Татарча котлаулар

Поздравление с новосельем на татарском языке

Өй туе белән котлаулар

Яңа өйнең нигезе

Корычтай ныклы булсын,

Ут – күзләрдән, явызлардан

Фәрештәләр сакласын.

Җаннарыгыз тыныч булып,

Куанычы күп булсын.

Үзегезнең нигездә

Картаю насыйп булсын.

Бәрәкәтле йорт булсын,

Дусларыгыз чын булсын.

Туганнар ныклы булсын

Дошманыгыз юк булсын.

Балалар иманлы булсын,

Күңелләре саф булсын.

Олыгайган көнегездә

Сезгә таяныч булсын.

Оныклар да сезнең өчен

Олы юаныч булсын.

Яшәгез бергә гомергә,

Амин, ул шулай булсын.

Яңа сауган җылы сөттәй,

Карашлар җылы булсын.

Бәхетегез тулы булсын,

Яңа йорт котлы булсын.

***

Әгәр ир — ат 45 яше җиткәнче өй салып керә алса,

ул җир йөзендә үзенең иң зур вазифасын гамәлгә ашырган була.

Карурманның уртасында кошлар куна куакка,

барган өең ямьле була, дуслар килгәч кунакка.

Өегезнең матурлыгы, зурлыгы, мәһабәтлеге

тәрәзәлерегезнең елмаюеннын күренеп тора.

Йә, Раббым, шушы өегездә бергә — бергә чөкердәшеп, гөлдердәшеп,

тынычлыкта, муллыкта картаерга насыйп булсын.

Өегез кунаклы, ямьмле, мәхәббәтле, килгән кешеләре олы күңелле булсын,

бүлмәләрегез бала тавышына тулсын, ана кызда, ата улдан уңсын.

***

Адәм баласына фарыз

Үткәрергә өч туйны:

Кызыл туйны, бәби туен,

Өченчесе— соңгы юлга

Зурлап озату туен.

Пәйгәмбәребез сөннәте—

Үткәрергә өй туен.

Яңа йортның нигезе

Корычтай ныклы булсын,

Ут-күзләрдән, явызлардан

Фәрештәләр сакласын.

Җаннарыгыз тыныч булып,

Куанычы күп булсын.

Үзегезнең нигездә

Картаю насыйп булсын.

Бәрәкәтле йорт булсын,

Дусларыгыз чын булсын.

Туганнар ныклы булсын

Дошманыгыз юк булсын.

Балалар иманлы булсын,

Күңелләре саф булсын.

Олылыйган көнегездә

Сезгә таяныч булсын.

Оныклар да сезнең өчен

Олы юаныч булсын.

Яшәгез бергә гомергә,

Амин, ул шулай булсын.

Яңа сауган җылы сөттәй,

Карашлар җылы булсын.

Бәхетегез тулы булсын,

Яңа йорт котлы булсын.

* * *

Дөньяның үз җае бар —

Барча җанның өе бар,

Өе барның сые бар,

Җырлау өчен көе бар.

 

Ходай безгә җан биргән.

Җан биргәнгә җүн биргән.

Рәхмәт безнең туганга

Бик күркәм йорт җиткергән!

 

Бусагасы алтыннан…

Егылып уңды хатыннан…

Яши белеп яши туган —

Әүлияләр затыннан!

 

Йортта аш-су мул булсын!

Бала-чага ун булсын!

Йөзләрегез якты булсын!

Эшләрегез уң булсын!

Хуҗага саулык бирсен!

Йортка байлык иңсен!!!

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.