Татарча котлаулар

Поздравление с Золотой свадьбой на татарском языке

Алтын туй белән котлау

Илле ел кулга – кул тотынып

Пар былбылдай тормыш итәсез.

Авыр чакта аумас терәк булып,

Гомер йомгакларын сүтәсез.

Ә без сезгә карап сокланабыз

Ихтирамлы сезгә карата.

Лаек парларның сез иң гүзәле.

Сезне күңел шуңа ярата.

Нинди бәхет, чәчкә чал керсәдә

Әти – әни диеп дәшәбез,

Безгә терәк, оныкларга шатлык,

Озак – озак бергә яшәгез.

***

Сез булганга без бәхетле,

Нигезебез нурлы, сөйкемле.

Адашканда һәр чак юл күрсәтеп,

Яктыртучы йолдыз шикелле.

Авырлыклар туса бу тормышта,

Киңәш сорап сезгә киләбез.

Сездән күргән изгелеклзр өчен,

Рәхмәт әйтеп башны иябез.

***

Сез табышкан, сез кавышкан

Безнең бәхеткә генә.

Яшәтер идек сезне без,

Төреп бәрхеткә генә.

 

Һәм телибез, әти-әни,

Сезгә без бары шуны:

Булыгыз һәрчак таза-сау,

Белмәгез картаюны.

***

Безнең өчен пар йолдызлар булып,

Күңел күгебездә яныгыз.

Кайгы – сагышларны һич күрмәсен

Мәрхәмәтле олы җаныгыз.

Авырлыклар аша бергә кичеп,

Шатлыкларны икәү бүлеп кенә.

Пар сандугач кебек көн итегез,

Бер – берегезнең кадерен белеп кенә.

***

Ярты гасыр иңне – иңгә куеп

Гомер иттегез.

Үтеп алтын вакытларны,

Алтын туйга җиттегез.

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.