ишләрем,

Барыгыз да тазамы?

 

Алай мы иде уегыз,

Болай мы иде уегыз.

Болай мы иде уегыз.

Кодагыйлар, кодачалар,

Котлы булсын туегыз.

 

Ах, икегез, икегез.

Икегезнең битегез.

Икегезнең битегез.

Икегез дә пар килеп сез,

Бергә гомер итегез.

 

Икегез дә пар килеп сез,

Күзләр генә тимәсен.

Күзләр генә тимәсен.

Аерылуның сагышлары

Сезгә якын килмәсен.

 

Чәчең бодай, бирсен ходай

Бер бодайга мең бодай.

Бер бодайга мең бодай.

Таһир-Зөһрә мәхаббәтен

Сезгә дә бирсен ходай.

 

Аккошлар килгән безгә.

Китәрләр микән көзгә?

Китәрләр микән көзгә?

Аккошларның мәхаббәтен

Без теләр идек сезгә.

 

Ары яктан берәү килә

Арба-чаналар белән.

Арба-чаналар белән.

Үтсен сезнең яшь-гомерегез

Бала-чагалар белән.

 

Бакчамдагы алмаларны

Берәм-берәм өләшәм.

Берәм-берәм өләшәм.

Бар да сезгә теләк тели,

Мин дә теләк теләшәм.

 

Син үстердең кызыңны,

Мин үстердем улымны.

Мин үстердем улымны.

Бергә яшик, тату яшик,

Бир, кодагый, кулыңны.

 

Әйдә, дуслар, утырыйк,

Өстәл өстен тутырыйк.

Өстәл өстен тутырыйк.

Ашап-эчеп берни түгел,

Бер җырлышып утырыйк.

 

Сандугач баласын бирми,

Тартып-сузып алмасаң.

Тартып-сузып алмасаң.

Басылмый янган йөрәкләр

Кычкырып җырламасаң.

 

Алма бакчасын чабыгыз

Үткен булса чалгыгыз.

Үткен булса чалгыгыз.

Искә төшәр, йөрәкне өзәр

Бергә булган чагыгыз.

 

Сәгать сукты сигезне,

Сикереп чыктым диңгезне.

Сикереп чыктым диңгезне.

Сез онытмасагыз безне,

Без онытмабыз сезне.

 

Сез онытмасагыз безне,

Без онытмабыз сезне-е-е.

Һе-е-й!

***

Агыйделдә парахутлар,

Йөри микән күмерсез?

Бүген ямьле туй булачак,

Әй, кунаклар күрерсез.

Әйдә дустым, уйна гармун,

Кызларның исе китсен.

Яшь парны котлыйбыз бүген,

Аларны бәхет көтсен.

Биек таулардан күренә,

Шул Казан калалары.

Бигерәк тә пар килгәнсез,

Сандугач балалары.

Кода нигә елмаясың,

Кәефләр яхшы, димәк!

Шуңа күрә безнең өчен,

Кирәктер җырлап бирмәк!

Кодагый, күлмәгең матур,

Тукымасы батистмы?

Бик тә типтереп биисең,

Әллә үзең артистмы?

Безнең колхозның исемен,

Әйтәм , истә калдырсаң.

Яшьләр өчен җырлап бирәм,

Кода «йөзне» салдырсаң.

Алтын да була кашык ла,

Көмеш тә була кашык.

Котлау сүзен кемгә бирим,

Торам башымны кашып…

Кайнар чәй эчеп пешәсең,

Кода бераз өргәлә.

Яныбыздан узган чакта,

Син безгә дә кергәлә.

Кияү хәләл җефетеңә,

Кайтарырсың эш хакын.

Яныңдагы чибәр кәләш —

Ул инде синең хатын.

Кодагый бик тә уңгансың,

Тәмле пешкән итләрең.

Кода, әллә ояласың,

Нигә кызыл битләрең?

Басмагыздан чыга алам,

Бәйләсәң дә күземне.

Алтын туйга да килермен,

Менә бирәм сүземне!

Яшьләргә матур теләкләр,

Тели — тели арырбыз.

Бер елдан бәби туена

Ходай кушса барырбыз.

Гармунны күп уйнатсам да,

Арытмый беләкләрне.

Яшьләргә бәхетләр теләп,

Тапшырыйк бүләкләрне.

Быел инде тырактордан,

Чөгендер утатаек.

Сәгать төнге ике тула,

Мәҗлесне туктатаек.

Кулымдагы йөзегемнең,

Исеме матур Әхмәт.

Хуҗалар бик сыйладыгыз,

Бездән сезгә зур рәхмәт!

 

Җамалый такмаклары

Карагыз бу сөенечне,

Бу шатлыкны карагыз.

Кызыбыз кияүгә чыккан,

Бүген туйга барабыз.

 

Үзенә тиң яр тапканны

Күрер көннәр бар икән.

Туйларында куанышып,

Йөрер көннәр бар икән.

 

Шатлыкларга, бәхетләргә

Күмелсен гомерләре.

Бер-берсенә мәңгелеккә

Беркетсен күңелләрен.

 

Менә нинди куаныч,

Без картларга юаныч.

 

Җырлый-җырлый, бии-бии,

Туй иртәбез иртәгә.

Икесенә бәхет теләп,

Бүләк илтик яшьләргә.

 

Бавырсаклар, төрле казлар,

Төрле-төрле хөрмәләр.

Барсы булсын, өстәл тулсын,

Ташып торсын нигъмәтләр.

 

Шатлыкларга, бәхетләргә

Күмелсен гомерләре.

Бер-берсенә мәңгелеккә

Беркетсен күңелләрен.

 

Менә нинди куаныч,

Без картларга юаныч.

 

Мәхәббәт такмаклары

Безнең авыл урамнары

Алты-җиде тыкырык.

Җырласам, җырларым бетмәс

Яннарыңа утырып.

 

Алларын алыйм әле,

Гөлләрен алыйм әле.

Үзе килмәс, бик сагындым,

Янына барыйм әле.

 

Чәчем сибелә, чәчем сибелә,

Сибелсен, тарамыймын.

Яшьли сөйгән егетем бар,

Ятларга карамыймын.

 

Алларын алыйм әле,

Гөлләрен алыйм әле.

Үзе килмәс, бик сагындым,

Янына барыйм әле.

 

Әнә килә автомобиль,

Төягәннәр пыяла.

Кочаклашкан да юк әле,

Сөйгән егетем ояла.

 

Алларын алыйм әле,

Гөлләрен алыйм әле.

Үзе килмәс, бик сагындым,

Янына барыйм әле.

 

Әнә килә автомобиль,

Төягәннәр по-ро-шок…

Таңга кадәр утырабыз,

Бер-беребезгә карашып.

 

Алларын алыйм әле,

Гөлләрен алыйм әле.

Үзе килмәс, бик сагындым,

Янына барыйм әле.

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.