Татарча котлаулар

Көтүче

Авылда бер хатынга бәләкәй генә шайтан баласы оялаган иде. Бу шайтанның хәле бик тә мөшкел-хатын бар авырлыгы белән бу шайтан баласы өстенә менеп утырган.Шуңа да бу шайтан баласы тынын да көчкә-көчкә генә ала иде. Күршесендә,икенче хатында яшәүче карт шайтан, бу бичараны бик тә кызганып аңа ярдәм итмәкче булды. Шуңа да бу бәләкәй шайтанга үзенең киңәшләрен бирде: “ Син ничек булса да бу хатынны үзеңнең көтүчең итәргә тырыш. Шул чакта ул сиңа түгел, ә син аны авызлыклап өстенә атланачаксың һәм көтүеңне рәхатләнеп торып көтерерсең. Моның өчен сиңа ничек булса да аның акылына кереп бер ике сүз генә салырга кирәк булыр.Менә аның ире тракторист Ибрай һәр көнне күршесе тол хатын Гөлмәрьямны фермадан кайтышлый утыртып кайта.Син хуҗа хатыныңа бу турыда ирештер.Гөлмәрьям -диеп кабатлап тор!” Бу бәләкәй шайтан баласы моның киңәшен тотып һәр даим кабатлый торган булып китте;”Гөлмәрьям”. Бу хатынның башында инде һәр даим бу исем кабатлана башлагач, аның уйлары да күршесе тирәсендә чуала башлады.Күңеленә шик төште. Ире эштән кайту белән аңа бәйләнә башлады, көнләшеп тавыш чыкты. Инде бу шайтанның хуҗа хатыны үзе дә чыгырыннан чыкты.Ә шайтаны җиңел сулап куйды Әкеренләп көче арта башлады . Бу тавыш басылып, инде хуҗа хатын үз җаена тормышын сала башлаганын сизеп, инде үзе бер юнсезлек уйлап тапты-иренең яшь вакытта йөрегән кызы исемен бу хатынга тукый башлады. Хатында кабат көнчелек кабынып китте.Ничек итеп иренең яшлек мәхаббәтеннән үч алу төләге туды.Шайтан әкеренләп аның күңеленә үч алу юлын салды. Иренең яшлек мәхаббәте кияүдә. Ире зав ферма, үзе сыер савучы. Тормышлары бик әйбәт. Чекердәшеп ике бала үстерәләр. Шайтанның хуҗа хатыны көнчелек аркасында инде әкеренләп шайтанга буйсына башлады.Шайтан коткысы белән ике-өч сүздән торган гайбәт чыгарды.Гайбәт авылга таралгач аны бит әле җыеп та аласы бар.Ә моның өчен көтүче кирәк. Шайтан бу хатынны үзенең көтүчесе итеп алды.Гайбәт авылга таралгачтан соң, иренең яшлек мәхаббәтенең тормышы ватылды.Ә шайтанның хуҗа хатыны моңардан шундый зур рәхатлек кичерде, әйтеп бетергесез. Инде хәзер бу авыл буйлап үзенең кемдә нинди үче булса, шуларның барчасына да гайбәтне иртән чәчә, ә кич белән җыеп ала торган булып китте. Тиздән шайтанның өч сүздән башланган гайбәте бар авылны тутырып зур көтүгә әйләнде. Инде мондый зур көтүне хуҗа хатын үзе генә көтеп бетерә алмау сәбәпле, шайтан бу хатынны авызлыклап алып, өстенә менеп атланды. Хәзер инде бу хатынга үзе хуҗа булып алды.Хатынның бар сүзе –шайтан сүзен кабатлап йөрү булды.Шайтан галәмәтләр дә көчәеп, ныгыды, тәкәберләнеп китте. Бар халык моның теленә эләкмәс өчен, моннан кача торган булдылар. Инде шайтан бик зураеп, буш сүз һәм гайбәт көтүен көтәр өчен башка бәләкәерәк шайтанннарны өйрәтеп үзенә хезмәт иттерә башлады. Ләкин бит дөнъяда “конкуренция “ дигән нәрсә булганлыктан, бу шайтанның авылда шайтаннар патшасы буласы килде. Шуңа күрә ул үзенең колына әйләнгән хатынны үтерергә булды һәм үтерде дә.Инде гәүдә белән тулаем үзе идәрә итә башлады. Көче галәмәтләр дә артып китеп, авылда шайтаннарга патша булды. Инде бу шайтанның барлык гайбәт һәм буш сүз көтүе, башка бик күп начар гадәтләр тарату, үрчетү белән бик зурайды.Моның көтүендә инде көнчелек,тәкәберлек,тәрбиясезлек, йөгәнсезлек, бозыклылык, эчкечелек, зина, урлау, талау, көчләү-барысы да җыелган иде. Авылны шайтан басып алды.Инде авыл утасындагы мәчет манарасыннан азан тавышы да ишетелмәс булды. Барысын да шайтаннар патшасы йотты.

 

Охшаш язмалар:

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.