Татарча котлаулар

Мусульманские молитвы на татарском языке

Догалар    (дәвамы 3)

Дәрес хәзерләгәндә һәм имтиханга кергәндә укыла торган дога

Дәрес хәзерләүне тәһарәт алып башлау әйбәттер. Нинди генә дәрес булса да, “Бисмилләһ” белән башлау кирәк. Аннан соң шушы догалар укылыр:

 

رَبِّ زِدْنِى عِلْمًا وَفَهْمًا وَأَلْحِقْنِى بِالصَّالِحِينَ . رَبِّ اشْرَحْ لِى صَدْرِى

 

وَيَسِّرْ لِى أَمْرِى وَاحْلُلْ عُقْدَةً مِنْ لِسَانِى يَفْقَهُوا قَوْلِى يَاحَافِظُ . يَا رَقِيبُ .

 

يَا نَاصِرُ يَا اللهُ . رَبِّ يَسِّرْ وَلَا تُعَسِّرْ رَبِّ تَمِّمْ بِالْخَيْرِ .

 

“Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхыйкънии бис-саалихиин. Раббишрах лии садерии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукъдәтәм-мил-лисәәнии йәфкаһүү каулии, йәә Хәәфизу йәә Гаакыйбү йәә Нәәсыйру йәә Аллаһ. Рабби йәссир вә ләә түгассир рабби тәммим бил-хайир.”

 

(Раббым! Гыйлемемне һәм зиһенемне арттыр. Мине изге колларыңнан әйлә. Раббым! Күкрәгемне ач, эшемне җиңеләйт һәм телемдәге төенне чиш ки, әйткән сүземне аңласыннар. Әй, Саклаучы, Күзәтүче, Ярдәм итүче Раббым! Җиңеләйт, авырайтма, Раббым! Эшемне хәере белән тәмамла.)

 

Имтиханга кергәндә өч, биш, я җиде мәртәбә “Аятел-Көрси” укылыр.

 

Юлга чыкканда укыла торган дога

Бу вакытта укылырга мөмкин булган берничә дога бар. Бер кешенең боларның барысын да белүе мөмкин түгел.

 

Автомобильгә утырып киткәндә, яисә үзе руль артына утырганда, “Бисмилләһ” әйтелер, өч, биш яисә җиде мәртәбә “Аятел-Көрси” укылыр һәм урыннан кузгалып кителер.

 

Пәйгамбәребез (с.г.в.) юлга чыкканда шулай дога кылган:

 

اللَّهُمَّ إِلَيْكَ تَوَجَّهْتُ وَبِكَ اعْتَصَمْتُ . اللَّهُمَّ اكْفِنِى مَا أَهَمَّنِى وَمَا لَآ أَهْتَمُّ لَهُ .

 

اللَّهُمَّ زَوِّدْنِى التَّقْوَى وَاغْفِرْ لِى ذَنْبِى وَوَجِّهْنِى لِلْخَيْرِ أَيْنَ مَا تَوَجَّهْتُ .

 

“Әллааһүммә иләйкә тәвәҗҗәһтү вә бикәгътәсамтү, Әллааһүммә әкфинии мәә әһәммәнии вә мәә ләә әһтәммү ләһү. Әллааһүммә зәввиднит-тәкъвә фәгъфир лии зәнбии вә вәҗҗиһнии лил-хайри әйнә мәә тәвәҗҗәһтү.”

 

(Аллаһым! Сиңа юнәлдем, Сиңа сыендым. Аллаһым! Шикле һәм шиксез нәрсәләрдән миңа таяныч бул. Тәкъваны миңа ризык әйлә, Аллаһым! (ягъни Сиңа гыйбадәтләр кылып, рухыма азык табыйм) Аллаһым! Гөнаһларымны гафу ит һәм кая гына китсәм дә, мине һәрвакыт хәерле эшләргә юнәлт, йә Рабби!)

 

“Бисмилләһ”тән соң:

 

سُبْحَانَ الَّذِى سَخَّرَ لَنَا هَذَا وَمَا كُنَّا لَهُ مُقْرِنِينَ

 

“Сүбхәәнәлләзии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһүү мүкъриниин.”

 

(Бу утырып йөри торган нәрсәләрне безгә хезмәт иттергән Аллаһының даны бөектер. Ул бөтен җитешсезлекләрдән пакьтер, юкса, безнең боларга көч җитмәс иде), сүзләре укылыр һәм өч тапкыр “Әл-хәмдү лилләәһ”, өч тапкыр “Әллааһү әкбәр” дигәннән соң:

 

سُبْحَانَكَ إِنِّى ظَلَمْتُ نَفْسِى فَاغْفِرْ لِى . إِنَّهُ لَا يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلَّآ أَنْتَ

 

“Сүбхәәнәкә иннии заләмтү нәфсии фәгъфир лии, иннәһүү ләә йәгъфируз-зүнүүбә илләә әнтә.”

 

(Аллаһыны тәсбих итәмен, мин нәфсемә, үз-үземә золым кылдым. Аллаһым! Мине гафу ит, чөнки Синнән башка гафу итүче юктыр.)

 

Шоферларның машиналарына язып тага торган догалары

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . اللَّهُ لَآ إِلَهَ إِلَّا هُوَ ٱلْحَيُّ ٱلْقَيُّومُ لَا تَأْخُذُهُ سِنَةٌ وَلَا نَوْمٌ لَهُ       مَا فِي ٱلسَّمَاوَاتِ وَمَا فِي ٱلْأَرْضِ مَن ذَا ٱلَّذِي يَشْفَعُ عِندَهُ إِلَّا بِإِذْنِهِ يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ وَلَا يُحِيطُونَ بِشَيْءٍ مِنْ عِلْمِهِ إِلَّا بِمَا شَآءَ وَسِعَ كُرْسِيُّهُ ٱلسَّمَاوَاتِ وَٱلْأَرْضَ وَلَا يَئُودُهُ حِفْظُهُمَا وَهُوَ ٱلْعَلِيُّ ٱلْعَظِيمُ . سُبْحَانَ الَّذِى سَخَّرَ لَنَا هَذَا وَمَا كُنَّا لَهُ مُقْرِنِينَ . بِسْــمِ اللهِ مَجْرَيهَا وَمُرْسَيهَا إِنَّ رَبِّى لَغَفُورٌ رَحِيمٌ

 

“Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әллааһү ләә иләәһә илләә һүәл-хаййүль-каййүүм. Ләә тәэхузүһүү синәтүв-вә ләә нәүүүм. Ләһүү мәә фис-сәмәәвәәти вә мәә фил-әръдъ. Мәң зәлләзии йәшфәгу гыйндәһүү илләә би изниһ. Йәгьләмү мәә бәйнә әйдииһим вә мәә хальфәһүм вә ләә йүхиитуунә бишәй-им мин гыйльмиһии илләә бимәә шәә. Вәсига күрсиййүһүс-сәмәәвәәти вәл-әръда вә ләә йә-үүдүһүү хифзуһүмәә вә һүәл- галиййүл-газыйим.

 

Сүбхәәнәлләзии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһүү мүкъриниинә вә иннәә иләә раббинәә ләмүңкалибүүн. Бисмилләәһи мәҗрээһәә вә мүрсәәһәә иннә раббии ләгафүүрур-рахиим”.

 

(“Аятел-Көрси”нең мәгънәсен үтте. … Аллаһым! Синең исемеңне телгә алып юлга чыгам. Миңа биргән сәламәтлек һәм эш өчен Сиңа шөкер итәм. Сәфәрдә мине, машинамны, юлчыларны бәла-казалардан һәм бөтен куркынычлардан сакла, ярдәмеңнән ташлама. Без күпме генә гөнаһлы булсак та, Син безне гафу ит. Барачак җиребезгә сау-сәламәт җитүебезне насыйп ит. Балаларыбызны ата-анасыз калдырма. Әйләнеп кайтканда гаиләләребезне кайгы-хәсрәтсез күрергә насыйп ит. Синең һәр нәрсәгә көчең җитәдер, Аллаһым!)

 

Зөфаф кичәсендә кияүнең кәләше янына кергәндә укыла торган дога

Зөфаф кичәсе яшь егетнең тормышында иң мөһим бер кичәдер. Гаиләсенең нигезен, башлангычын ничек корса, шул рәвештә дәвам итәр. Бу караштан мөселман егет никахын һәм туен ислами кагыйдәләргә туры китереп үткәрергә һәм зөфаф кичәсендә, ике рәкәгать намаз кылып, бәхетле булулары өчен Аллаһыга дога кылганнан соң, “Бисмилләһ” әйтеп ошбу доганы укыр:

 

رَبَّنَا هَبْ لَنَا مِنْ أَزْوَاجِنَا وَذُرِّيَّاتِنَا قُرَّةَ أَعْيُنٍ وَاجْعَلْنَا لِلْمُتَّقِينَ إِمَامًا .

 

“Раббәнәә һәбләнәә мин әзвәәҗинәә вә зүрриййәәтинәә курратә әгъйүниүв-вәҗгальнәә лил-мүттәкыйинә имәәмәә.”

 

(Әй, Раббыбыз! Безгә хатыннарыбыздан һәм нәселләребездән күзләребезнең нуры, сөенече булырлык яхшы кешеләр бүләк ит һәм безне тәкъва ияләренә хуҗа кыл) (“Форкан” сүрәсе, аять 74.) аятен укыганнан соң, кәләше белән бергә булудан элек “Бисмилләһ” әйтер һәм:

 

اللَّهُمَّ جَنِّبْنَا الشَّيْطَانَ وَجَنِّبِ الشَّيْطَانَ مَا رَزَقْتَنَا

 

“Әллааһүммә җәннибнәш-шәйтаанә вә җәннибиш-шәйтаанә мәә разәкътәнәә.”

 

(Аллаһының исеме белән. Аллаһым! Шайтанны бездән һәм безгә бүләк итәчәк баладан ерак кыл) дигән доганы укыр.

 

Йөкле хатын укый торган дога

Йөкле хатын тиешле медицина тикшертүләре белән бергә дини вазифаларны да үтәргә тиеш. Мөмкинлек булган саен “Аятел-Көрси” һәм “Инширах” сүрәсен укырга кирәк. Алардан соң йөкле хатынның шушы доганы укуы яхшы булыр:

 

اللَّهُمَّ اعْطِنَا صِحَّةً وَعَافِيَةً وَأَولَادًا صَالِحًا وَرِزْقًا وَاسِعًا وَدُعَاءً مَقْبُولًا .

 

“Әллааһүммә әгътыйнәә сыйххәтән вә гаафийәтән вә әүләәдән саалихән вә ризкан вәәсиган вә дугаа-ән мәкъбүүлә.”

 

(Аллаһым! Безгә саулык һәм сәламәтлек бир. Хәерле балалар бүләк ит, мул ризык биреп, догамны кабул ит, Аллаһым!)

 

Бала туган вакытта укыла торган дога

Шифаханәдәме, өйдәме булсын, бала табучы хатын янында, я күрше бүлмәдә якыннары “Аятел-Көрси” укыганнан соң “Әгъраф” сүрәсенең 54 нче аятен укырлар.

 

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . إِنَّ رَبَّكُمُ اللَّهُ الَّذِي خَلَقَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ فِي سِتَّةِ       أَيَّامٍ ثُمَّ اسْتَوَى عَلَى الْعَرْشِ َيُغْشِي اللَّيْلَ النَّهَارَ يَطْلُبُهُ حَثِيثًا وَالشَّمْسَ وَالْقَمَرَ        وَالنُّجُومَ مُسَخَّرَاتٍ بِأَمْرِهِ أَلَا لَهُ الْخَلْقُ وَالْأَمْرُ تَبَارَكَ اللَّهُ رَبُّ الْعَالَمِينَ .

 

“Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. “Иннә раббәкүмүллаа-һүлләзии халәкас-сәмәәвәәти вәл-әръда фии ситтәти әййәәмиң сүммәстәвәә галәл-гарши йүгъшил-ләйлән-нәһәәра йәтълүбүһүү хәсиисәүв-вәш-шәмсә вәл-камәра вән-нүҗүүмә мүсәххараатим би әмриһии әләә ләһүл-хальку вәл-әмру тәбәәракәллааһү раббуль-гааләмиин”.

 

(Раббыгыз — Ул Аллаһыдыр ки, күкләрне һәм җирне алты көндә яратып, бөтен тәхетне каплады. Аллаһ төнне көн белән каплар һәм берөзлексез төн көнне, көн төнне алыштырыр. Аллаһ кояшны, айны һәм йолдызларны әмеренә бәйле кылды. Игътибар итегез ки, ярату да, әмер итү дә Аңа хастыр. Галәмнәрнең Раббысы Аллаһ ни кадәр бөектер.) (“Әгъраф” сүрәсе, аять  54.)

 

Бу аятьтән соң “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” һәм “Фатиха” сүрәләре укылыр. Хәерле бала бирүе өчен дога кылыныр. Баланың ата-анасы исән булуы өчен Аллаһыга ялварылыр.

 

Балага исем кушу

 

Бала берничә көнлек булгач, аңа исем куелыр.

Тәһарәт алып, уң колагына азан, сул колагына камәт әйтелер. Куелачак исемнең мәгънәсенә игътибар ителер. Матур исем куелыр. Аннан соң, Коръәни Кәримнән бер сүрә укылып, дога ителер. Баланың иленә, милләт һәм диненә файдалы кеше булып җитешүе өчен дога кылыныр. Әти-әнисе тәбрик ителер.

 

Бала укырга киткәндә укыла торган дога

Һәр кешенең тормышында онытылмый торган көннәр бар. Беренче мәртәбә укырга киткән көнебез дә шундыйлардан. Инсанның рухы баеп, тагын да югары үсүенә мондый мөһим көннәрдә кылыначак догаларның тәэсире зур.

 

Берәрсе:

 

رَبِّ زِدْنِى عِلْمًا وَفَهْمًا وَأَلْحِقْنِى بِالصَّالِحِينَ

 

“Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхикънии бис-саалихиин”.

 

(Раббым! Минем гыйлемемне һәм аңымны арттыр вә мине яхшы инсаннардан әйлә) догасын укыр һәм баладан кабатлатыр. Аннан соң:

 

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ. أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ . بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ رَبِّ اشْرَحْ

 

لِى صَدْرِى وَيَسِّرْ لِى أَمْرِى وَحْلُلْ عُقْدَةً مِنْ لِسَانِى يَفْقَهُوا قَوْلِى. رَبِّ زِدْنِى عِلْمًا وَفَهْمًا وَأَلْحِقْنِى بِالصَّالِحِِينَ. رَبِّ اجْعَلْنِى مُقِيمَ الصَّلَاةِ وَمِنْ ذُرِّيَّتِى رَبَّنَا وَتَقَبَّلْ دُعَآءَ.

 

“Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Раббишрах лии садерии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукъдәтәм-мил-лисәәнии йәфкаһүү каүлии. Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхикънии бис-саалихиин, Раббиҗгальнии мүкыйимәс-саләәти вә миң зүрриййәти раббәнәә вә тәкабәл дүгаа.”

 

“Аллаһым, бүген бу кечкенә балабызны укырга озатабыз. Аңа укуында уңышлар насыйп ит, саулык һәм бәхет бир. Диненә, милләтенә, ватанына һәм кешелеккә файдалы бер колың әйлә. Аны һәртөрле начарлыклардан сакла. Ярдәмеңне һәм мәрхәмәтеңне киметмә. Бәла-казалардан сакла. Аны гаиләсенә, гаиләсен аңа багышла.

 

Аллаһым, безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшылык һәм гүзәллек бүләк ит”, дип дога кылыныр.

 

Иген иккәндә укыла торган дога

Кырга чыкканда “Бисмилләһ” әйтеп чыгылыр. Игә башлаганда да кабат “Әгузе-бисмилләһ” әйтелер һәм түбәндәге дога укылыр:

 

أَفَرَأَيْتُمْ مَا تَحْرُثُونَ . أَأَنْتُمْ تَزْرَعُونَهُ أَمْ نَحْنُ الزَّارِعُونَ . اللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا

 

مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ وَارْزُقْنَا ثَمَرَهُ وَاجْعَلْنَا لِأَنْعُمِكَ مِنَ الشَّاكِرِينَ

 

وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِىِّ الْعَظِيمِ

 

“Әфәра-әйтүм мәә тәхрусүүн. Ә әңтүм тәзрагуунәһүү әм нәхнүз-зәригуун. Әллааһүммә салли галәә сәййидинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә сахбиһии әҗмәгыйин. Вәрзүкънәә сәмәраһүү вәҗгальнә ли әнгумикә минәш-шәәкириин. Вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим.”

 

(Хәзер иккәннәрегезне күрдегезме? Алармы игеп бетергән сезме? Юкса безме? (“Вакыйга” сүрәсе, аять  63-64.) Аллаһым! Мөхәммәд һәм аның әсхабына салават-сәлам булсын. Безне иккәннәребезнең җимеше белән ризыкландыр һәм безне нигъмәтләреңә шөкер иткән колларыңнан әйлә, йә Рабби! Синнән башка һич көч һәм куәт иясе юктыр!)

 

Эшчеләрнең эш башлаганда укый торган догасы

 

أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ . بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . رَبَّنَآ ءَاتِنَا

 

مِن لَّدُنْكَ رَحْمَةً وَهَيِّئْ لَنَا مِنْ أَمْرِنَا رَشَدًا . رَبِّ اشْرَحْ لِى صَدْرِى .

 

وَيَسِّرْ لِى أَمْرِى . رَبِّ يَسِّرْ وَلَا تعسر . رب تمم بالخير

 

“Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Раббәнәә әәтинәә мил-ләдүңкә рахмәтәүв-вә хәййиэ ләнәә мин әмринәә рашәдәә. Раббишрах лии садрии. Вә йәссир лии әмрии. Рабби йәссир вә ләә түгассир. Рабби тәммим бил-хайир.”

 

(Әй, Раббыбыз! Безгә Үзеңнән бер рәхмәт бир, эшебездә җиңеллек бир. Раббым, күкрәгемне ач, эшемне җиңеләйт, Раббым! Җиңеллек бир, авырлык бирмә, эшемне уңышлы тәмамла.)

 

Ачуланганда укый торган дога

Кеше көндәлек тормышта төрле сәбәпләр аркасында кәефсезләнер, кызып китәр, ачуы чыгар. Бу халәте кешегә эштә дә комачау итәр. Мондый вакытта түбәндәге дога укылыр:

 

اللهم اغفر لي ذنبي واذهب غيظ قلبي وأجرني من الشيطان الرجيم

 

“Әллааһүммәгъфир лии зәнбии вә әзһиб гайза кальбии вә әҗирнии минәш-шәйтаанир-раҗиим.”

 

(Аллаһым, гөнаһларымны мәгъфирәт кыл, йөрәгемнең ачуын бетер һәм мине шайтанның явызлыгыннан сакла.)

 

Әгәр ачуы узмаса, мөмкинчелек булса, тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз укырга һәм Инширах сүрәсен укырга кирәк. Югарыда китерелгән доганы да кабатларга мөмкин.

 

Хезмәт хакларын һәм тиешлесен алганда укыла торган дога

 

Хезмәт хакының бәрәкәтле, дәүләтнең имин булуы өчен, акчаны кулга алганчы дога кылу изге эшләрдән санала.

 

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَآلِهِ أَجْمَعِينَ.

 

اللَّهُمَّ ارْزُقْنَا رِزْقًا حَلَالًا طَيِّبًا. وَاسْتَجِبْ دُعَاءَنَا يَا رَبَّ الْعَالَمِينَ. اللَّهُمَّ إِنَّا نَعُوذُ

 

بِكَ مِنَ الْفَقْرِ وَالدَّيْنِ رَبَّنآ ءَاتِنَا فِى الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِى الْأَخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ

 

“Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә әәлиһии әҗмәгыйин. Әллааһүмәрзүкънәә ризкан хәләәлән таййибә. Вәстәҗиб дүгаа-әнәә йәә раббәл-гааләмиин. Әллааһүммә иннәә нәгуузү бикә минәл-фәкъри вәд-дәйни, раббәнәә әәтинәә фид-дүньйәә хәсәнәтәүв-вә фил-әәхыйрати хәсәнәтәүв-вә кыйнәә газәәбән-нәәр.”

 

Үз телебездә шулай дип тә дога кылып була:

 

“Аллаһым! Исәнлек эчендә тагын бер ай уздырдык. Шөкерләр булсын. Безләргә пакь һәм хәләл ризыклар бир. Хезмәт хакларыбызны яхшы һәм хәерле җирләргә сарыф итүне насыйп ит. Акчабыз белән безне начар юлларга бастырма. Ибраһим пәйгамбәргә биргән бәрәкәт кебек безгә дә бир, йә Рабби! Дәүләтебезне һәм милләтебезне һәрвакыт яхшы эшләргә юнәлт, Догаларыбызны кабул кыл, Аллаһым!”

 

Түрәләр янына барганда укыла торган дога

Мөрәҗәгать яки гариза белән түрә каршына барганда биш я җиде мәртәбә “Аятел-Көрси” укылганнан соң шушы дога укылыр:

 

لَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ الْحَلِيمُ الْحَكِيمُ. سُبْحَانَ رَبِّ السَّمَوَاتِ السَّبْعِ

 

وَرَبِّ الْعَرْشِ الْعَظِيمِ. لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ. عَزَّ جَارُكَ وَجَلَّ ثَنَاؤُكَ.

 

“Ләә иләәһә илләллааһүл-хәлиимүл-хәкиим. Сүбхәәнә  раббис-сәмәәвәәтис-сәбгый вә раббил-гаршил-газыйим. Ләә иләәһә илләә әнтә газзә җәәрукә вә җәллә сәнәә-үк”.

 

(Хәлим вә Хәким булган Аллаһыдан башка илаһ   юк.  Җиде  күкнең  һәм  бөек тәхетнең иясе — Раббымны  тәсбих  итәмен.  Синнән  башка  илаһ  юк. Ялварулар һәм мактаулар Сиңадыр.)

 

Судьяларның мөһим карарлар кабул иткәнче укый торган догасы

 

Һәр милләтнең гаделлекне саклый торган хакимнәре бар. Аларга түбәндәгечә дога кылырга тәкъдим ителә:

 

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ. أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ . إِنَّ اللَّهَ يَأْمُرُكُمْ أَنْ تُؤَدُّوا الْأَمَانَاتِ إِلَى أَهْلِهَا وَإِذَا حَكَمْتُمْ بَيْنَ النَّاسِ أَنْ تَحْكُمُوا بِالْعَدْلِ إِنَّ اللَّهَ نِعِمَّا يَعِظُكُمْ بِهِ إِنَّ اللَّهَ كَانَ سَمِيعًا بَصِيرًا . رَبَّنَا عَلَيْكَ تَوَكَّلْنَا وَإِلَيْكَ أَنَبْنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ .  رَبَّنَا لَا تَجْعَلْنَا مَعَ الْقَوْمِ الظَّالِمِينَ . عَلَى اللَّهِ تَوَكَّلْنَا رَبَّنَا افْتَحْ بَيْنَنَا وَبَيْنَ قَوْمِنَا بِالْحَقِّ وَأَنْتَ خَيْرُ الْفَاتِحِينَ . رَبِّ احْكُمْ ‎بِالْحَقِّ وَرَبُّنَا الرَّحْمَانُ الْمُسْتَعَانُ عَلَى مَا تَصِفُونَ .  رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ .

 

“Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахибиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Иннәллааһә йәэмүрукүм әң тү-әддүл-әмәәнәәти иләә әһлиһәә вә изәә хәкәмтүм бәйнәннәәси әң тәхкүмүү бил-гадел. Иннәллааһә нигыйммә йәгыйзукүм биһ. Иннәллааһә кәәнә сәмиигам-бәсыйираа. Раббәнәә галәйкә тәвәккәлнәә вә иләйкә әнәбнәә вә иләйкәл-мәсыйир. Раббәнәә ләә тәҗгальнәә мәгаль-каумиз-заалимиин. Вә галәллааһи тәвәккәлнәә. Раббәнәфтәх бәйнәнәә вә бәйнә кауминәә бил-хаккый вә әңтә хайруль-фәәтихиин. Раббихкүм бил-хәккый вә раббүнәр-рахмәәнүл-мүстәгаанү галәә мәә тәсыйфүүн. Раббәнәә әәтинәә фид-дүньйәә хәсәнәтәүв-вә фил-әәхыйрати хәсәнәтәүв-вә кыйнәә газәәбән-нәәр. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин.”

 

(Аллаһым, авыр бер җаваплылык алдым. Кем хаклы, кем хаксыз; төгәл итеп белә алмыйм. Син бөтен нәрсәне беләсең. Мине хактан һәм гаделлектән аерма. Раббым, күңелемә дөреслекне, күземә хакыйкатьне күрә торган көч һәм куәт бир. Мин бер көчсез кол. Дәгъвасын матур итеп аңлатканны хаклы дип санавым мөмкин. Мине гаделлектән һәм хактан аерма. Мине җәһәннәм газабыннан сакла. Аллаһым, миңа хаклыны хаклы, гаеплене гаепле буларак күрсәт. Раббым, мине гаделлектән аерып, инсаннарга золым китерүдән сакла. Аллаһым, Гадел һәм Мүкъситъ исемең белән кальбемә гаделлек нурын кабыз. Гаделлек мине һәм инсаннарны хозурлыкка, бәхеткә кавыштырсын, Аллаһым!)

 

Хөкем ителгәннәрнең догасы

Инсанның башына көтелмәгән фәлакәтләр, күңелсез хәлләр төшәргә мөмкин. Кайбер кеше хаклымы, хаксызмы — төрмәгә дә эләгә. Гаебе булганнар, тәүбә итеп, Аллаһыдан гафу үтенергә тиеш. Аңа хәтле, дини тормыш белән яшәгән булса яки, киресенчә, бөтенләй иманы булмаса да, бу эшләрнең кирәген аңлап, дини вазифаларын үти башларга кирәк. Гаепсез төрмәгә эләккәннәр бу эшнең илаһи тәкъдир булуын хәтердән чыгармаска тиешләр.

 

Хөкем ителгәннәр Аллаһы Тәгаләнең, бер сәбәп яратып, аларны коткаруы өчен догада булырга тиешләр.

 

Ястү намазыннан соң яки иртәнге намаздан элек һәм соң, түбәндәге догалар укылса, кабул булыр дип өмет ителә.

 

Җиде мәртәбә “Аятел-Көрси”, “Ләү әңзәлнәә”, аннан соң “Әсмәә-үл-Хүснәә” укылыр. Соңыннан шулай дәвам ителер:

 

رَبِّ إِنِّى ظَلَمْتُ نَفْسِى ظُلْمًا كَثِيرًا لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ سُبْحَانَكَ إِنِّى كُنْتُ مِنَ الظَّالِمِينَ. رَبِّ إِنِّي لِمَا أَنزَلْتَ إِلَيَّ مِنْ خَيْرٍ فَقِيرٌ . عَلَى اللَّهِ تَوَكَّلْنَا رَبَّنَا افْتَحْ بَيْنَنَا وَبَيْنَ قَوْمِنَا بِالْحَقِّ وَأَنْتَ خَيْرُ الْفَاتِحِينَ . أَنْتَ وَلِيُّنَا فَاغْفِرْ لَنَا وَارْحَمْنَا وَأَنْتَ خَيْرُ الْغَافِرِينَ . وَاكْتُبْ لَنَا فِي هَذِهِ الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْآخِرَةِ إِنَّا هُدْنَا إِلَيْكَ . رَبِّ السِّجْنُ أَحَبُّ إِلَيَّ مِمَّا يَدْعُونَنِي إِلَيْهِ وَإِلاَّ تَصْرِفْ عَنِّي كَيْدَهُنَّ أَصْبُ إِلَيْهِنَّ وَأَكُنْ مِنَ الْجَاهِلِينَ . رَبِّ انْصُرْنِي عَلَى الْقَوْمِ الْمُفْسِدِينَ . رَبَّنَا عَلَيْكَ تَوَكَّلْنَا وَإِلَيْكَ أَنَبْنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ .  رَبِّ نَجِّنِي وَأُهْلِي مِمَّا يَعْمَلُونَ.

 

يَا اللهُ يَا فَتَّاحُ افْتَحْ لَنَا خَيْرَ الْبَابِ بِحَقِّ إِنَّآ فَتَحْنَا لَكَ فَتْحًا مُبِينًا. يَا عَدْلُ وَانْصُرْنَا عَلَى الْقَوْمِ الْمُفْسِدِينَ. يَا مُونِسَ الْمُسْتَوْحِشِينَ وَيَا أَنِيسَ الْمُنْفَرِدِينَ وَيَا ظَهِيرَ الْمُنْقَطِعِينَ وَيَا قُوَّةَ الْمُسْتَضْعَفِينَ. وَيَا نَاصِرَ الْمَظْلُومِينَ. رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّآ إِنَّكَ أَنْتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ لَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِيِّ الْعَظِيمِ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ.

 

“Рабби иннии заләмтү нәфсии зульмән кәсииран ләә иләәһә илләә әнтә сүбхәәнәкә иннии күңтү минәз-заалимиин. Рабби иннии фиимәә әңзәлтә иләййә мин хайриң фәкыйир. Галәллааһи тәвәккәлнәә раббәнәфтәх бәйнәнәә вә бәйнә кауминәә бил-хәккый вә әңтә хайруль-фәәтихиин. Әңтә вәлиййүнәә фәгъфир ләнәә вәрхәмнәә вә әңтә хайруль-гаафириин. Вәктүб ләнәә фии һәәзиһид-дүньйәә хәсәнәтәүв- вә фил әәхыйрати иннәә һүднәә иләйик. Раббис-сиҗнү әхәббү иләййә миммәә йәдгуунәнии иләйһи вә илләә тәсъриф ганнии кәйдәһүннә әсбү иләйһиннә вә әкүм-минәл-җәәһилиин. Раббиңсурнии галәл-каумил-мүфсидиин. Раббәнәә галәйкә тәвәккәлнәә вә иләйкә әнәбнәә вә иләйкәл-мәсыйир. Рабби нәҗҗинии вә әһлии миммәә йәгъмәлүүн.

 

“Йәә Әллааһү йәә Фәттәәхү ифтәх ләнәә хайраль-бәәби бихәккыйн. Иннәә  фәтәхнәә ләкә фәтхәм-мүбиинәә. Йәә гадлү вәнсурнәә галәл-каумил-мүфсидиин. Йәә мүүнисәл-мүстәүхишиин. Вә йәә әниисәл-мүнфәридиин. Вә йәә заһиираль-мүнкатыйгыйин вә йәә куввәтәл-мүстәдъгафиин. Вә йәә нәәсыйраль-мәзълүмиин. Раббәнәә тәкаббәл миннәә иннәкә әнтәс-сәмиигуль-галиим. Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахиимиин.”

 

Моннан сон, үзе теләгән догалар укылыр.

 

Сугышка киткәндә укыла торган дога

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ. أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ . بِاِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ . الم . غُلِبَتْ الرُّومُ . فِي أَدْنَى الْأَرْضِ وَهُمْ مِنْ بَعْدِ غَلَبِهِمْ سَيَغْلِبُونَ . فِي بِضْعِ سِنِينَ لِلَّهِ الْأَمْرُ مِنْ قَبْلُ وَمِنْ بَعْدُ وَيَوْمَئِذٍ يَفْرَحُ الْمُؤْمِنُونَ . بِنَصْرِ اللَّهِ يَنصُرُ مَنْ يَشَاءُ وَهُوَ الْعَزِيزُ الرَّحِيمُ . وَعْدَ اللَّهِ لَا يُخْلِفُ اللَّهُ وَعْدَهُ وَلَكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ . انفِرُوا خِفَافًا وَثِقَالًا وَجَاهِدُوا بِأَمْوَالِكُمْ وَأَنفُسِكُمْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ ذَلِكُمْ خَيْرٌ لَكُمْ إِنْ كُنتُمْ تَعْلَمُونَ . اللَّهُمَّ أَنْتَ عَضُدِى وَظَهِيرِى بِكَ أَحُولُ وَبِكَ أَصُولُ وَبِكَ أُقَاتِلُ . اللَّهُمَّ مُنْزِلَ الْبَرَكَاةِ وَمُجْرِىَ السَّحَابِ وَهَازِمَ الْأَحْزَابِ وَاهْزِمْهُمْ وَانْصُرْنَا عَلَيْهِمْ . سَيُهْزَمُ الْجَمْعُ وَيُوَلُّونَ الدُّبُرَ. بَلِ السَّاعَةُ مَوْعِدُهُمْ وَالسَّاعَةُ أَدْهَى وَأَمَرُّ . اللَّهُمَّ انْجِزْ لِى مَا وَعَدْتَّنِى .  اللَّهُمَّ آتِ مَا وَعَدْتَّنِى . إِنَّا فَتَحْنَا لَكَ فَتْحًا مُبِينًا . لِيَغْفِرَ لَكَ اللَّهُ مَا تَقَدَّمَ مِنْ ذَنْبِكَ وَمَا تَأَخَّرَ وَيُتِمَّ نِعْمَتَهُ عَلَيْكَ وَيَهْدِيَكَ صِرَاطًا مُسْتَقِيمًا . وَيَنْصُرَكَ اللَّهُ نَصْرًا عَزِيزًا .  نَصْرٌ مِنَ اللَّهِ وَفَتْحٌ قَرِيبٌ وَبَشِّرْ الْمُؤْمِنِينَ

 

“Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәссалөәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлиф ләәәәм-миииим. Гулибәтир-руум. Фии әденәл-әръдый вә һүм мим бәгъди галәбиһим сәйәгълибүүн. Фии бидгый синиин. Лилләәһил әмру миң кабелү вә мим бәгъдү вә йәүмә-изий-йәфрахуль-мүэминүүн. Би нәсрыйлләәһи йәңсуру мәй-йәшәәә-ү вә һүәл-газиизүр-рахиим. Вәгъдәллааһи ләә йүхълифүллааһү вәгъдәһүү вә ләкиннә әксәран-нәәси ләә йәгъләмүүн.

 

Иңфируу хыйфәәфәүв-вә сикааләүв-вә җәәһидүү би әмвәәликүм вә әңфүсикүм фии сәбиилилләәһи зәәликүм хайрул-ләкүм иң күңтүм тәгъләмүүн.

 

Әллааһүммә әнтә гадудии вә заһирии бикә әхуулү вә бикә әсуулү вә бикә үкаатил. Әллааһүммә мүнзиләл-бәракәәти вә мүҗрийәс-сәхәәби вә һәәзимәл-әхзәәби вәһзимһүм вәнсурнәә галәйһим. Сәйүһзәмүл-җәмгу вә йүәллүнәд-дүбүүр. Бәлис-сәәгатү мәүгыйдүһүм вәс-сәгатү әдһаа вә әмәръ. Әллааһүммә әнҗиз лии мәә вәгаттәнии. Әллааһүммә әәти мәә вәгаттәнии иннәә фәтәхнәә ләкә фәтхәм-мүбиинәә. Лийәгъфира ләкәллааһү мәә тәкаддәмә миң зәмбикә вә мәә тә-әххара вә йүтиммә нигъмәтәһүү галәйкә вә йәһдийәкә сыйраатам-мүстәкыйимәә. Вә йәңсуракәллааһү нәсъран газиизәә. Нәсърум минәллааһи вә фәтхүң кариибүв-вә бәшширил-мүэминиин.”

 

(Әлиф ләәәм-миииим. Гарәп җиренең Румга якын җирендә Румнар сугышта җиңелделәр. Ул Румнар җиңелгәннән соң, тиз арада фарсыларны җиңәчәкләр. Бу берничә ел эчендә булачак. Башта да, ахырда да әмерләр Аллаһыныкыдыр. Аллаһының җиңү биргәне өчен ул көнне мөэминнәр шатланачаклар. Ул теләгәненә җиңү бирер. Ул Газиз һәм Рәхимледер. Аллаһ бу җиңүне вәгъдә итте, Аллаһ вәгъдәсеннән кайтмас. Ләкин күп кешеләр моны белмәсләр. (“Рум” сүрәсе, аять  1-6.)

 

Әй, мөэминнәр! Җәяүле булсагыз да, ат өстендә булсагыз да, сәфәрдә булыгыз һәм Аллаһының юлында сугышыгыз. Белегез, бу сезнең өчен бик хәерледер. (“Тәүбә” сүрәсе, аять  41.)

 

Аллаһым! Син миңа көч бирүче, һәм таяныч биреп ярдәм итүче. Дошманга Синең белән һөҗүм итәм. Синең ярдәмең белән көрәшеп, Синең ярдәмең белән сугышамын.

 

Аллаһым! Әй, бәрәкәтне иңдергән, болытларны йөреткән һәм дошманнарны тараткан Раббым. Дошманнарыбызны тарат, безгә җиңү бир. Бердәмлек бозылачак, асты-өскә киләчәк, дошманнарга бозылачак вакыт килде. Бу вакыт алар өчен куркыныч һәм ачыдыр. Аллаһым! Миңа биргән вәгъдәңне җиренә җиткер. Миңа: “элек һәм соңыннан кылган гөнаһыңны багышлау, гафу итү һәм ислам динен таратуны тәмамлау нигъмәтен бирү вә сине туры юлга күндерү өчен һәм җиңеп чыгар өчен кирәк булган ярдәмне Аллаһ сиңа бирсен” дигән сүзеңне җиренә җиткер. (“Фәтех” сүрәсе, аять  1-3.)

 

Ярдәм Аллаһыдандыр, җиңү дә якындыр. Мөэминнәргә сөенеч хәбәр булсын.) (“Саф” сүрәсе, аять  13.)

 

Матди һәм рухи дәрәҗәләргә ия булу-өчен укыла торган ике аять

 

قُلْ اللَّهُمَّ مَالِكَ الْمُلْكِ تُؤْتِي الْمُلْكَ مَنْ تَشَاءُ وَتَنْزِعُ الْمُلْكَ مِمَّنْ تَشَاءُ

 

وَتُعِزُّ مَنْ تَشَاءُ وَتُذِلُّ مَنْ تَشَاءُ بِيَدِكَ الْخَيْرُ إِنَّكَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ .

 

تُولِجُ اللَّيْلَ فِي النَّهَارِ وَتُولِجُ النَّهَارَ فِي اللَّيْلِ وَتُخْرِجُ الْحَيَّ مِنْ الْمَيِّتِ

 

وَتُخْرِجُ الْمَيِّتَ مِنْ الْحَيِّ وَتَرْزُقُ مَنْ تَشَاءُ بِغَيْرِ حِسَابٍ .

 

“Кулилләәһүммә мәәликәл-мүлки түэтил-мүлкә мәң тәшәәә-ү вә тәңзигуль-мүлкә миммәң тәшәәә-ү вә түгыйззү мәң тәшәәә-ү вә түзиллү мәң тәшәәә-ү бийәдикәл-хайиир. Иннәкә галәә күлли шәй-иң кадиир. Түүлиҗүл-ләйлә фин нәһәәри вә түүлиҗүн-нәһәәра фил-ләйли вә түхъриҗүл-хәййә минәл-мәййити вә түхъриҗүл-мәййитә минәл-хәйй. Вә тәрзүку мәң тәшәәә-ү бигайри хисәәбе”.

 

(Рәсүлем, шулай әйт: Әй мөлекнең хуҗасы Аллаһым! Син теләгән кешеңә мөлекне бирәсең һәм Үзең теләгән кешедән аны аласың. Теләгән бәндәңне хөрмәтле итәсең, теләгәнеңне хур итәсең. Барча хәйрият Синең кулыңдадыр, һичшиксез, Синең бар нәрсәгә көчең җитә. Син кичне көнгә, көнне кичкә ялгыйсың. Үлектән терекне, теректән үлекне чыгарасың. Теләгән бәндәләреңә хисапсыз ризык бирәсең.) (“Әли Гыймран” сүрәсе, аять  26-27.)

 

Саранлыктан саклауны сорап дога кылу

 

اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْهَمِّ وَالْحَزَنِ وَمِنَ الْعَجْزِ وَالْكَسَلِ وَمِنَ

 

الْجُبْنِ وَالْبُخْلِ وَمِنَ الْمَأْثَمِ وَالْمَغْرَمِ وَمِنْ غَلَبَةِ الدَّيْنِ وَقَهْرِ الرِّجَال

 

“Әллааһүммә иннии әгүүзү бикә минәл-һәмми вәл-хәзән, вә минәл-гәҗзи вәл-кәсәл, вә минәл-җүбни вәл-бухли, вә минәл-мәэ-сәми вәл-мәграм, вә мин галәбәтид-дәйни вә каһрир-риҗәәл!”

 

(Йә Аллаһым! Сиңа гына сыгынамын! Синнән генә ярдәм сорыймын – күңел төшенкелегеннән, көчсезлектән һәм куркудан, саранлыктан һәм вакчыллыктан, бурычлы булудан һәм адәмнәрнең золымыннан Сиңа гына сыгынамын!)

 

Өй яки фатир сатып алып урнашканда укыла торган дога

 

Тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз кылына:

 

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ

 

وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ . أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ . بِاِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِ

 

الرَّحِيمِ . لَئِنْ شَكَرْتُمْ لَأَزِيدَنَّكُمْ وَلَئِنْ كَفَرْتُمْ إِنَّ عَذَابِي لَشَدِيدٌ .

 

“Әл-хәмдү лиллөәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү, вәс-сәләәмү галәә расүүлинә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Лә иң шәкәртүм лә-әзиидәннәкүм  вә лә иң кәфәртүм иннә газәәбии ләшәдииде”.

 

Бу догадан соң ана телендә шулай дога кылыныр:

 

“Аллаһым! Миңа гаиләм белән берлектә яшәр өчен бер оя бүләк иттең. Сиңа шөкер булсын. Мине һәм гаиләмне бу өйдә бәхетле әйлә. Безне бәла-казалардан вә фәлакәтләрдән сакла. Аллаһым, без чарасыз коллар. Бу өй гөнаһлар түгел, ә бәлки хәерле һәм гүзәл эшләр сөйләшенә һәм эшләнә торган бер җир булсын. Тамагыбыздан хәрам ризык үтмәсен. Раббым күршеләремә зыян итүдән мине сакла. Хәерле күршеләр насыйп әйлә, Аллаһым.. Сиңа — мактау, сөекле пәйгамбәребезгә салават вә сәлам булсын, Аллаһым”.

 

“Исме Әгъзам” догасы

Әнәс бине Мәлик (р.г.) шулай аңлата:

 

Пәйгамбәр галәйһиссәләм утырып торганда бер адәм намаз кыла иде. Теге адәм, намазны бетергәч, шулай дога кылган:

 

اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ بِأَنَّ لَكَ الْحَمْدُ لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ الْمَنَّانُ بَدِيعُ

 

السَّمَوَاتِ وَالْأَرْضِ يَا ذَا الْجَلَالِ وَالْإِكْرَامِ يَا حَيُّ يَا قَيُّومُ

 

“Әллааһүммә иннии әс-әлүкә би әннә ләкәл-хәмдү ләә иләәһә илләә әнтәл-мәннәәнү бәдиигус-сәмәәвәәти вәл-әръдый йәә зәл-җәләәли вәл-икраам, йәә хәййү йәә каййүүм”.

 

(Аллаһым! Синнән шуның хөрмәтен телимен ки, Мактау Сиңа гына хастыр. Синнән башка һичбер илаһи зат юк. Син Мәннан. Син мул иттереп бирүчесең. Күкләрне һәм җирне үрнәге булмыйча яратучы — Син. Әй, бөеклек һәм юмартлык иясе! Әй, барлыкларга тормыш биргән, аларның яшәвен дәвам иттергән, Аллаһым! Догамны кабул кыл.)

 

Пәйгамбәребез (с.г.в.), моны ишеткәч, шулай дигән:

 

Аллаһы Тәгаләгә “Исме Әгъзам”ы белән дога кылды. Аллаһ ул исемнең хөрмәтенә догасын кабул итәр.

 

Сәгъд бине Әби Ваккастан (р.г.) килгән риваятьтә Пәйгамбәребез (с.г.в.) шулай дигән: “Зүн-нүүннең (Юныс пәйгамбәр) балык карынында вакытта кылган догасы:

 

لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ سُبْحَانَكَ إِنِّى كُنْتُ مِنَ الظَّالِمِينَ

 

“Ләә иләәһә илләә әнтә сүбхәәнәкә иннии күнтү минәз-заалимиин”.

 

(Синнән башка илаһ юк, шөбһә юк ки, мин залимнәрдән булдым.) (“Әнбия” сүрәсе, аять  87.)

 

Шунысы ачык билгеле, нинди дә булса бер мөселман, нәрсә турында булса да (бу дога белән) дога кылса, Аллаһ кыска вакытта аның догасын кабул итәр.

 

Бүрәйдә (р.г.) шулай дигән: “Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер кешенең шулай дога кылуын ишеткән:

 

اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ بِأَنِّى أَشْهَدُ أَنَّكَ أَنْتَ اللهُ لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ الْأَحَدُ

 

الصَّمَدُ الَّذِى لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ وَلَمْ يَكُنْ لَهُ كُفُوًا أَحَدٌ*

 

“Әллааһүммә иннии әс-әлүкә би әннии әшһәдү әннәкә әнтәллааһү ләә иләәһә илләә әнтәл-әхәдүс-самәдүлләзии ләм йәлиде вә ләм йүүләде вә ләм йәкүл-ләһүү күфүвән әхәде”.

 

(Аллаһым! Синнән сорыйм. Мин таныклык бирәмен ки, Син — Үзеңнән башка илаһ булмаган Аллаһсың. Син бердәнбер, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Тумадың, тудырылмадың. Сиңа тиң булган бер нәрсә дә юк).

 

Теге кеше дога кылып бетерүгә, Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Аллаһының шундый исемен телгә алып дога кылдың ки, Аллаһ ул исем хөрмәтенә теләгәнеңне бирер, догаңны кабул итәр”, — дигән.

 

Гайшә анабыз (р.г.) болай дип сөйли:

 

Беркөнне Аллаһ Илчесенең шулай дога кылуын ишеттем:

 

اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ بِاسْمِكَ الطَّاهِرِ الطَّيِّبِ الْمُبَارَكِ الْأَحَبُّ إِلَيْكَ

 

الَّذِى إِذَا دُعِيتَ بِهِ أَجَبْتَ وَإِذَا سُئِلْتَ بِهِ أَعْطَيتَ وَإِذَا اسْتُرْحِمْتَ

 

بِهِ رَحِمْتَ وَإِذَا اسْتُفْرِجْتَ بِهِ فَرَّجْتَ

 

“Әллааһүммә иннии әс-әлүкә бисмикәт-тааһирит-таййибил-мүбәәракил-әхәбби иләйкәлләзии изәә дүүгыйтә биһии әҗәбтә вә изәә сү-илтә биһии әгътайтә вә изәс-түрхимтә биһии рахимтә вә изәстүфриҗтә биһии фәрраҗтә”.

 

(Аллаһым! Синең пакь, гүзәл, мөбарәк, Сиңа сөекле һәм матур булган исемең хөрмәтенә Синнән сорыйм, Ул исем белән дога кылуга кабул итәрсең, аның белән Синнән берәр нәрсә соралса — бирерсең. Аның белән Синнән мәрхәмәт сораганда — мәрхәмәт итәрсең. Ул дога белән кайгылардан котылу соралганда — коткарырсың.)

 

Әсма бинте Язид (р.г.) риваятьләреннән күренгәнчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) шулай дигән:

 

“Исме Әгъзам” шул ике аятьтер:

 

وَإِلَهُكُمْ إِلَهٌ وَاحِدٌ لَآ إِلَهَ إِلَّا هُوَ الرَّحْمَنُ الرَّحِيمُ

 

“Вә иләәһүкүм иләәһүв-вәәхиде, ләә иләәһә илләә һүәр-рахмәәнүр-рахиим”.

 

(Сезнең илаһыгыз бердәнбер Аллаһыдыр. Ул Рахмән һәм Рахимдер. Аннан башка илаһ юктыр.) (“Бәкара” сүрәсе, аять  163.)

 

الم . اللَّهُ لَآ إِلَهَ إِلَّا هُوَ الْحَيُّ الْقَيُّومُ

 

“Әлиф ләәәәм миииим. Әллааһү ләә иләәһә илләә һүәл-хәййүл-каййүүм”.

 

(Әлиф ләм-мим. Аллаһыдан башка илаһ булмаган Хәй һәм Каййүмдер.) (“Әли Гыймран” сүрәсе, аять  2.)

 

Болардан шунысы аңлашыла: Аллаһының “Исме Әгъзам”ы белән Аның хөрмәтенә дога ителгәндә Аллаһы Тәгалә бу доганы кабул итәр. Ләкин “Исме Әгьзам”ның кайсы исеме икәнлеге билгеле түгел. Шуның өчен Аллаһының “Исме Әгьзам”ы белән дога кылырга теләгән кеше Аның “Әсмәә-үл-Хүснә”сенең исемнәре белән дога кылырга тиеш. Болар “Әсмәә-үл-Хүснә”, “Аятел-Көрси”, “Ләү әңзәлнәә” исемнәредер. Теләгән кеше аларны бер-бер артлы укый ала.

 

Солдатка озату догасы

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ, وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ, أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ, انْفِرُوا خِفَافًا وَثِقَالًا وَجَاهِدُوا بِأَمْوَالِكُمْ وَأَنفُسِكُمْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ ذَلِكُمْ خَيْرٌ لَكُمْ إِنْ كُنتُمْ تَعْلَمُونَ . وَأَعِدُّوا لَهُم مَّا اسْتَطَعْتُم مِن قُوَّةٍ وَمِن رِبَاطِ الْخَيْلِ. .

 

“Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. “Инфиру хыйфәәфәүв-вә сикааләүв-вә җәәһидүү би әмвәәликүм вә әңфүсикүм зәәликүм хайрулләкүм иң күңтүм тәгъләмүүн”. “Вә әгыйддүү ләһүм мәстәтагътүм миң куввәтиүв-вә мир-рибәәтыйль-хайль…”

 

Гарәпчә өлешеннән соң бу дога татар телендә шушы рәвештә кылыныр:

 

“Әй, галәмнәрнең Раббысы булган, Аллаһым! Мөкатдәс китабыбыз Коръәндә безгә дошман белән сугышуны әмер итәсең. Инде бу әмерне җиренә җиткерү өчен үстергән балаларыбызны, динебезне, ватаныбызны һәм мөселманнарның бәхет һәм иминлеген, намусыбызны саклау өчен гаскәргә җибәрәбез… Син аларга сәламәтлек һәм иминлек бир, йөрәкләренә батырлык, беләкләренә куәт бир. Йә Рабби! Гаскәргә кирәк булган сабырлыкны, батырлыкны, куркусызлыкны йөрәкләренә сал, аларны бәла-казалардан, җәфалардан сакла. Каһарман гаскәребезне бер вакытта да хаклыктан, хакыйкатьтән аерма, хаксызлык һәм золым итүдән сакла. Балаларыбызның сау-сәламәт ата-аналары, сөйгәннәре белән кавышуын насыйп ит. Хатын һәм балаларына сабырлык бир, ярдәмеңнән ташлама. Әгәр шәһит үлеме белән вафат булу шәрәфенә ирешүчеләр булса, шәфәгатьләреннән безне дә мәхрүм итмә, йә Рабби!

 

Ватаныбызга, намусыбызга кул сузучы дошманнарыбыз каршында безгә дәвамлы җиңү насыйп ит. Бәдер сугышына җибәргән кебек күренмәгән гаскәрләреңне безгә ярдәмгә җибәр.

 

Аллаһым! Синең динең тынычлык һәм хозурлык дине. Бөтен инсаннарга һидаять һәм ихсан әйлә. Яшьләребезгә бу юлда гайрәт бир, гаскәр башлыкларына карата итагатьле булсыннар. Кече һәм зур гөнаһларын гафу ит, Аллаһым!

 

Ватан һәм милләтебезнең иминлеге, динебезнең мәңгелеге, милләтебез-халкыбызның берлеге һәм бердәмлеге өчен.  Аллаһ ризалыгы өчен “Фатиха”.”

 

Хаҗиларны хаҗга озату догасы

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ, وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ

 

وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ, أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ,

 

إِنَّ أَوَّلَ بَيْتٍ وُضِعَ لِلنَّاسِ لَلَّذِي بِبَكَّةَ مُبَارَكًا وَهُدًى لِلْعَالَمِينَ . وَلِلَّهِ عَلَى

 

النَّاسِ حِجُّ الْبَيْتِ مَنْ اسْتَطَاعَ إِلَيْهِ سَبِيلًا .

 

“Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. “Иннә әввәлә бәйтиүв-вүдыйга лин-нәәсилләзии би бәккәтә мүбәәракәүв-вә һүдәл-лил-гааләмиин. Вә лилләәһи галән-нәәси хиҗҗүл-бәйти мәнистәтаага иләйһи сәбииләә”.

 

Гарәпчә өлешеннән соң татарча шулай дога кылына:

 

“Аллаһым! Биргән саулыгыңа, биргән нигъмәтләреңә меңнәрчә мәртәбә шөкерләр булсын! Безне яраттың, кальбебезгә ислам нурын урнаштырдың, мактау булсын Сиңа. Кәгъбәне мөбарәк кылдың. Күңеле Аллаһ сөйгесе белән янган Ибраһим пәйгамбәрне анда урнаштырдың. Безләргә өеңне зиярәт итүне фарыз кылдың, инде ул мөбарәк туфракларга кавышу, өеңне таваф итү, зәмзәмеңне эчү теләге белән юлларга чыгабыз. Бу Аллаһыга, Мөхәммәд пәйгамбәребезгә карата булган ашкынуда Кәгъбәне, өеңне күрмичә җаныбызны алма, Кара ташны үбү өчен саулык бир. Кәгъбә тирәсендә фәрештәләр кебек әйләнергә көч һәм куәт бир, Сафа һәм Мәрва таулары арасында, Ибраһим Хәлилуллаһны искә алып, Мөхәммәд пәйгамбәрнең юлында җаныбызны фида кылыйк. Аллаһым, гөнаһларыбыз гафу ителсен, йортыбызга яңа туган кебек пакь һәм гөнаһсыз кайтыйк. Эчебездәге шайтанны үтерик. Бөтен җаныбыз, тәнебез белән “Ләббәйкәллааһүммә ләббәик” дип кычкырыйк. Мин Синең әмереңдә, Аллаһым, әмер ит.

 

Йә Рабби! Синең сөюең белән юлларга чыктык. Исән-сау кайтып килүне, гаиләбез һәм дусларыбыз белән кавышуны насыйп ит, аларны да сау-сәламәт күрүне насыйп ит. Һәр мөэмин колыңа Кәгъбәне таваф итәргә насыйп әйлә, Аллаһым!

 

Аллаһым! Синнән бу дөньяда һәм ахирәттә яхшылык телибез, гөнаһларыбызны кичер. Сөекле Пәйгамбәребезнең шәфәгатенә ирештер”.

 

Базар догасы

Сату-алу иткәндә шушы рәвештә дога кылырга мөмкин.

 

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ, وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ, أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ, اللَّهُمَّ مَالِكَ الْمُلْكِ تُؤْتِي الْمُلْكَ مَنْ تَشَآءُ وَتَنْزِعُ الْمُلْكَ مِمَّنْ تَشَآءُ وَتُعِزُّ مَنْ تَشَآءُ وَتُذِلُّ مَنْ تَشَآءُ بِيَدِكَ الْخَيْرُ إِنَّكَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ . تُولِجُ اللَّيْلَ فِي النَّهَارِ وَتُولِجُ النَّهَارَ فِي اللَّيْلِ وَتُخْرِجُ الْحَيَّ مِنَ الْمَيِّتِ وَتُخْرِجُ الْمَيِّتَ مِنَ الْحَيِّ وَتَرْزُقُ مَنْ تَشَآءُ بِغَيْرِ حِسَابٍ .  اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ خَيْرَ هَذِهِ السُّوقِ وَخَيْرَ مَا فِيهَا وَأَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّهَا وَشَرِّ مَا فِيهَا, اللَّهُمَّ إِنِّى أَعُوذُ بِكَ أَنْ أُصِيبَ فِيهَا يَمِينًا فَاجِرَةً أَوْ صَفْقَةً خَاسِرَةً

 

“Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. “Әллааһүммә мәәликәл-мүлки түэтил-мүлкәә мәң тәшәәә-ү вә тәңзигуль-мүлкә миммәң тәшәәә-ү. Вә түгыйззү мәң тәшәәә-ү вә түзиллү мәң тәшәәә-ү бийәдикәл-хайру иннәкә галәә күлли шәй-иң кадиир. Түүлиҗүлләйлә финнәһәәри вә түүлиҗүннәһәәра филләйли вә түхъриҗүл-хәййә минәл-мәййити вә түхъриҗүл-мәййитә минәл-хәййи вә тәрзүку мәң тәшәәә-ү бигайри хисәәбе”. Әллааһүммә иннии әс-әлүкә хайра һәәзиһис-сүүкый вә хайра мәә фииһәә вә әгуузү бикә мин шәрри мәә фииһәә. Әллааһүммә иннии әгуузү бикә ән үсыйибә фииһәә йәмиинән фәәҗиратән әү сафкатән хаасираһ”.

 

Гарәпчә догадан соң бу доганы татар телендә түбәндәгечә кылырга мөмкин:

 

“Әй, җирне һәм күкләрне яраткан Аллаһым! Гаиләбезнең ризыгын табу өчен безгә саулык һәм иминлек бирдең, базар эшен насыйп иттең. Биргән саулыгыңа, нигъмәтләреңә меңнәрчә шөкерләр булсын.

 

Без сөекле Пәйгамбәреңнең: “Дөрес сатучы кыямәт көнне пәйгамбәрләр, ситдыйклар һәм шәһитләр белән бергә булыр,” — дигән сөенеч хәбәр биргән кешеләр белән бергә булырга телибез, безгә ярдәм ит, йә Рабби! Бу сүзгә ышанган һәм шул сүз буенча яшәгәннәрдән булу өчен безгә гайрәт һәм куәт бир.

 

Аллаһым! Пәйгамбәребез: “Безне алдаган — бездән түгелдер”, — дип боерган. Кардәшләребезне алдауны безгә насыйп итмә. Аллаһым! Без хәләл һәм изге ризыклар артыннан йөрибез, безнең эшебезгә хәрамны катнаштырма, йә Рабби! Нәфесебезгә иярүне безгә насыйп итмә! Сәүдә өйләребездә, базарыбызда дөреслек хөкем итсен. Аз казансак Син аны  бәрәкәтле  кыл. Исрафтан, начар юлдан, әхлаксызлыктан, ялкаулыктан Сиңа сыенабыз. Эшләребезне җиңеләйт, ризыгыбызны мул ит, хәрамнан ераклаштыр, йә Рабби!

 

Аллаһым! Барлык эчендә юклыктан, алдаудан һәм алданудан, башкаларның хакын ашаудан Син безне сакла, Безне фәкыйрьлек китергән начарлыктан саклаган кебек, байлык китергән фетнә һәм начарлыклардан да сакла. Безләрне канәгать кыл, күзе тук, күңеле бай, һәрвакыт хәерле эшләргә ашкынган колларыңнан әйлә, йә Рабби!

 

Аллаһым, илебезне һәм бөтен ислам дәүләтләрен һәртөрле афәт вә һәлакәттән сакла, ватаныбызда яңгырап торган азан тавышын киметмә. Авыруларга шифа, бурычлыларга бурычларын түләүне  насыйп  әйлә.  Сиңа  ачылган кулларны кире кайтарма. Хәләл ризык бир, теләгән колларыңның догасын  кабул ит,  безне  ике дөньяда да кадерле кыл. Балаларыбызны хәрам ризыклар ашамаган хәерле балалардан кыл.

 

Кияү киендергәндә укыла торган дога

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ, أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ . بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . رَبَّنَا هَبْ لَنَا مِنْ أَزْوَاجِنَا وَذُرِّيَّاتِنَا قُرَّةَ أَعْيُنٍ وَاجْعَلْنَا لِلْمُتَّقِينَ إِمَامًا . يَابَنِي آدَمَ قَدْ أَنزَلْنَا عَلَيْكُمْ لِبَاسًا يُوَارِي سَوْآتِكُمْ وَرِيشًا وَلِبَاسُ التَّقْوَى ذَلِكَ خَيْرٌ ذَلِكَ مِنْ آيَاتِ اللَّهِ لَعَلَّهُمْ يَذَّكَّرُونَ . اللَّهُمَّ كَسَوْتَهُ هَذَا الثَّوْبَ, فَلَكَ الْحَمْدُ أَسْئَلُكَ مِنْ خَيْرِهِ وَخَيْرَ مَا صُنِعَ لَهُ وَنَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّهِ وَشَرِّ مَا صُنِعَ لَهُ

 

“Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. “Раббәнәә һәб ләнәә мин әзвәәҗинәә вә зүрриййәәтинәә курратә әгъйүниүв-вәҗгальнәә лил-мүттәкыйнәә имәәмәә”. “Йәә бәнии әәдәмә каде әңзәлнәә галәйкүм либәәсәй-йүәәри сәү-әәтикүм вә риишәә. Вә либәәсүт-тәкъвәә зәәликә хайир. Зәәликә мин әәйәәтилләәһи ләгалләһүм йәззәккәруун”. Әллааһүммә кәсәүтәһүү һәәзәс-сәүбә. Фә ләкәл-хәмдү әс-әлүкә мин хайриһии вә хайра мәә сунига ләһүү вә нәгуузү бикә мин шәрриһии вә шәрри мәә сунига ләһ.”

 

Гарәпчә догадан соң татар телендә түбәндәге доганы укырга мөмкин:

 

“Аллаһым! Бу егетебезне Пәйгамбәребезнең сөннәте буенча киендердек. Киеменең гүзәллеге кебек, аңа рухи гүзәллек тә бүләк ит. Аны якыннарына хуш итеп күрсәт, безләргә саулык, иминлек, файдалы гыйлем һәм хәерле балалар, мул ризыклар насыйп ит. Раббәнәә әәтинәә фид-дүньйәә хәсәнәтән вә фил-әәхыйрати хәсәнәтән вә кыйнәә газәәбән-нәәр, бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин. “Фатиха”.

 

Кияүнең кәләше янына беренче мәртәбә кергәндә укыла торган дога

 

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ . أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ . بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . إِنَّا فَتَحْنَا لَكَ فَتْحًا مُبِينًا . لِيَغْفِرَ لَكَ اللَّهُ مَا تَقَدَّمَ مِنْ ذَنْبِكَ وَمَا تَأَخَّرَ وَيُتِمَّ نِعْمَتَهُ عَلَيْكَ وَيَهْدِيَكَ صِرَاطًا مُسْتَقِيمًا . وَيَنْصُرَكَ اللَّهُ نَصْرًا عَزِيزًا .

 

“Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. “Иннәә фәтәхнәә ләкә фәтхәм-мүбиинәә. Лийәгъфира ләкәллааһү мәә тәкаддәмә миң зәмбикә вә мәә тә-әххара вә йүтиммә нигъмәтәһүү галәйкә вә йәһдийәкә сыйраатам-мүстәкыйимәә. Вә йәңсуракәллааһү нәсран газиизәә”.

 

Моннан соң никах догасын укырга мөмкин.

 

Гарәпчә догадан соң татарча шушы рәвештә дога кылыныр:

 

“Аллаһым! Синең әмереңне үтәп, бу яшьләребезне өйләндердек. Син аларга рәхмәт һәм бәрәкәтеңне ким кылма. Аларга саулык, бәхет, динебезгә, милләтебезгә һәм ватаныбызга хезмәт итәчәк хәерле балалар бүләк ит. Бәла-казалардан, авыру вә афәтләрдән сакла, әй, мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесе булган, Аллаһым!”

 

Тәҗдиди иман (иман яңарту) догасы

Һәрбер мөселман кич белән шул көнне гөнаһ эшләве-эшләмәве, берәр кардәшен алдау-алдамавы турында уйланырга тиеш. Әгәр шундый хәлләр була калса, тизлек белән тәүбә-истигъфар кылырга һәм икенче көнне бу хатаны төзәтергә кирәк.

 

Ястү намазыннан соң “Әәмәнәр-расүүлү” укылыр. Аның артыннан:

 

أَسْتَغْفِرُ اللهَ  أَسْتَغْفِرُ اللهَ  أَسْتَغْفِرُ اللهَ  الكَرِيمَ الَّذِى لَآ إِلَهَ إِلَّا هُوَ الْحَيَّ

 

القَيُّومَ وَأَتُوبُ إِلَيْهِ تَوْبَةَ عَبْدٍ ظَالِمٍ لِنَفْسِهِ لَا يَمْلِكُ لِنَفْسِهِ مَوْتًا وَلَا حَيَاةً

 

وَلَا نُشُورًا . وَأَسْئَلُهُ التَّوْبَةَ وَالْمَغْفِرَةَ لَنَا إِنَّهُ هُوَ التَّوَّابُ الرَّحِيمُ

 

“Әстәгъфируллааһә әстәгъфируллаһә әстәгъфирул-лааһәл-кәриимәлләзии ләә иләәһә илләә һүәл-хәййүл-каййүүмә вә әтүбү иләйһи тәүбәтә габдин заалимин линәфсиһии ләә йәмликү линәфсиһии мәүтән вә ләә хәйәәтән вә ләә нүшураа. Вә әс-әлүһүт-тәүбәтә вәл-мәгъфиратә ләнәә иннәһүү һүәт-тәввәәбүр-рахиим”.

 

Бу гарәпчә догадан соң, татарча ошбу дога укылыр:

“Аллаһым! Бу яшемә җиткәнчегә кадәр минем кулымнан, телемнән, башка әгъзаларымнан белеп яки белмичә берәр хата эшләү яки баш тарту, яла ягу һәм башка шундый зур һәм кечкенә гөнаһлар эшләгән булсам, мин аларның барчасыннан да тәүбә иттем, тагын эшләмәскә карар бирдем. Гөнаһларымны гафу ит, чөнки Син гөнаһларны Кичерүчесең!

 

Пәйгамбәрләрнең беренчесе Адәм, соңгысы исә  Мөхәммәд  галәйһиссәләм. Икесенең арасында килеп киткән бөтен пәйгамбәрләргә инандым, иман китердем, барысы да хактыр. Телем белән кабатладым, күңелем белән расладым”.

 

اللَّهُمَّ أَنْتَ رَبِّى لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ خَلَقْتَنِى وَأَنَا عَبْدُكَ وَأَنَا عَلَى عَهْدِكَ وَوَعْدِكَ مَا اسْتَطَعْتُ أَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ مَا صَنَعْتُ أَبُوءُ لَكَ بِنِعْمَتِكَ عَلَيَّ وَأَبُوءُ بِذَنْبِى فَاغْفِرْ لِى فَإِنَّهُ لَا يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلَّآ أَنْتَ. اللَّهُمَّ إِنِّى أُرِيدُ أَنْ أُجَدِّدَ إِيمَانِى بِقَوْلِى لَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ مُحَمَّدٌ رَسُولُ اللهِ . . . اللَّهُمَّ إِنِّى أُرِيدُ أَنْ أُجَدِّدَ إِيمَانِى بِقَوْلِى لَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ مُحَمَّدٌ رَسُولُ اللهِ, اللَّهُمَّ إِنِّى أُرِيدُ أَنْ أُجَدِّدَ إِيمَانِى وَنِكَاحِى بِقَوْلِى لَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ الْمَلِكُ الْحَقُّ الْمُبِينُ مُحَمَّدٌ رَسُولُ اللهِ الصَادِقُ الْوَعْدِ الْأَمِينُ , آمَنْتُ بِاللهِ وَمَلَآئِكَتِهِ وَكُتُبِهِ وَرُسُلِهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ وَبِالْقَدَرِ خَيْرِهِ وَشَرِّهِ مِنَ اللهِ تَعَالَى وَالْبَعْثُ بَعْدَ الْمَوْتِ حَقٌ أَشْهَدُ أَنْ لَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ. وَصَلَّى اللهُ عَلَى سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى سَائِرِ الْأَنْبِيَآءِ وَالْمُرْسَلِينَ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ.

 

“Әллааһүммә әнтә раббии ләә иләәһә илләә әнтә халәкътәнәи вә әнә габдүкә вә әнә галәә гаһдикә вә вәгъдикә мәстәтагътү әгуузү бикә мин шәрри мәә санәгатү әбүү-ү ләкә би нигъмәтикә галәййә вә әбүү-ү бизәнби фәгъфир лии фә иннәһүү ләә йәгъфируз-зүнүүбә илләә әнтә. Әллааһүммә иннии үриидү ән үҗәддидә иимәәнии би каули ләә иләәһә илләллааһү мүхәммәдүн расүүлүллааһ. Әәмәнтү билләәһи вә мәләә-икәтиһии вә күтүбиһии вә русүлиһии вәл-йәүмил-әәхыйри вә бил-кадәри хайриһии вә шәрриһии минәллааһи тәгааләә вәл-бәгъси бәгъдәл-мәүти хәккун. Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү вә әшһәдү әннә мүхәммәдән габдүһүү вә расүүлүһ. Вә салләлааһү галәә сәййидинәә мүхәммәдин вә галәә сәә-ирил-әнбийәә-и вәл-мүрсәлиинә вәл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин”.

 

(Аллаһым! Раббым — Синсең. Синнән башка илаһ юк. Мине яраттың, мин Синең колың. Көчем җиткән кадәр Сиңа биргән вәгъдә һәм сүземдә торамын. Эшләгәннәремә карата башыма килгән бәлаләрдән Сиңа сыенам, чөнки Синнән башка гөнаһларны гафу итүче юк. Мин “Аллаһыдан башка илаһ юк, Мөхәммәд Аның илчеседер” дигән сүзем белән, иманымны яңартып, куәтләндерергә телим, Аллаһым! Миңа биргән нигъмәтләреңне телем белән дә раслыйм, гөнаһларымны да Сиңа белгертәм, Аллаһым! Мин “Мәлик, Хак һәм ачык хакыйкать булган Аллаһыдан башка илаһ юк; вәгъдәсенә туры һәм ышанычлы булган Мөхәммәд Аның илчеседер” дигән сүзем белән иманымны яңартырга һәм куәтләндерегә телим. Аллаһыга, фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, ахирәт көненә, тәкъдиргә, яхшы һәм яман язмышның Аллаһыдан булуына ышандым. Үлемнән соң терелү хактыр. Аллаһыдан башка илаһ юклыгына, Мөхәммәд Аның колы вә илчесе булуына таныклык итәмен. Аллаһының сәламе вә рәхмәте Мөхәммәдкә, башка нәби һәм рәсүлләрнең барчасына да булсын. Мактау Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга хастыр).

 

Гомуми догалар

اَللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ الثَّبَاتَ فِي الْأَمْرِ وَالْعَزِيمَةَ عَلَى الرُّشْدِ، وَأَسْأَلُكَ شُكْرَنِعْمَتِكَ

 

وَحُسْنَ عِبَادَتِكَ، وَأَسْأَلُكَ قَلْبًا سَلِيمًا وَلِسَانًا صَادِقًا، وَأَسْأَلُكَ مِنْ خَيْرِ مَا تَعْلَم

 

وَأَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ مَا تَعْلَمُ وَأَسْتَغْفِرُكَ لِمَا تَعْلَم، إِنَّكَ عَلاَّمُ الْغُيُوب

 

“Әллааһүммә, иннии әс-әлүкәс-сәбәәтә фил-әмри вәл-гәзии-мәтә гәләр-рушди! Вә әс-әлүкә шүкра нигъмәтикә вә хүснә гибәә-дәтик! Вә әс-әлүкә кальбән сәлиимән в лисәәнән саадикан! Вә әс-әлүкә мин хайри мәә тәгъләм! Вә әгүүзү бикә мин шәрри мәә тәгъләмү вә әстәгъфирукә лимәә тәгъләм. Иннәкә галләәмүл-гуйүүб!”

 

(Йә Аллаһым! Мине туры юлга күндереп иманымны ныгытсаң иде! Мине Үзеңнең нигъмәтләреңә шөкер итүчеләрдән кыл, Сиңа ихлас гыйбадәт кылучылардан, ихлас, дөреслек илә эш итүчеләрдән кыл! Йөрәгемне сәламәт, телемне дөрес кыл! Синнән Үзеңә мәгълүм булган бөтен яхшылыкларны сорыйм! Һәм Сиңа Үзеңә билгеле булган бөтен явызлыклардан сыгынам, Син Үзең генә белгән гөнаһларымны кичерүеңне сорыйм, чөнки Син – һәр яшерен нәрсәне белүче!)

 

لَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ الْحَلِيمُ الْكَرِيمُ. سُبْحَانَ اللهِ رَبِّ السَّمَوَاتِ السَّبْعِ وَرَبِّ

 

الْعَرْشِ الْعَظِيمِ. وَالْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ. إِنِّى أَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّ عِبَادِكَ.

 

“Ләә иләәһә илләллааһүл-хәлиимүл-кәриим. Сүбхәәнәллааһи раббис-сәмәәвәәтис-сәбгый вә раббил-гаршил-газыйим, вәл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Иннии әгуузү бикә мин шәрри гыйбәәдик”.

 

(Хәлим вә Кәрим булган Аллаһыдан башка илаһ юк. Җиде күкнең һәм бөек тәхетнең хуҗасы булган Аллаһыны пакьлим. Мактау — галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга. Шөбһәсез, колларыңның начарлыгыннан Сиңа сыенам.)

 

اللَّهُمَّ أَعِنِّي عَلَى شُكْرِكَ وَ ذِكْرِكَ وَحُسْنِ عِبَادَتِكَ

 

“Әллааһүммә әгыйннии галәә шүкрикә вә зикрикә вә хүсни гыйбәәдәтик”.

 

اَللَّهُمَّ أَصْلِحْ لِي دِينِي الَّذِي هُوَ عِصْمَةُ أَمْرِي، وَأَصْلِحْ لِي دُنْيَايَ الَّتِي

 

فِيهَا مَعَاشِي، وَأَصْلِحْ لِي آخِرَتِي الَّتِي فِيهَا مَعَادِي، وَاجْعَلِ الْحَيَاةَ زِيَادَةً

 

لِي فِي كُلِّ خَيْرٍ، وَاجْعَلِ الْمَوْتَ رَاحَةً لِي مِنْ كُلِّ شَرٍّ

 

“Әллааһүммә әсълих лии диинии әлләзии һүә гыйсмәтү әмрии, вә әсълих лии дүньяәйә әлләтии фииһәә мәгаашии, вә әсълих лии әәхиратии әлләтии фииһәә мәгаадии, вәҗгалил-хәйәәтә зийәәдәтән лии фии күлли хайрин, вәҗгалил-мәүтә раахәтән лии мин күлли шәрр! ”

 

(Йә Аллаһым! Безне Үзеңнең камил зикерләреңә ирештерсәң иде, динебездә тәртип урнаштырсаң иде. Шушы фани дөньяда бәрәкәт насыйп әйләсәң иде! Ахирәттә дә туры юлыңнан аермасаң иде, барыбыз да анда әйләнеп кайтачакбыз! Тормышыбызда яхшылыкның хөкем сөрүен насыйп итсәң иде безгә! Үлемебез илә бөтен начарлыктан азат ителсәк иде!)

 

أَعُوذُ بِاللهِ مِنْ جَهْدِ الْبَلاَءِ، وَدَرْكِ الشَّقَاءِ، وَسُوءِ الْقَضَاءِ، وَشَمَاتَةِ الْأَعْدَاءِ

 

“Әгуузү биләәһи мин җәһдил-бәләә-и, вә дәркиш-шәкаа-и, вә сүү-ил-кадаа-и, вә шәмәәтәтил-әгъдәә-и!”

 

(Аллаһым! Мине төрле сынау авырлыкларыннан сакла, төзәтә алмаслык афәтләрдән, дошманнарның зәһәрлегеннән сакла, коткар!)

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.