Татарча котлаулар

Тосты на татарском языке

Тостлар (Кыстаулар)

Яшьләргә ак бәхет теләп,

Күтәрик әле, кода.

Синең белән бергә тоткач,

Күңелгә жиңел була.

* * *

Якын бит син, алтын бит син,

үзебезнең кода бит.

Ялындырып торма инде,

Кеше карап тора бит.

* * *

Эх, мировой кеше бит ул,

Үземнең кодам бит ул.

Ничә рюмка эчсә дә,

Исерми, чыдам бит ул.

* * *

Әйдә әле, кыенсынып

Утырмале, кодагый,

Жырлап эчсәң,гонаһы юк,

Савап кына була, ди.

* * *

Кыенсынып, бик оялып,

Утырасың, кодача.

Кыюлыгың артып китәр,

Йотып жибәр, булмаса.

* * *

Бәйрәмдә мәй хәләл була

Иң асыл егеткә дә.

Эчештереп утыр әле

Хатының чеметсә дә.

* * *

Бокалыңа салынганнан

Әйдә, рәхим ит инде.

Ашказаның аракыны

Сагынгандыр бит инде.

* * *

Ник тотмыйсың, бер кеше дә

Юн ләп кыстамый мәллә?

Безгә булган ихтирамың

Шундый ел абый мәллә?

* * *

Син бигрәк сөйкемлесең,

Бигрәк чибәрсең, диләр.

Алиһәгә әйләнәчәк,

Эчеп жибәрсен, диләр.

* * *

Мин дә эчкече түгел,

Син дә эчкече түгел.

Бәйрәм өчен генә тотыйк,

Без бит чит кеше түгел.

* * *

Минеральный сулар гына

Эчеп утыру житәр.

Әйдә әле, туганкаем,

Генеральныен күтәр.

* * *

Ничә сәгать утырабыз,

Ә син һаман аексың.

Шуның өчен премиальный

Рюмкага лаексың.

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.