Татарча котлаулар

Поздравления с 45 летним юбилеем на татарском языке

45 яшьлек юбилей белән котлаулар

Кырык биш яшь бит ул – зур диңгездә

Туктап алган кече утрау күк.

Гомер озын булса, алда булыр

Олы җирдә кайнар котлау күп.

Тик корабны сайлый белү кирәк,

Килеп җитәр өчен зур җиргә.

Тормыш олы, тирән дәрья кебек

Каршылыклар туар мең җирдә.

Туган көнең белән тәбрик итәм,

Чын күңелдән сине туганым.

Сүнеп калма, юлчы учагыдай,

Гөмер буе үрлә, ян, дөрлә.

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.