Татарча котлаулар

Поздравления Серебрянной свадьбой на татарском языке

Көмеш туй белән котлаулар

Йөрәкләрдә шатлык нуры,

Күңелләрдә якты уй.

И, әтием, и, әнием,

Бүген сезнең көмеш туй.

Башланмаган озын гомер,

Алда матур киләчәк.

Көмеш туйлар белән бергә,

Алтын туй да җитәчәк.

Яшәгез сез пар булып,

Икегез бер җан булып.

***

Кай арада гомер үткән,

Көмеш туегыз җиткән.

Балалар таралып беткән,

Оныклар туган күптән.

Көмеш булса да туегыз,

Көмеш түгел чәчегез.

Кәефегез күтәренке,

Нурлар чәчә йөзегез.

Гаиләңне югалтмый саклау,

Ботка ашау түгел ул.

Болын буйлап җырлый – җырлый,

Чәчкә җыю түгел ул.

 

Ир – баш, хатын – муен булып,

Яши белергә кирәк.

Сезнең кебек тату булып,

Яшәүчеләр бик сирәк.

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.