Татарча котлаулар

Пожелания на татарском языке

Дога теләкләр

Беренче сәхәр

И Рамазан! Утлар балкый һәрбер йортта,

Иң беренче сәхәр пешә бу минутта.

Яшь бер ана коймак сала майлап кына,

Уята ул балаларын җайлап кына.

– Торыгыз, тор, бәбкәләрем, намаз җитә,

Өстәлемдә ризыкларым сезне көтә.

Рамазанның савапларын бир, бер Аллам,

Изге юлда булсын иде барлык балам.

Сакла, Раббым, юлыктырма яман юллар,

Кагылмасын һич аларга яман куллар,

Ирешмәсен беркайчан да яман сүзләр,

Усал итеп бакмасыннар яман күзләр.

Күңелләренә ирештер яхшы уйлар,

Насыйп булсын үткәрергә матур туйлар.

Бәхетләрен, тәүфыйкларын бир, Аллаһым,

Хәләл булсын, хезмәтләрнең бир уңаен.

Миһербанлы, шәфкатьле ит күңелләрен,

Саулык белән үткәрсеннәр гомерләрен.

Кабул итче теләкләрем, Раббым үзең,

Бар бит синең ярлыкармын дигән сүзең.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА

Ярдәменнән Ходай ташламас!

Ике күзе тулы яшь кенә,

Сызлану үтеп үзәгенә!

Һәр яңа көн — көрәш мәйданы,

Тешне кысып кирәк түзәргә!

Түзем бул син, берүк бирешмә!

“Ник яшим соң җирдә мин”,- димә!

Язмыш сынаулары алдында

Башларыңны һич тә син имә!

Иман булса күңел турендә

Ярдәменнән Ходай ташламас!

Гомерең юлында абынып

Егылсаңда, тизрәк торып бас!

Авыр уйлар алма башыңа,

Иссә дә җилләре каршыңа!

Һәр туасы якты иртәне

Яңа өмет белән каршыла!

Юныс Миннемухаметов

И Ходаем бирче сабырлык

И Ходаем бирче сабырлык

Юллар тайгак зинһар тайдыртма!

Күтәралмас зур сынаулар биреп,

Якыннарны берүк кайгыртма.

 

Йә Ходаем бирче сабырлык

Курыкмыйча алга барырлык,

Киртәләрне җимереп җиңел генә

Яшәр өчен юллар ярырлык.

 

Йә Ходаем бирче сабырлык!

Уттан алып суга салырлык.

Якыннарың булсын яннарыңда

Әҗәлләрдән тартып алырлык.

Балаларны сакла Ходаем

Үзем өчен берни сорамыймын,

Балаларны сакла, ходаем.

Бала борчулары насыйп итмә,

Калган сынавыңа чыдармын…

 

Туры юлдан берүк тайпылдырма,

Кая барма шунда бозыклык.

Аз мени соң юлдан язучылар,

Рәхәт тормыш күреп, кызыгып…

Күңелләргә иман, башка акыл

Салчы раббым, зинһар ташлама!

Балаларга изге теләк теләп,

Һәрбер көнем шулай башлана…

Сакла Аллаһ әниемне

Сакла Аллаһ әниемне

Ул бит безгә бик кирәк

Җир йөзендә безнең өчен

Ул иң кадерле терәк.

 

Сакла Аллаһ әниемне

Ул минем бердәнберем.

Гөнаһларын кичерә күр,

Озынайтчы гомерен.

 

Сакла Аллаһ әниемне,

Уйла әле безне дә.

Әнисез яшәү бик авыр,

Моңсу булыр нигездә.

 

Сакла Аллаһ әниемне,

Авырмасын, терелсен.

Гомер юллары әнинең,

Нык кыллардан үрелсен.

Улыма телэк

Миһербанлы ул үстердем диеп,

Әйтә алсам иде, әй балам.

Бәхет-тәүфигыннан аермачы

Кадерлемне газиз бер Аллам!

 

Тормыш дигәннәре шикәр түгел

Авыр чакта улым бул түзем!

Өлкәннәрнең киңәшләрен тыңла

Кирәктә әйтә бел үз сүзең.

 

Туры юлдан атла алга карап,

Хәвеф-хәтәрләргә юлыкма!

Пар канатың — әткәң-әнкәң барын,

Балакаем зинһар онытма!

***

 

Йөрәк каны таммасын.

 

И,Ходаем, әниләрдән

Сабыйларын син алма.

Сагышлы ут ялкынына

Йөрәкләрен син салма.

 

Әниләрне балалары

Алдан ташлап китмәсен.

Мәңге бетмәс яра салып,

Йөрәген әрнетмәсен.

 

Бала кайгысы күрергә

Беркемгә дә язмасын.

Газиз баласын югалтып,

Йөрәк каны таммасын.

 

Йөрәк пәрасе ертылып.

Әниләр ут йотмасын.

Йөрәк түрләрендә алар

Утлы күмер тотмасын.

 

Ходаем, син үзең сакла,

Әниләр еламасын,

Аларның күңелләрен

Кара пәрдә япмасын.

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.