Татарча котлаулар
Сәдакага дога кылу

Сәдака алынганнан соң, бирүчегә хәер теләп, түбәндәге дога укыла:

اَللَّهُمَّ احْفَظْ صَاحِبَ هَذِهِ الْصَدَقَةِ عَنِ الْآفَاتِ وَالْبَلِيَّاتِ وَاغْفِرْ ذُنُوبَهُ وَأَكِّدْ إِيمَانَهُ وَأَكْثِرْ أَمْوَالَهُ وَوَفِّقْهُ عَلَى خَيْرِ مَقَاصِدِهِ

Әллааһүммә-хфәз сахибә һәзиһис-садәкати гәнил-аафәәти үәл-бәлиййәәти үәгфир зүнүүбәһүү үә әккид иимәәнәһүү үә әксыйр әмүәәләһүү үә үәффикһү гәләә хайри мәкасыйдиһ.

Мәгънәсе: Йә Рабби, ошбу сәдака бирүчене афәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла һәм шулай ук аның гөнаһларын гафу ит. Аның иманын куәтлә, малын арттыр һәм аңа хәерле макстатларына ирешергә насыйп ит

Раббәнә әтинә фиддунья хәсәнәтән вә филь әхирәти хәсәнәтән вә кыйна гәзәбәннәр. Бирәхмәтикә йә әрхәмәр рахимиин. Илаһи, Әмин. (Ике кул белән битне сыйпыйбыз).

Тәмам.

 

– Безнең халыкта,  дини мәҗлесләрдә, Коръән ашларында, хәердән булсын дип, акча яки берәр нәрсә (сабын, дисбе, кулъяулык кебек әйберләр) тарату күренеше киң таралган. Бу нәрсә була соң?

 

– Әлеге күренешне гадәт-йола дип әйтсәк, дөресрәк булыр. Ягъни бу бер-береңә бүләк бирешү генә. Мөхәммәд Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер-береңә бүләк бирергә кушкан, «бер-берегезгә мәхәббәтегез артыр», дигән. Димәк, алар өчен бүләк савабы булачак.

 

– Хәтта акча бирсәң дәме?

– Ислам динендә бер-береңә акча биреп уйнау юк. Мәҗлескә төрле хәлдәге кешеләр җыела, шунда ярлысы да һәм бае да акча тарата. Уйлап карагыз: ярлырак хәлдәгесе байга биш сум бирсә, баерак булганы ярлыга ун сум тоттыра. Бу бер-береңә акча биреп уйнауга кайтып кала. Әйткәнемчә, Ислам динендә бу юк.

 

– Кешеләр бит инде аны сәдака бирәм, дип тарата. Аллаһы Тәгалә сәдака итеп кабул итәчәкме соң аны?

– Мәҗлескә җыелган кешеләр инде бер мохтаҗ туганына (иң беренче чиратта шуңа тиеш), андый туган булмаса – танышына йә авыл мәчетенә диеп, бер савытка, сәдака дип ниятләп акча җыйсалар һәм шул мохтаҗ кешегә яки мәчеткә динебезгә куәт булсын, дип бирсәләр, бу сәдака була, иншә Аллаһ.

 

– Халыкта киң таралган тагын бер күренеш: юлга чыгу, имтихан бирү алдыннан, бүген атнакич диеп, нинди дә булса теләге тормышка ашсын өчен, йә булмаса якын кешесе бик нык авырса, йә инде әрвах рухына, аның бүген үлгән көне диеп, әби-бабайга яки мәчеткә барып, акча биреп йә аны тартмага салып, дога кылдыру бар. Бу дөрес гамәлме?

– Юк, дөрес түгел. Дога кылсын өчен дип акча бирү дә шулай ук дөрес булмый.

– Ни өчен?

– Чөнки син аны – доганы акчага сатып алган кебек буласың.

– Сез мине аптырашта калдырасыз. Ни өчен юлга чыгу алдыннан яисә башка ният белән дога кылдыру дөрес булмый соң?

– Сез бит аны дөнья өчен кылдырасыз: юл өчен. Аллаһ ризалыгы өчен түгел. Сәдака ул – ахирәт өчен, савап өчен кылына торган гамәл.

– Ә ничек эшләсәң, Аллаһ кабул итә торган була?

– Сәдакаңны (акчаңны) биреп, догасын үзең кылсаң, дөрес булыр.

– Ә әрвах рухына дип дога кылу ничек була?

– Рухына дип түгел, ә әрвах исеменнән, савабы аңа булсын өчен дип. Әрвахка багышлыйм дип сәдака (акча) бирү дөрес булмас, чөнки багышлау бары Аллаһка гына булырга тиеш.

– Ягъни мин сәдаканы Аллаһ ризалыгы өчен әтием исеменнән савабы аңа булсын дип бирергә тиеш булам.

– Әйе.

– Әби-бабайга биреп укытканы да дөрес үк булып чыкмыймы инде?

– Әби-бабайга сәдака бирергә була, әгәр дә ул авыр хәлдә һәм салихә (ягъни изгелектә яши торган) булса. Аңа сәдака бирү бик яхшы гамәл. Аннан соң дога кыл әле дип сорау рөхсәт һәм синең теләгән әйбереңне Аллаһтан килүен җиңеләйтә торган бер юл. Әмма дә ләкин Мөхәммәд Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Җәннәткә җитмеш мең хисапсыз керүчеләрнең бер сыйфаты ул бүтәннәрдән: «Минем өчен дога кыл әле», – дип сорамаучы кешеләр», – дип әйткән.

 

– Димәк, үзең белгән әби-бабай йә мәчеттәге хәзрәткә сәдака бирүнең дә әһәмияте шул кадәр генә икән. Мәчетләрдәге хәзрәтләргә без сәдака бирмәсәк, алар эш хакысыз калмыйлармы?

– Юк, калмыйлар.

– Кайсы гына мәчеткә барып керсәң дә, берәр бабай йә хәзрәт сине якты йөз белән каршы ала. Акчаңны шунда сал, дип, тартмага төртеп күрсәтә, тартмаларның кайберләре хәтта исемле дә була (мәсәлән, берәр нәрсәне ремонтлауга), йомышыңны белешә дә, берничә аять укып, дога кыла. Бу да кирәкле эш түгелме?

– Дин нормаль булган урыннарда бу юк һәм бу кирәк тә түгел.

– Ни өчен?

– Моның каян килеп керүе билгесез, Аллаһу әгләм (Аллаһ белүче). Безнең җирлектә яшәүче кешеләр өчен бу гадәти хәл һәм дөрес гамәл. Әмма бу динебез өчен бидгать. Бер яктан карасаң, кеше мәчеткә килә, сәдака бирә, догасын кылдыра, Аллаһка якыная кебек. Икенче яктан, бу – урысча әйткәндә, беда. Чынлыкта кеше нинди уй-ният белән генә килми дә нәрсә өчен генә дога кылдырмый (үзегез күреп торасыз, дөрес ниятли белми), ә үзе намаз укырга вакыт тапмый. Сәдака бирү, әйткәнемчә, өстәмә гамәл генә, намаз уку – фарыз барыбызга да. Авыр вакытта сәдака бирә, ә җиңел вакытта оныта. Мөшрикләр заманындагы кебек. Алар диңгездә, штормга эләккәч, Аллаһының үзенә генә ялварып сорыйлар да, ә Аллаһ аларны ярга чыгаргач, Аллаһны оныталар иде. Шулай итеп, кеше мәчеткә килә дә, акча биреп укыта да, бер зур эш башкарган кебек кайтып китә, шул ук вакытта белемсез, надан булып кала һәм динсезлектә яшәвен дәвам итә. Бу мәсьәләләрне аңлатмау аркасында, халкыбызның күпчелеге намазда түгел, сәдака бирү һәм ашлар үткәрү белән генә канәгать булып яши. Ә бит Кыямәт көнендә Аллаһның беренче соравы: «Син намаз укыдыңмы?» булыр.

 

– Мәчетләр шул сәдака акчасына яши дә.

– Әйе, мәчетләр сәдака хисабына көн күрә, аларга бирергә кирәк, аны тәэмин итү булсын, иманыбыз ныгысын, динебез куәтләнсен, дип бирү кирәк. Мәчет-мәдрәсәләрне финанслау һәр мөселманның изге бурычы булып тора. Безнең халкыбызның иң зур афәте һәм диннән ерак булуының сәбәбе мәчеткә килгән кешеләрне Аллаһның диненә чакырасы урынга: «Утыр, акчаңны сал, дога кылам», – дип әйтү. Ул бабайлар, шулай итеп, дога кылган булып, төп вазифаларын үтәмиләр, кешеләрне фетнәгә төшерәләр. Алар килгән кешегә намаз турында китап биреп, аның мөһимлеге турында сөйләп, аны калдырган кеше сәдака биреп кенә котыла алмавын аңлатырга тиеш. Кеше, догасын кылдыргач, Аллаһ каршындагы вазифаны үтәдем, дип чыгып китеп ялгыша бит.

 

– Гомәр хәзрәт, сүз уңаеннан сорыйм әле: минем еш кына кешеләрнең, сәдака булсын дип, теләгем тормышка ашсын дип, аккан суга тәңкә акча салулары турында ишеткәнем дә һәм үземнең дә күргәнем бар.

– Чишмәләргә, каберләргә барып, сәдака итеп акча салу, корбан чалу, агач-куакларга табыну, төрле теләкләр теләп, аларга тасмалар бәйләү исраф һәм хәрәм була. Аларны Мөхәммәд Пәйгамбәребез (с.г.в.) катгый тыйды. Бу гамәлләр мөшрикләрдән (имансызлардан) килә. Шулай бервакыт Биектау районында бер танышымны очраттым. Кулында бер банка вак акча иде. «Туган, бу акчаны нишләтергә җыенасың?» – дип сорыйм. Ул аны, имештер, «Муллахаҗи чишмәсе»нә алып бара, аңа багышлап салырга ниятли. Әйтәм: «Болай эшләсәң, мөселман булмассың, динсез мөшрик булырсың. Урының мәңге җәһәннәм булыр. Сәдаканы Аллаһка гына багышлыйсы бит», – дидем. Ул мине тыңламады, чөнки кемдер аны шушы афәткә төшергән.

 

– Сез сөйләгәннәрдән аңлавымча, мин сәдака бирүнең бер дә тәртибен белмим икән. Мин генә түгел, туганнарым, күршеләрем, танышларым да. Ничек бу болай соң?

– Халыкта аңлату эшләре алып барылмый. Сәдака ул, иң беренче чиратта, Аллаһыга гыйбадәт кылу, аннары кешеләр арасында мәрхәмәтлелек күрсәтү һәм үзара ярдәмләшү була, «чистарыну» мәгънәсендә дә килә. Ул байларны һәм ярлыларны, гомумән, кешеләр арасын якынайта торган изге эш. Сәдака – мөстәхәб гамәл, ягъни кеше аны үз теләге белән башкара. Сәдаканы байлар да, ярлылар да бирә. Аны эшләгән кеше саваплы була, кылмаса, гөнаһлы булмый.

 

– Ни өчен Аллаһы Тәгалә кешеләргә сәдака бирергә кушкан? Гомумән, кешегә сәдака бирү нәрсә өчен кирәк соң?

– Сәдаканы кеше, беренчедән, үзе өчен бирә; савап эшли, гөнаһысы ярлыкана, булган малына бәрәкәт килә, ризыгы арта, иманы куәтләнә, саранлыгыннан котылуына сәбәп була. Һәрбер сәдаканы Аллаһы Тәгалә уң кулы белән кабул итеп ала, диелгән хәдистә һәм ул аны бик күп тапкырларга арттырырга мөмкин. Рамазан аенда бирелгән сәдаканы, түләнгән зәкәтне җиде йөз тапкырга кадәр арттыра, диелә.

– Сәдака бирү ничек дөрес була?

– Сәдака яшерен бирелергә тиеш.

– Мәҗлесләрдә дә кешеләр акчасын учтан учка, күрсәтмичә, тарата бит.

– Юк-юк, алай түгел. Аны биргәндә беркем күрмәскә һәм биргәнеңне беркем белмәскә тиеш. Яшерен рәвештә. Бу аның төп принцибы булып тора. Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә сәдаканы яшерен бирүче кешене үз күләгәсе астына алырмын, дигән. Монда әйтергә кирәк инде: мәхшәр мәйданында кояш кешеләргә якынаер, бер миль ераклыкта булыр, шушы чакта кешеләр эсселектән тилмерер, сәдаканы яшерен бирүчене Аллаһы үз күләгәсе астына алыр. Шулай булгач, сәдаканы кешеләр алдында түгел, яшерен рәвештә бирү зарури. Сәдака биргәч, берничек тә нәмимә кылу ярамый, ягъни биргән кешеңнең исенә төшереп тору.

– Андый кешеләр дә бармы?

– Бар. Менә мин сиңа шул вакытта шул кадәр биргән идем, диләр. Кеше башкага сөйләсә, аның савабы юкка чыгарга мөмкин. Ягъни син биргән сәдакаңның нәтиҗәсен Кыямәт көнендә күрергә теләсәң, шушы принципларга таянып эш итү хәерлерәк була. Һәм сәдака бирүнең иң мөһим шарты: сәдака бирүче кеше мөселман булырга тиеш, ягъни шиксез Аллаһның берлегенә, шулай ук фәрештәләргә, пәйгамбәрләргә, Аллаһның китапларына ышанырга тиеш һәм ахыргы китабы Коръән белән гамәл кылырга тиеш. Шулай ук Кыямәт көненә һәм тәкъдирнең яхшысы да, начары да Аллаһыдан икәненә ышанырга тиеш.

– Сәдака ул акча мәгънәсендә генә буламы?

– Акча бирү төшенчәсендә дә һәм елмаю, яхшы киңәш бирү, юату, акчалата ярдәм итү, нәсыйхәт кылу, хатының белән якынлык кылу, ятимнең башыннан сыйпау, мохтаҗны ашату, картларга хөрмәт күрсәтү һ.б. боларның барысын да мөселман кешесе ихластан Аллаһ ризалыгы өчен кылса, барысы да сәдакадан санала. Шулай ук иман кәлимәләрен әйтү, духа намазын уку, зикер кылу (Аллаһыны мактау-олуглау) да сәдака була.

– Ничек дөрес итеп ниятләргә соң?

– Мәчетнең үзенә биргәндә, Аллаһ ризалыгы өчен, Ислам дине куәтләнсен өчен, дип. Башка бернинди ният булырга тиеш түгел. Шуннан соң дога кылырга була: «Раббым, шушы гамәлем үзеңнең ризалыгың өчен генә булса, юлымны уң кыл яисә догамны кабул ит». Бу – Аллаһка якынаюның ысулы. Мөхәммәд Пәйгамбәребез (с.г.в.) шул рәвешле сорауны рөхсәт иткән.

Татар милли хәрәкәте имамы Гомәр хәзрәт БАТЫРША

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.