Татарча котлаулар

 Моң  тулы  күрекләре

  Балалар  гармун  моңы  астында  залга  керәләр, ярымтүгәрәккә  басалар. Өч бала  алга чыга.

1 бала.  Бүген бездә шундый  бәйрәм,

Гармунга  дан  җырлыйбыз.

Әби-бабайлар  заманын,

Гармуннарны  барлыйбыз.

2 бала.  Йөрәкләргә  рәхәт  була

Гармунда  бер  уйнасаң.

Телгәли  ул  йөрәкләрне

Уйный  белеп  уйнасаң.

3 бала.  Нигә  гармун  чиртә  икән

Күңелнең  кылларына?

Без  дә  кушылып  җырлыйк  әле,

Шул  гармун  моңнарына.

Җыр: “Гармун  алыйк  әле,дускай”. Р.Гатауллин муз.,Г.Шакиров сүз.

Алып  баручы. Балалар, без бүген  сезнең  белән“Моң тулы күрекләре”  исемле  кичәгә  җыелдык. Бүгенге кичәбездә без халык  музыка  уен  коралы—гармунның  тарихы белән  танышырбыз, гармунга  кушылып  җырларбыз,биербез, уйнарбыз. Гармун  турында  шигырьләр  сөйләрбез, кызыклы  чыгышлар  күрербез. Шулай  итеп  бәйрәмебезне  башлыйбыз.

4 бала. Гармуннар була күп  төрле—

Аккардеон һәм  тальян.

Хромка  дигәне  дә бар,

Иң  танылганы –баян.

Һәрберсенең  үз  көе  бар,

Төзелеше  үзенчә.

Төймәләре ,бакалары

Барысының  төрлечә.

Гармунның  төп  вазифасы

Тартып-сузып  уйныйлар.

Эх, гармун  күрекләре,  дип

Юкка  бит  җырламыйлар.

Гармун  уйнаган  чагында

Көч  тә  кирәк,  белем  дә.

Эчтән тойсаң  һәр  авазны

Син  сизмәссең  үзең  дә

Гармун  сине  әсир  итә,

Ул  синең  күңелеңдә,

Ул  синең  йөрәгеңдә.  (Г.Гәрәева)

Җыр. “Уйна, гармун”.  И.Закиров муз., М. Разов  сүз.

Алып баручы. Халкыбызның  музыка  уен  коралы  гармун—иң  яшь  музыка уен  коралларының  берсе.  Аның  барлыкка  килгәненә  200ләп кенә  ел  әле. Гармунны  беренче  уйлап  табучы Берлин  шәһәре  остасы  немец Бушман  булган. Аннан  ул  Австриядә, Италиядә  таралган, ә узган  гасырның  30нчы  елларында  безнең  Россиядә  ясый  башлаганнар. Һәм  беренче  гармуннар  Тула  шәһәрендә  ясалган.  Безнең  осталар  яңа төрле гармуннар–  баян, һәм аккордеон  ясыйлар. Гармун  сүзенә  шәһәр  исемнәрен  кушып  халкыбыз  җырлар,шигырьләр  иҗат  иткән.  Менә  шуларның  берсе:     Эх, тульский  гармуны,   Чистайский  сәгате,

Сине  болай  тәнкыйтләвем  Ярату  галәмәте.                      Я, булмаса  Фатих  Кәрим  иҗатыннан бер  өзек  тыңлап китегез.

5 бала. (малай). Саратский  яшел  гармун

Көмеш  кыңгыраулары.

Шул  көмеш  кыңгырауларның

Кичке  яңгыраулары,

Әллә  нишләтә  күңелне

Үксеп  елыйсы  килә.

Елау  егет  зше мени,

Эх, бер  җырлыйсы  килә.

Татар  халык  җыры  “Герман көе”.

Алып баручы.Балалар, безнең  Казаныбызда  да бик  көчле  гармун  фабрикасы  бар  иде. Ул бигрәк тә 50-60 нчы  елларда  камил, шәп  гармуннар  эшләп  чыгара. Менә  шушындый  тальян гармуннар (гармуннарны  күрсәтеп сөйли), хромка, аккордеон, баяннар  ясаганнар  бу фабрикада.  Без  барыбыз  да музыка  шөгылендә  җырлата да, биетә дә,  уйната да  торган  баянны  сез  беләсез  инде. Әйдәгез,  шушы  баян  моңнарына  кушылып, халкыбызның  түгәрәк  уеннарын, биюләрен  кунакларга  күрсәтик  әле.

“Шома  бас”  җырлы-биюле  чыгыш. Түгәрәк  уртасына  кыз, малай  чыгалар.

Малай. Әби-бабайлар  яшь чакта

Шулай  күңел  ачканнар,
Гармун  уйнаган  көйләргә
Парлап-парлап  басканнар.

Кыз.       Түгәрәктә  биегәннәр
“Өчле” һәм  “Бишле”  бию.

Без  дә  берсен  биик әле,

Ягез, дуслар,  “Күрешле”.      (Г. Гәрәева)

Балалар  башкаруында  Татар халык уен биюе  “КҮРЕШЛЕ”.

Алып баручы. Балалар, Безнеә  татар халкында  атаклы  гармунчылыр,  баянчылар  бик  күп  булган. Аларның  исемнәрен  без  белергә  тиешле.  Менә  алар; (экранда  рәсемнәрен  күрсәтәләр)  Фәйзулла  Туишев, Гали  Җәмлиханов, Рокыя  Ибраһимова,  Мөхтәр  Әхмәдиев,  Марс  Макаров,  Рамил  Курамшин, Рөстәм  Вәлиев, Кирам  Сатиев.  Шунысы  сөендерә,  хәзер  яшьләр   арасында  да  талантлы,  оста  баянчылар  күп.  Телевизордан   татар  концертларын  караганда   игътибар  итегез  әле,   нинди  баянчылар

безнең   сәхнәләребездә   өздереп   баян  уйныйлар  икән?  Ә  безнең  Чаллы  шәһәребездә  танылган   гармунчы- баянчы  Флера  Хөрмәтованы   бөтен  дөнья  белә.  (  флера  Хөрмәтова  язмасында  бию  көе  яңгырый) .  Менә  шушы  күңелле,  дәртле  бию  көе  астында  мин  сезне   шәһәребезнең  иң  танылган  гармунчыларыннан  берсе  белән  таныштырам.  Ул- күп  балаларны  баян  серләренә  өйрәткән  укытучы,   гаҗәеп  оста  гармунчы-  Роберт  Сәйфиевич  Галиев.

Роберт  Галиев  чыгышы.

   6 бала.  Роберт  абый,  шәп  уйныйсыз,

Тагын  уйнагыз  әле.

Сезнең  кебек  уйнаучыны

Күргәнебез  юк  әле.

Роберт Сәйфиевич.  Бик  уйнар  идем  дә, гармуннарым  өйдә  калды  шул.

 Алып  баручы. Роберт  Сәйфиевич,  Хәзер  21 гасыр,  могҗизалар  гасыры  бит. Әнә  безнең  тылсымлы өорт бар.  Шунда  барып  шакып  карагыз  әле. ( Роберт С.   Шакып карый,  йортның  тәрәзәсе  ачыла)

Булат. Кем  бар анда? О-о,  Роберт Сәйфиевич  килгән(өйдән чыга). Исәнмесез,  Роберт  Сәйфиевич, мин  бит  сезне  беләм.(Кул бирешеп  күрешәләр). Ни  йомыш? Гармуннар  кирәкме? Хәзер… (Булат өйгә  кереп  китә һәм  тәрәзәдән бер  гармун  бирә)

                Роберт  Галиев  уйный.   Сораулар  бирергә  була.

Булат. (Өйдән  гармун  тотып  чыга).,Роберт  абый,   бигрәк  өздереп   уйныйсыз. Менә  монысында  да  уйнап  күрсәтегез  әле.

     Роберт  Сәйфиевич  башка  гармунда  уйный.

Булат.  Бармаклардан  моң  коела

Дигәннәре  шул  икән.

Роберт  абый,  рәхмәт  сезгә,

Әйтәбез  чын  күңелдән.

Безнең  Сезгә  бүләгебез,

Җыры  да  нинди  әле.

Әтием  бит гармунчы,дип,

Гүзәл  җырласын  әле.

Җыр: “Әтием-гармунчы”. М. Минһаҗев муз.  Ф. Сафин  сүз.

          Роберт Сәйфиевичка  Бакча  мөдире  рәхмәт  әйтә.

Алып баручы.Балалар,  кунакларны  да  катнаштырып  алыйк  әле  кичәбезгә. Аларга  минем  табышмакларым  бар.   Менә  шушы  тылсымлы  тартмада  алар. Музыкага  мин  әкрен  генә сезнең янда йөрим. Музыка  туктаганда  кем янында  калам,  шул  кунак  бер  табышмак  алып  укый.  Ә балалар   җавапларын  әйтерләр.  Билгеле  инде,  табышмаклар  гармуннар  турында.

                УЕН:Т А Б Ы Ш М А К Л А Р .

  1. Борынгы булсам  да  мине,

Онытып  бетермиләр.

Милли  гармуныбыз, диеп,

Сәхнәдән  төшермибез.  ( Тальян гармун)  Мөҗәһит.

  1. Бер телемдә-  ике  тавыш,

Кыңгыравым  чыңлатам.

Биетәм  дә, җырлатам да,

Кирәк  икән  елатам. (Саратский  гармун).Мөҗәһит.

3.Гармуннарның  патшасы  мин,

Телләрем йөздән  артык.

Яшьләр  кулында  йөримен,

Тиз  генә  килмәс  картлык.  (Баян) Мөҗәһит.

  1. Телләре күп булган  өчен,

Ике  рәткә  тезгәннәр.

Аның  белән  төрле  илләр,

Океаннар  гизгәннәр.  (Хромка)  Мөҗәһит.

  1. Бер ягымда   пианино,

Бе  ягымда  төймәләр.

Уйный  белеп  уйнаганнар

Мине  якын  күрәләр. (Аккордеон) Г. Гәрәева

 

7 бала. Безнең  төркем  малайлары

Хыялыйлар  белегез.

Гармун  тартып  уйнауларын

Сез  үзегез  күрегез.

8 бала.  Башта  бар  да  хыял  була,

Аннары  чынга  аша.

Баянын  да.  тальянын  да

Уйнарлар,  сөбханалла!

6 пар  башкаруында   гармуннар  белән  бию.

Алып  баручы. Хөрмәтле  кунаклар,  күрәсезме, безнең  балаларыбыз   җырларга, биергә  бик  яраталар. Ә шигырь  сөйләргә  дисәң,  алар  барысы  да  оста.  Бүген  безнең  шигырьләребез   гармун  турында.

                      “Гармун”  Җ. Дәрзаман.

Гармуным  олты  телле,

Тавышы  алты  төрле.

Бармаклар  бишәү  генә,

Юк  инде  нишләү  генә?

Уйнап  карыйм  көйләп  тә.

Җырлап,  шигырь  сөйләп  тә.

Җыр  да  чыга,  шигырь   дә,

Көй  генә  чыкмый  бер  дә.

Тик  боекмыйм  юкка  мин

Уйныйм,  һаман  туктамыйм,

-Ура!  Бу  бит  “Әпипә”-

Тырышкач, чыкты  бит, ә!

“Гармун  уйнаганда”  Э. Шәрифуллина.

Уйныйм, уйныйм                             Уйныйм, уйныйм

Матур  җырлар                                  Әтием  дә,

Агыла  да, агыла.                               Әнием  дә  кушылсын.

Көйләремдә  чишмә  моңы.          Өебезгә, Илебезгә

Кояш  нуры  чагыла.Моңлы, нурлы  җыр  тулсын!

“Шаян  көй”  Й. Шәрәпова.

 

Бер  көй  кереп качты  гармун       Бәлки, ул  көй  минем белән

Телләре  арасына.                                Качыш-качыш  уйныйдыр.

Ләкин  белмим кайсындадыр:       Бәлки  ул  көй  минем  белән

Агында,  карасында?                           Шаярырга  уйлыйдыр.

Бер  көй  кереп  качты  шунда-       Андый  шаян көй  дә  булгач,

Калмадыгызмы  күреп?                     Ул  бит  миңа   охшаган.

Табалсам  иде  шул  көйне                Миңа  охшаган  да  булгач,

Кайда  качканын  белеп.                    Табачакмын,  ышанам.

 

“Ни  бар  гармун  эчендә?”  Р. Миңнуллин.

 

Кагылсам  гармуныма,                        Гармунымның  эчендә

Гармунымның  моңына,                     Кош  дип,  уйлыйдыр  инде.

Кенәри  дә  кушыла                              Аннары мин  үзем  дә

Охшатадыр  тавышын                        Матур  уйныймдыр  инде,

Берәр  таныш  кошына.                      Матур  уйныймдыр  инде.

 

“Бүген  безнең  ял  көне”  Х. Халиков.

 

Бүген  безнең  ял  көне                         Үзе  мине  чакыра,

Өйдә  шундый  күңелле.                       –Әйдә,-дип  ашыктыра.

Әтием  гармун  тарта,                            – Бие, бие, бәбкәм, дип,

“Әпипәне”  уйната.                                  Әби  кул  чабып  тора.

Яңа  камзулын  киеп,                              Әби  кул  чабып  тора,

Бабаем  китә  биеп,                                  Гармун  да  кызыктыра,

Иңбашларын  сикертеп                         Кулны  куеп  бөергә,

Бии бик  кызык  итеп.                            Төшеп  киттем  биергә.

Тыпыр-тыпыр,  тыпыр-тыпыр,

Тыпырдатып   басабыз.

Бүген  безнең  ял  көнебез,

Бергә  күңел  ачабыз.

Алып  баручы. Менә  …. гаиләдә  ял  көннәрен  ничек  күңелле  үткәрәләр  икән. Без  дә  аптырап  тормыйбыз,  әти-әниләр  белән  такмаклар  җырлыйбыз.

ТАКМАКЛАР.Әти-әниләр  җырлый.

9 бала. Шәп  җырлады  әтиләр,

Сынатмады  әниләр.

Әйдәгез,  бергә  биибез,

Яңгырасын  матур  көйләр.

10 бала. Гармуннарның  күрекләре

Сырлы- сырлы  була  ул.

Рәхәтләнеп  бер  биесәң,

Күңелгә  ял  була  ул.

               Әти-әниләр  белән  күмәк  бию. Түгәрәктә  калалар.

 

Алып  баручы. Дуслар, без ышандык;  гармун- халкымның  гомерлек  юлдашы.  Шатлыкларда  сөенечне  белдерүче,  кайгыларда  хәсрәтне  таратучы.  “Моң  тулы  күрекләре” исемле  кичәбез  ахырына  якынлаша.  Гармун  сезнең  дә  юлдашыгыз  булсын, иң  кадерле  әйберегез  булып  өегезнең  түрендә  торсын.Ә  балаларыгыз  гармун  сораса, алып  бирегез  сез  алага  гармун. Гармун  бит-күңел  кошы.  Кем  белә,  киләчәктә  шушы  балалар  арасыннан  гармун  белән язмышларын  бәйләүчеләр  чыгар. Ә  хәзер  баян  моңнарына  кушылып, бергәләп  җырлап,  кичәбезне  тәмамлыйбыз.

             Татар  халык  җыры  “Күгәрчен  гөрлидер”.

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.