Татарча котлаулар

С днём студента на татарском языке

Студент көне белән

 

Өч дистә ел үтеп киткән,

Студент булган чакларга.

Укып беткәч таралыштык,

Төрле-төрле якларга.

 

Кадерле дә, бик якын да,

Истәлекләр күңелдә.

Югалталмыйлар дуслык хисен,

Дус булганнар шул көнлә.

 

Ничек инде онытасың,

Тәүге студент елларын.

Күпме генә таптамадык,

Шәһәр-авыл юлларын.

 

Пешкән ашны бүлә идек,

Дүрткә түгел, унбишкә.

Җитә иде барыбызга,

Кәеф булды гел “5”кә.

 

Укуда да сынату юк,

Дуслар бар бит ярдәмгә.

Экзаменга бара идек,

Барган кебек бәйрәмгә.

 

Кызыл өмәләрдә булдык,

Парадларда атладык,

Бер вакыт та дусларны без,

“Дошманнар”га сатмадык.

 

Кайтарасы иде тагын,

Шушы студент елларны.

Җыеласы иде дуслар.

Якынайтып юлларны.

 

Эх шул студент еллары!

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.