Татарча котлаулар

Туган-тумачаны бездә

Нәсел, кабилә диләр.

Кабиләнең һәр кешесе

Нәселе хакында сөйләр.

 

Нинди рәхәт нәселеңә

Горурлык була алсаң.

Туганнарга ярдәм итеп,

Тормыш юлыннан барсаң.

 

…, энем, син нәселнең

Таянырдай терәге.

Озак еллар «яшим» диеп,

Типсә икән йөрәгең.

 

Сизәсеңдер син үзең дә

Яныңа сыенганны.

Юбилейда әйтик әле

Йөрәккә җыелганны.

 

Мактау сүзен гадәти көн

Нигәдер булмый әйтеп.

Шуңа туган көн бәйрәмен

Тора ул күңел көтеп.

 

Бүген синең туган көнең,

Ярый әле тугансың!

Безнең нәсел, кабиләгә

Зур бер терәк булгансың.

***

Телим сиңа озын гомер,

Һәм бәхетле минутлар.

Һәркөн аяз булсын тормыш күгең,

Капламасын аны болытлар.

Гомереңне тиңлә чәчәкләргә,

Кадерен бел, ул бит бер генә.

Матур тормыш, озын гомер сиңа,

Бәхетле бул, энем, гомергә.

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.