Татарча котлаулар

Бабайга

 

Бабабыз — акыл иясе,

Бабабыз — уңган кеше.

Нәрсәгә тотынса да,

Һәрвакыт гөрли эше.

Барыбыз да сине, бабай,

Чын күңелдән котлыйбыз.

Бәхет, шатлык, сөенеч тулы

Озын гомер телибез.

 

Дәү әнигә  (Әбигә)

 

Сөйкемле карашың кояшка тиң,

Бар тормышны нурга күмәсең.

Бу дөньяның барлык хикмәтләрен,

Бары тик син генә беләсең.

Тормышта гел ярдәм итеп тора

Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.

Иркәлисең, яратасың, юатасың,

Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.

Сәламәтлек, озын гомер язсын,

Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә.

Күңелең синең күтәренке булсын,

Сөенеп һәм сөендереп мең — мең яшә.

***

 

Катаям, дип, һич тә хафаланма,

Өлкәннәрдә акыл — сабырлык.

Киңәш — ярдәм кирәк булган чакта,

Әле дә син бар үрнәк алырлык.

Безнең кайгы синең кайгы булды,

Безнең уңышларга куандың.

Үткәннәрең җинел булмаса да

Киләчәгең булсын матур гөл.

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.