Татарча котлаулар

Поздравления специалистов на татарском языке

Һөнәр ияләрен котлаулар

Эшләп ару – рәхәт ару,

Эшли – эшли арысаң.

Эшсезлектән арылмасын,

Күрсәтмәсен анысын.

Көтеп ару – өметле ару,

Көтеп арта януың.

Билгесезлек арытмасын,

Табу кыен даруын.

Юлда ару – татлы ару,

Арылса да барылсын.

Адашулар арытмасын,

Юл тапмасаң авыр соң.

Җиңел эшләр таләп итмим,

Талчыктырсын, арылсын.

Яшәү генә арытмасын,

Күтәрә алмам анысын.

 

Җитәкчегә

Эшебездә төп кеше сез

Җаваплы вазыйфагыз.

Сезнең белән бергә эшләп,

Һәрвакыт сокланабыз.

 

Иртә дими, кич димисез

Ял дигәнне белмисез.

Бүген бәйрәмегез белән котлап,

Зур уңышлар телибез.

 

Авырлыклар җиңел үтсен,

Идеяләр тиз килсен.

Эш арбасын тартканда да

Шат булсын күңелегез.

 

Сәламәтлек борчымасын

Имин булсын гаиләгез.

Эш җимеше, бала куанычын күреп,

Озык-озак яшәгез!

 

Укытучыга

Ак кагазъдәй сабый күңеленә

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә Сез

Яшәү шаткылары салдыгыз.

Мактаулы тормыш юлында

Намусыгыз йөрде алда.

Кеше алдында йөзегез ак,

Сезгә хөрмәт, сезгә дан.

Тырыш хезмәт җимешләрен

Сөенечләр белән татыгыз.

Бүгенгедәй көләч йөзле булып,

Һәрвакытта шулай балкыгыз.

 

Табибка

Син ярдәм кулын сузасың

Авыру – сырхауларга.

Өмет утын кабызасың

Өметен җуйганнарга.

Иң яман чирдән дә гүя

Терелтә нурлы күзең.

Һәммә дарудан сихәтле

Синең ягымлы сүзең.

 

Сатучыга

Син, минемчә, бик кирәкле

Һөнәр иясе бит ул.

Бүген бары сиңа карап

Күпләр көн күрә бит ул.

Сату – алу заманында

Кайный бүген халкыбыз.

Син бүген заман “герое”

Синнән башка юк табыш.

 

Шоферга

Машинаңның төзеклеген

Тавышыннан таныйсың.

Машинаңда көннәр буе

чакырымнар саныйсың.

Сиңа бүген чын күңелдән

Телибез хәерле юл.

Машинаң да төзек булсын,

Үзең дә сәләмәт бул.

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.