Татарча котлаулар

Туган көнең котлы булсын

Сөекле, кадерлебез.

Иң яраткан, якын күргән

Син безнең туганыбыз.

Иссен җилләр, узсын еллар,

Картаймасын тик йөрәк.

Озын — озак яшә әле,

Бездән сезгә шул теләк.

***

 

Аккан сулар кебек аккан чакта,

Гомер дигән авыр юллардан.

Шул чишләләр кебек бердәм булсак,

Югалмыйбыз әле туганнар.

***

 

Тормыш сукмагыннан горур атла

Каршылыклар булса, туктама,

Сау — сәламәт булып озак яшә,

Туганнарың белән янәшә.

***

 

Характерың бик шәп синең,

Күңелең синең якты.

Синең белән бергә — бергә,

Шактый гомерләр акты.

Яратасың туры сүзне

Әйтсәң, каты әйтәсең.

Шатлансаң, ихлас елмаеп,

Хисләрне күбәйтәсең.

Беркатлы синең күңелең,

Юк — барга исенң китми.

Төнгә кадәр утырсак та,

Сөйләшеп сүзләр бетми.

Газап яки шатлык килсә,

Уртаклаша беләсең.

Юктан гына ләззәт табып,

Чын күңелдән көләсең.

Син яхшы дус та, сердәш тә,

Кыскасы, син шәп кеше.

Разведкага барыр кешең,

Булсачы, синең ише.

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.