Татарча котлаулар

Кирәк түгел алтын – көмеше дә,

Читтә торсын барлык байлыклар.

Ишек ачып өйгә кайтып кергәч,

Каршы алу өчен әти – әни бар.

Әти булган йортның бәхете зур,

Әни анда – олы бер терәк.

Бу дөньяда авырлыклар күрми

Яшәр өчен безгә сез кирәк.

***

Сез булганда, әти – әни,

Нигезебез нурлы – сөйкемле.

Адашканда һәрчак юл күрсәтеп,

Яныгызчы йолдыз шикелле.

***

Бәхетне дә парлап йөри диләр,

Парлап йөри диләр картлык та.

Шулай булгач, сәламәтлек белән,

Парлап килсен сезгә картлык та.

***

Әти – әни, күңелегез шундый изге,

Булыгыз сез озын гомерле.

Без бурычлы сезнең алда,

Сез хөрмәтле, безгә кадерле.

Без телибез сезгә олы бәхет,

Тату гомер, бетмәс шатлыклар.

Парлап барыр юлыгыз озын булсын,

Ашыкмыйча килсен картлыклар.

Пар имәннәр кебек яшәгез сез,

Әти – әни, тагын гөрләшеп.

Язлар саен кайткан пар аккошлар,

Очсын әле сездән көнләшеп.

Без телибез сезгә әткәй – әнкәй,

Озын гомер, саулык, шатлыклар.

Икегез дә бергә, матур яшәп,

Тигез килсен диеп картлыклар.

***

Игелек һәм изгелектән тора

Сезнең бар булмышыгыз.

Нурлы булсын, якты булсын

Алдагы тормышыгыз.

Рәхмәт сезгә әткәй – әнкәй,

Ярый әле икәү яшьлектә

Бер – берегезне күрешеп табышкансыз.

Кавышкансыз безнең бәхеткә.

Авырлыклар аша бергә кичеп,

Шатлыкларны икәү булеп кенә

Пар сандугач кебек көн иттегез,

Бер – берегезнең кадерен белеп кенә.

***

Изге теләкләрдән, назлы сүздән башка

Табып булмый затлы бүләкне.

Безнең өчен бик тә кадерле син,

Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Әни бит ул өйнең җылысы,

Әти – дөнья терәге.

Әни белән әти бергә булса,

Тыныч була бала йөрәге.

Алтмыш елны иңне-иңгә куеп,

Бергә тартып тормыш арбасын,

Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып

Һәрчак туры юлдан барасыз.

***

Рәхмәт сезгә,

Кадерле әти – әниебез,

Бу дөньяда яшәвегез өчен.

Рәхмәт сезгә.

Нурлы карашыгыз белән,

Җылы сүзегез өчен.

Рәхмәт сезгә,

Безгә терәк булганыгыз өчен.

***

Без биш бала – тормыш гөлегез,

Әткәй – әнкәй сезгә дәшәбез.

Кайгы күрмичә, безне шатландырып,

Безнең белән бергә яшәгез.

***

Парлап канат кагу җинелрәк,

Язмыш сезне ялгыз итмәсен.

Бәхет чишмәләрегез тулып торсын,

Мәңге – мәңге суы кипмәсен.

Картаям дип, һич тә кайгырмагыз

Өлкәннәрдә акыл – сабырлык.

Киңән, ярдәм кирәк чаклар була,

Әле дә сез бар үрнәк алырлык.

***

Ходай сезгә сәламәтлек бирсен,

Бездән сезгә шундый теләкләр.

Сезнең ягымлы йөзегезне күреп,

Куансыннар безнең йорәкләр.

Бусагадан өйгә атлаганда,

Рәхмәт укый – укый керәбез.

Яратабыз сезне, хөрмәтлибез,

Изге шәхес итеп күрәбез.

***

Өстәлмәсен иде җыерчыклар,

Күпне күргән уйчан йөзегезгә.

Яхшылыкны, кур кат, артык итеп,

Кайтарасы иде үзегезгә.

Ходай бездән сезне айырмасын,

Пар канатлар язсын язмышка.

Чөкердәшеп, гел янәшә атлап,

Бәхет кичерегез гөмергә.

***

Әти – әни тагын озак еллар

Яшәгез сез тату, сәламәт.

Безне тәрбияләп үстердегез,

Чын күңелдән сезгә зур рәхмәт.

Авырлыклар инде артта калды,

Җиңдегез сез һәр бер киртәне.

Бәхет, шатлык һәм куаныч белән

Каршылагыз һәр бер иртәне.

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.