Татарча котлаулар

Татарские стихи

Татарча шигырьләр

Ак алъяпкычлы каеннар

Ак алъяпкычлы каеннар,
Яшел яулыклы таллар
Әйлән бәйлән уенына
Болынга жыелганнар.

Күл буенда ярга баскан
Яшь камыш белән җикән.
Әйлән-бәйлән уенына
Чыгарсың микән, иркәм?

Күктә йолдыз сигнал бирә
Жыелырга кошларга.
Ә усаклар хәзер тора
Кемгәдер алкышларга.

Баш ияләр төсле шунда
Шомыртлар шомыртларга.
Нигә син, иркәм, йөрмисең
Әйлән-бәйлән уйнарга?

Синең юлыңа чәчәктән
Маяклар куяр идем.
Үзәнлектә синең белән
Таңны каршылар идем.

1953

Әнкәй янында

Әнкәй белән икәү утырабыз
Күрешү шатлыгыннан исереп.
Гомеребезнең шаулап үткән юлын
Бәйнә-бәйнә искә төшереп.

Эх, ул истәлекләр, истәлекләр,
Безне еракларга илтәләр.
Әллә нинди инәләре белән
Йөрәкләрне чәнчеп китәләр.

Газиз әнкәй күңелең, жылылыгын,
Бөтенесен безгә биргәнсең.
«Бәбкәләрем кеше булсын!» диеп,
Никадәрле азап күргәнсең.

Никадәрле кайнар яшең аккан,
Никадәрле йокың бүленгән,
Тының, белән җылыткансың безне
Саклап калыр өчен үлемнән.

Утыра әнкәй, кәшмир яулыгының
Артка бәйләп куйган очларын…
Табалмассың әнкәң кебекне син,
Әйләнсәң дә бөтен жир шарын!..

Ана белән бала тойгыларын
Авыр түгелдер дим аңларга.
Эчкән чәйне чынаяклап түгел,
Самоварлап кирәк санарга.

Әнкәй белән икәү утырабыз
Күрешү шатлыгыннан исереп.
Гомеребезнең, шаулап үткән юлын
Бәйнә-бәйнә искә төшереп.

Берсе алма, берсе хөрмә

Матур кызлар суга бара,
Чылтырый чиләкләре;
Берсе – сирень, берсе – роза,
Берсе- гөлнең зәңгәре.
Матур кызларны күргәндә
Ярсып тибә йөрәгем;
Берсе – алма, берсе – хөрмә,
Берсе – кура җиләге.
Өчесе дә бигрәк чибәр,
Өчесе дә бигрәк шәп;
Берсе – җәүһәр, берсе – гәүһәр,
Берсе – энҗе-зөбәрҗәт.
Гаҗәпләнәсең, үтсәләр
Өчесе бергә җырлап;
Берсе – былбыл, берсе – тургай,
Берсе – кенәри сымак.
Карап торам күз алмыйча
Кызлар барган юллардан;
Берсе – уңган, берсе – булган,
Берсе- алдынгылардан.
Өчесе дә бер дигәннәр,
Ефәктән киенгәннәр.
Кайсын сайларга да белмим,
Өчесе дә чибәрләр…

Җәйнең аяз таңнарында

Җәйнең матур аяз таңнарында
Җанга рәхәт Идел ярларында,
Чык җемелди миләш яфрагында,
Елмаялар гөлләр болында.
Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.
Минем хәлләремне, минем хисне
Идел дулкыннары сөйли төсле.
Алкын Идел үзе тели төсле
Минем белән сердәш булырга.
Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.
Хәтерләтеп дулкын уйнауларын,
Уйный минем якты хыялларым,
Мәхәббәтем, дәртем, идеалларым
Күпер булыр барыр юлымда.
Кошлар сайрый яшел куакларда
Яшәү матурлыгы турында.

Җырланмаган әле безнең җыр

Хуш исләрен гөлләр сипкәндә,
Тәрәзәмне җилләр чирткәндә,
Карамадың нигә әйләнеп
Яннарымнан үтеп киткәндә?
Җылы язлар тик башланды гына,
Әле генә яшел киде кыр.
Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,
Җырланмаган әле безнең җыр.
Сине генә, бәхет йолдызым,
Хыялымда назлап йөртәм мин;
Аерылышу төне килмәсен,
Кавышу таңын, иркәм, көтәм мин.
Җылы язлар тик башланды гына,
Әле генә яшел киде кыр;
Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,
Җырланмаган әле безнең җыр.

Идел бит

Идел бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул.
Караңгы төн, болытлы көн —
Без аерылган көн бит ул.
Иркәм йөри еракларда
Туган якларын уйлап.
Бер кайтмаса да бер кайтыр
Идел буйлап, су буйлап.
Ярга басып, сулар алып,
Су сибәм гөлләремә.
Мәңге шиңмәс гөлләр булып
Калдың күңелләремдә.
Идел дулкынына карыйм
Җәйнең алсу таңында.
Тормыш дулкыннары безне
Кавыштырыр тагын да…

Кәккүк

Гөлсем Сөлаймановага

Кәккүк кычкыра урманда яз килгәч,
Җир яшәргәч, кырларда гөл үскәч.
Чут-чут итеп тирәкләрдә сандугач сайрый,
Шул чагында йөрәкләрдә яңа дәрт кайный…
Нигә ул шулай?..
Кәккүк тавышын ишетәсеңме урманда,
Ни өчен шул чаклы моңлана ул анда?..
Кемне сагына ул һаман, хәсрәте бик яман.
Өзгәләнә, яна ул тәмам, зарлана бичара.
Ул да шул, мескенкәй, сагынадыр кошкаен,
Иң матур, иң якын, җан өзгеч дускаен.
Кәккүк тавышы моңлы диеп, ямансулама, дустым,
«Моңлан!» – дип аңа үзем куштым.
Эх, моңлан, кәккүгем, урманда!
Кәккүк тавышы бигрәк матур тыңларга:
Күк-кү, күк-кү, күк-кү!
Бар кошларны сайратырлык мәхәббәтем бар сиңа.
Тыңла, иркәм, бер генәм,
Кәккүк тавышын бер генә:
Күк-кү, күк-кү, күк-кү!
Кәккүкләрне сайратырлык мәхәббәтем бар сиңа.

Кил бүген!

Жилләр исә, гөлләр бөгелә,
Бөдрә дулкыннар йөгерә
Болын өстендә иртән.
Сандугачлар отып алган,
Чишмәләр күчереп язган
Моңлы жырыңны, иркәм.

Мин хис итәм шул жырларда,
Ягымлы матур моңнарда
Илемнең иркенлеген.
Көнчеләрне шомландырып,
Киң урамны нурландырып
Кил, акыллым, кил бүген!..

Сагыш ялкыннарын сүндер,
Мендер мине, күккә мендер,
Бул канатым, жилкәнем!
Оныталмыйм төсләреңне,
Сиңа булган хисләремне
Кояш итеп йөртәмен…

1955

Комсомолка Гөлсара

Тормыш авырлыгын күрде
Япь-яшь кенә булса да,
Шат күңелле, ачык йөзле
Күрше кызы, ярлы кызы
Комсомолка Гөлсара.
Туплар шартлый, җирләр тетри…
Йолдыз якты, төн кара.
Мылтык алып, кылыч тагып,
Ак бандага каршы бара
Комсомолка Гөлсара.
Зур сугышта дошманнарның
Йөрәгенә ут сала.
Ләкин үзе… яраланып,
Киң далада ятып кала
Комсомолка Гөлсара.
Үтте еллар, акты сулар,
Чәчәкләнде киң дала.
Киң далада ерак калды
Күрше кызы, ярлы кызы
Комсомолка Гөлсара.

Тормышыбыз матурланды,
Илебез алга бара.
Йөрәкләрдә нык саклана
Синең исмең, матур исмең,
Комсомолка Гөлсара!..

Минзәлә

Барасызмы Минзәләгә,
Мин барам Минзәләгә;
Минзәләне күрер өчен
Үзәгем өзгәләнә.
Минзәләгә барганым юк,
Юллары такыр диләр;
Такыр юлда йөреп үскән
Кызлары матур диләр.
Минем иркәм Минзәләдә
Туып-үскән бер матур;
Минзәләгә баралмасам,
Аны кемнәр юатыр?..
Минем иркәм Минзәләнең
Урамнарын балкыта;
Үзенең уңганлыгы белән
Тирә-якта дан тота.

Син дә яратасың мине 

Син дә яратасың мине,
Мин дә торалмыйм синсез;
Нигә Сак белән Сок кебек
Кавышалмый йөрибез.

Син дә көн дә өзеләсең,
Мин дә йөрим зарыгып.
Ник соң, вакыт уздырабыз
Сизмәгәнгә салынып?

Син минеке, мин синеке!
Бу бит инде бик ачык.
Сөйләшик, иркәм, аңлашыйк,
Бергәләшеп сайрашыйк.

Уртак безнең теләгебез,
Юлыбыз түгел үзгә;
Аңлашыр өчен уртак тел
Табарга кирәк безгә!..

1954

Синең елмаюларың

Жилгә каршы барганда да
Жиңеләя юлларым,
Әгәр исләремә төшсә
Синең елмаюларың.

Төн уртасында уянам,
Тынгы бирми уйларым,
Китми минем күз алдымнан
Синең елмаюларың.

Үземне үзем онытсам да,
Онытмыймын син барын,
Бозланса күңелем, эретә
Синең елмаюларың;

Су сипкән кебек туктата
Йөрәгем януларын.
Йолдызларга да ямь бирә
Синең елмаюларың.

1955

Тагын хуш ис бөрки сиреньнәр

Җир йөзе яшәрә, шатлана май,
Сиреньнәр хуш исләр тарата;
Яшәрәм яз килгәч, гөл сыман мин,
Күңелем яз ямен ярата.
Уйларны тибрәтә-тибрәтә җыр,
Өздереп Иделдә җырлыйлар;
Шомыртлар талларга: «Саумысез!» – дип,
Хуш исле кулъяулык болгыйлар.
Алдымда бормалы-бормалы юл,
Мин карыйм еракка-еракка.
Күк күзләр һаман да, һаман да бит
Тынгылык бирмиләр йөрәккә.
Елмая кәккүкле, тургайлы яз,
Күк күзләр дә, бәлки, елмаер.
Ай кебек бер генә елмайса да,
Язларның гомере озаер…
Ай кебек бер генә елмайса да,
Ачылыр дөньяның гөлләре;
Тагын да ямьләнер илемнең киң,
Гаҗәеп ягымлы җирләре…

Тукай

Ак кирәк, дип, пакь кирәк, дип,
Җырлады, язды Тукай.
Дәрт уятырга кешедә
Уянды, янды Тукай.
Халкына бәхет эзләде
Авыр заманда Тукай,
Өмет бәйләде туачак
Яңа таңнарга Тукай.
Иң матур, моңлы җырларын
Халкына бирде Тукай.
Җырлары белән мәңгегә
Йөрәккә керде Тукай.
Азатлык-дуслык илендә
Һәркемгә кардәш Тукай.
Һәрчак безнең белән бергә —
Безнең замандаш Тукай.

Якты хыял

Якты хыял, зур өметләр белән
Күңелем көтте сине бүген дә.
Син килмәдең, иркәм, күренмәдең,
Язгы ерганаклар карны ерды,
Җил сызгырды ишек төбендә.

Елмаюлы өмет миләүшәсе
Тамыр җәя бара күңелемдә.
Көттем сине, иркәм, сагынып көттем,
Син килмәдең, шомырт исе килде,
Былбыл йөрде тәрәз төбемдә.

Тырышсам да сине онытырга,
Син һаман да күңлем түрендә.
Көттем сине түземсезлек белән,
Син килмәдең, сары яфрак килде,
Яңгыр йөрде тәрәз төбемдә.

Актык чиккә җитеп сагынам сине,
Көнем дә син минем, төнем дә.
Секундларны санап сине көтәм,
Син һаман юк, иркәм, карлар уйный,
Буран елый йөрәк түремдә.

 

Мунир Муратов шигырьләре.

Исәнме дустым.    

Исәнме     якын   дустым,

Яшь чагымдагы   минем!

Онытмадыңмы    мине,

Хәлләрең   ничек   синең?

Узгәргәнсеңдер лә инде,

Булмас та  бәлки,  танып.

Ә  курсәм, калырмын   ла,

Тынны  да  чак – чак алып.

Ә   кинәт  лә  очрашсак,

Яшь  тәгәрәр  йөземнән.

Чөнки без лә курешмәдек,

Сиксән   бернең көзеннән.

Купме   яуды      янгырлар,

Купме     энҗе  ак   карлар.

Гомернең  дә hәр  еллары

Сулар     кебек     актылар.

Исәнме     якын    дустым,

Яшьлегемдәге        минем.

Бик     тә   килә эндәшәсем,

Шулай     дип , сиңа буген.

Курешергә     генә  никтер,

Җитми    кебек   вакытлар.

Әллә микән    куңелләрдә,

Сундеме   дуслык   утлар?

 

Булса икән әгәр.

Булса икән  әгәр, шундый гәудәм,

Меңнәреннән  артык, көчлерәк.

Күпләренә  шулчак  әйтер  идем,

Ял     итегез, сез – дип, әзерәк.

Булса иде  әгәр  шундый  җаным,

Тәннән  өзелеп, кирегә кергәне.

Күзләремне   йомып  йоклаганда,

Йөз,  меңнәргә   ярдәм  иткәне..

Кемнәр  яфаланып, газапланып,

Үргә    тарта    тормыш  арбасын.

Кемнәр  егылып  җиргә  сузылып,

Аңлый     соңгы    сулыш   аласын

Күрсәм   иде   әгәр    күпләренең,

Алгы    үтәр     язмыш    юлларын.

Кеме төшә    дөмдәй  упкыннарга,

Бирелер  иде   ярдәм  кулларым.

Көчем җитсә әгәр,бәлки беренең,

Сузыр    идем      яшәр     гомерен     .

Кеме  ялгыш атлап,тынсыз кала.

Тәннән өздереп   яп-яшь куңелен.

Ә юк   кына шундый   көчем   генә,

Тик       хыялда   бары, уйланам.

Ярдәм   көче  бирә   алмаганга,

Кайнар   утта  сыман мин, янам.

 

Борчылма.

Борчыласың,  уйланасың,

Тавышыңнан  сизелә.

Сүзләрең   дә   икенчерәк,

Дулкынланып  сузыла.

Алар белән  үзең дә,

Куз   алдымда йөрисең.

Күргән  кебек булам сине,

Тик  син  генә  сизмисең.

Чәчләрең дә һаман бер үк,

Тип – тигездәй  таралган.

Юеш яңгыр  тамчысыдай,

Кашларыңда     тукталган.

Озын  кара  керфекләрең,

Тирән   күлдәй   күзләрең.

Һәм дә  бер   үзгәрмәгән,

Сылу, чибәр    йөзләрең.

Тик нигэдер җаның гына,

Нидер   уйлап    борчыла.

Монсулы    тавышыңнан,

Юк,-  дигәнең   тотыла.

Әгәр   күңел  күлләреңне,

Чайкатса давыл  җилләр,

Уйламачы,югалдым,-дип,

Үткәртеп   моңсу  көннәр.

Энҗе кар да   ятмый  бит,

Озак  бер үк  ак   төстә.

Ямьле язда   кояш  нуры,

Җепшекләтә  бер    кичтә.

Якын   килеп   көзгеләргә,

Терәт   караш,   күзеңне.

Сокланыплар   калырсың,

Күргәч   чибәр    йөзеңне.

Төп    тамырдан   өзелер,

Моңсу    көйле   уйларың.

Сизмәссең   дә  килгәнен,

Бәхет    сузып   кулларын…

 

Гомер.

Ходай кемгәдер бирә,

Яшәргә   озын  гомер.

Язмышынын  елгасына,

Салып алтынлы күпер.

Ә  кемгәдер   лә,   бирә,

Җептәй өзелер   гомер.

Терәп   тирән   үзәгенә,

Өттергән  утлы  күмер.

Кемнедер ул йөздертә,

Бәхет  диңгезләреннән.

Ә кемнедер  чайкатып,

Кайгының күлләреннән.

Кемгәдер  ул  бәйләтә,

Дөм кара  төстә яулык.

Ә кемгәдер бүләк  итә,

Гомере буе,   яктылык.

Кемнедер    ул   яшәтә,

Аңлатмый   сөю  хисен.

Сөйгән парын бирмичә

Үткәртеп гомере  көзен.

 

Тик син генә.

Җир йөзендә син бит,берәу генә

Синең кебекләр  ул,  юктыр  ла.

Бар ла ул,-дип әгәр әйтсәләр дә,

Мин  калырмын  көлеп,  аларга.

Синен сыман  синең  кебекләре,

Бу    доньяга   килә,   бер   генә.

Синең кебек назлы, йөрәкләрне,

Жинел булмас  табу    тиз  генә.

Син булганга минем язмышымда,

Куңелем минем  сөенеп   елмая.

Атлап барган гомер юлларым да

Еллар     саен    сузылып,  киңәя

Шуңадыр  ла   мин ул,иң бәхетле,

Дип әйтерлек сузләр ,җитмәстер

Ә югалтсам әгәр  җир йөзеннән

Йөрәккәем    бутән,  типмәстер.

 

Әйтелмәгән сузләр.

Берничәсен  тугел, киң урамда,

Бар   халыкны   килә   җыясым

Җан әрнеткән бөтен уйларымны,

Шул барсына  әйтеп  каласым.

Теләгемне   генә  өзерләр  шул,

Каерып артка борып кулларны.

Тезләндертеп богеп салкын жиргә,

Умырып ертып барлык уйларны.

Ә шулчагын әйтер сузләрем лә,

Меңнәренең   йөрәге    турендә.

Тик әйтергә   генә   купләренең,

Җитми   көче  гомере  көнендә.

Сөйләшелер генә, йорт эчендә,

Ябылган    чак  тәрэзә  пәрдәсе.

Ишекләрне ачып бик килсә дә,

Кул болгатып кычкырып сөйләсе.

Ә уйлар  ич  таныш  купләренә,

Кемнәр атлый авыр  юллардан

Тик азлары гына  сизсәләр  дә

Борынын чөеп  утәр  аллардан.

Шул көннәр дә бәлки житәр лә

Бар  халык та   яшәр  бертигез.

Бугенгедәй  тугел,   узгәрер  лә,

hәм    безнең  дә  туган илебез.

Тик курәлмәм генә, ә йомылыр,

Мәңгеләргә керфек,  кузләрем.

Ә соныннан гына, вакыт  уткәч

Укылыр язган, әлеге сузләрем.

 

Үпкәләмәм.

Кыш  нигәдер  быел  суык тугел,

Яңгыры  да     ява,  сибәләп.

Дип берәре  миңа  зарланса  да,

Мин калмасмын  ана   үпкәләп.

Һәр   нәрсәнең  җитә үз вакыты,

Берни калмый   озак  бер  килеш.

Бүген  туган  сабый балалар да

Күрсәтәләр  үскәч    тиз  йөреш.

Менә син дә  дустым  яши идең,

Ямьле  яздай  йөрәк   түремдә.

Ә югалгач көлеп, күз алдымнан,

Көздәй    тоям   сине,  күңелдә.

Исеңдәме  микән,  дәшә  идең,

Исәнме,-дип  миңа   ,җәйләрен.

Ә   хатларың   нинди   килә    иде,

Тутырып язган кәгазь битләрен.

Онытылды хәзер бар  нәрсә дә,

Юктай    кебек  минем  кирәгем.

Һәм шулай да сиңа, үпкәләмәм,

Әрнелсә   дә  җаным, йөрәгем.

 

Исәнме,дустым.

Исәнме, дустым  минем,

Куптән сине    курмәдем

Ә шулай да гомерем буе,

Сине мин эзләп  йөрдем.

Син,- диепләр  кайчагын,

Купме  кызны туктаттым.

Ә соңыннан, ялгышудан,

Йөз  кызартып, озаттым.

Купмеләр  эзләп йөрдем,

Атлап  узып ,   юлларны.

Ходайдан   да  сорашып,

Куккә   сузып   кулларны.

Менә буген, янымдасың,

Торасың   сыман,  биеп

Тик    әйтә   генә   алмам,

Сөйгәнем , минем,-диеп.

Дустым ,-диеп  дәшергә,

Мәҗбурмен   инде  сиңа.

Язмышым бит шулай, дип,

Әйтергә     куша,   миңа.

Ә шулай  да, сөенәмен,

Тапканым     өчен, сине.

Яшьлегемдә яратмыйча,

Ташласаң  да, син мине.

 

Әнкәй.

Әнкәй килеп   керде   яннарыма,

Моңсу   басып     төшем   юлына.

Куллар  куеп   җылы  тәннәремә,

Исәнме,-  дип   дәшеп   ул миңа.

Төшләремдә  түгел, өндә сыман,

Тойган кебек булдым шул төнне.

Һәм минем дә  икән  шаян йөзле,

Йөргән чагым  атлап  шул көнне.

Ә калгачтын  күреп  Әнкәемнең,

Күз    яшенә   тулган   йөзләрен.

Атылып чыктым төнге төшемнән,

Сөртеп тамган дымлы эзләрен.

Сорарга да шулчак  өлгермәдем,

Ник елыйсың,Әнкәй?- диеп, мин.

Нигә тама  синең  күз  яшьләрең,

Нигә шулай  төшкә  кердең  син?

Күз карашын  терәп бер ноктага,

Чак – чак  алып тирән сулышлар,

Күңелем  түрләремне минем дә,

Каплап   алды   ачы      сагышлар.

 

Яралар.

Син сорыйсың дустым ,нигә?-диеп,

Күз      карашым      моңсу     күренә.

Чөнки   минем  ярсып  типкән йөрәк,

Сыкрап     әрни,  дөрли,  бүленә.

Ник сорыйсың  тагын,чынмы?-диеп,

Ышанмыйсың      кебек        җаныма.

Күрмисең шул дустым,аңламыйсың,

Мин  бит    бастым   сагыш    юлына..

Җан әрнеткеч тирән төпләреннән,

Белсәң     иде   сүрәлеп   менгәнне!

Тоер    идең   керфек, күзләреңнән,

Күз    яшьләрең   өзелеп   төшкәнне..

Әй,  мендем, чыктым, ә  хәзер лә,

Назлы   җилләр      исә   күңелемдә.

Тик    яралар    гына    сыкрап  әрни,

Ярсып    типкән      йөрәк    түремдә.

 

Күңел.

Бигрәк мәзәк кеше күңеле,

Типсә дә   бер   үк   йөрәк.

Кирәк   чакта  сине таный,

Ә   азак  син, ник    кирәк!

Иң   тәүге   күргән  чакта,

Ишекләрен      киң      ача.

Ә  соңлап    куян   сыман,

Эзләрен     ботап      кача.

Белмәссең  җылы тәннең,

Кай    җирендә    ятканын.

Тик  күбе   шунсын   белә,

Йөрәген      яндыртканын.

Ә  аңлап    белер      өчен,

Күзләр    терәлә,    күзгә.

Ә  курсәң    елан     йөзен

Яшьләр   тәгәри      йөзгә.

Ул     аякны     атлаттыра,

Ул     күтәртә    кулларны.

Ул       умырып    өздертә,

Йөрәктән,  якыннарны.

Менә  мин  дә курсәттем,

Күңелнең    тирән    ярын.

Ә     синең    нинди   икән,

Тәндәге, исэн   җаның?

 

Җаннар.

Яшидер   лә   ,    шулары,

Ходайдан   ярдәм  көтеп.

Кемнең   үтә   гомерләре,

Авыр  чирдән   ,  интегеп.

Алар    өчен    юктыр да ул,

Йокы   күргән   айлы  төн.

Ә  көн  саен   каршы ала,

Яңгыр   яуган  соры   көн.

Ә йөзләре  манчыладыр,

Тамган   күз  яшьләренә.

Карый да  алмыйлардыр,

Туган,  дус   ишләренә.

Менә бит   нинди  донья,

Кемдер   яшәргә     тели.

Ә кемедер   уйламый да,

Гомердән    көлеп  йөри.

Күпме   җан тәннән чыга,

Туктатыплар      йөрәкне.

Чумдырып  ачы  кайгыга,

Көйдертепләр      үзәкне.

Еласаң да  үксеп,үкереп,

Йөзне      җиргә   терәтеп.

Киткәннәрен булмый шул,

Тәннәргә   кире  кертеп.

 

 

Әнкәем.

Менә  син дә  киттең, Инәкәем,

Күпләр белән син дә  бергәдер.

Ерак  күктән ,болыт арасыннан,

Күзләреңдер    мине    күрәдер.

Соңгы    тапкыр   якын  килдем

Тезләнепләр  утырып     яныңа.

Йөзеңдәге дымлы яшьләреңне,

Сөртеп  алып    учлап    кулыма.

Белсәң   иде, Инәкәем, синсез,

Төн йокламый таңнар көткәнен.

Син  кайда! – дип, сине эзләп

Урам  буйлап   атлап    уткәнем.

Бирер  идем  сиңа,  гомеремне,

Зәңгәр күккә  очып  мин, менеп

hәм йөрмәс тә идем сине эзләп,

Куз   яшемне учлап  мин,сөртеп

Ә тик   булмый  гына,уйлаганча,

Калмыйлар шул  мәңге,Әниләр.

Тик йөрәктә,күңел, хәтерләрдә,

Китмәгәндәй  кебек     йөриләр.

 

 

Гомер.

Эштән кайтып китәр вакыт,

Инде   житте,  –   дигәндә.

Көтмәгәндә  адым  башлау,

Туктап    кала,    киткәндә.

Кайтыр   уйлар    өзеләләр,

Кайчы кискән җепләрдәй.

Кышның кичке көннәре дә,

Күренә  сыман  төннәрдәй.

Ярый инде   шулчак  булса,

Бер   ничә   минут, көннәр.

Ә бик тә еш кабатлангач,

Әрни   йөрәк,     күңелләр.

Бәлки ,.кем,- дип  сорарсыз,

Кем шулай,- дип газаплый?

Нигә     сезне    вакытында,

Эштән, өйгә,  кайтартмый?

Кем    ул,- диеп   әйтергә,

Кеше     төсен    күрсәтеп?

Нинди    сүзләр   төртергә,

Берәмтекләп, аңлатып?

Эштә  кем    һәрчак   йөри,

Күкерәк  киереп, масаеп?

Үзен   әллә    кемгә    куеп,

Акча   мул     алып,  баеп?

Әйтмәсәм дә  сизәсездер,

Җитәкче, – дигән   җанны.

Кеме     эштә     йәрәктәге,

Кайната     кызыл    канны!

Ә безнеке,  безнең   янга,

Айга    тик   бер     килгәне.

Телефонын  шылтыратып,

Куркыта    йөрәк, җанны!

Әгәр   китсәң   вакытында,

Дер   селкетә    тәннәрне!

Куам,- диеп бармак  янап,

Бәрә      авыр     сүзләрне!

Ярый инде  башлы  булса,

Әйтмәс идем  бер  сүз дә.

Ә   тик   теле  сөйләгәнгә,

Ачмыйм  керфек, күзне дә.

Йөрәк кенә   сыкрап әрни,

Җилләр   дулый   күңелдә.

Дөреслекне  бозган  өчен,

Шундыйлары      гомердә!

 

Кадерен белик.

Айлы   төннән аерылгач,

Алсу   таң      иртәсендә

Күктә   кояш    балкыгач.

Көн  туа ,  җир  йөзендә.

Гомернең бер бөртеге,

Шушы  туган    яңа    көн.

Безнең алгы язмыштагы

Үткәрер тагын   бер  көн.

Кадерен  белеп  яшәргә,

Өйрәнсәк     иде      аның

Чөнки   безнең   гомергә,

Ходай   бит биргән   аны.

Өзсәң  дә    чәчләреңне,

Кайтмас  ул көн кирегә.

Ә кушылыр    бүтәннәре,

Безнен   алгы    гомергә.

Тик  хәтер  битләреннән,

Күренеп калыр эзләре.

Тамган чак моңсу йөздән,

Кузнең тозлы  яшьләре..

 

Кадерен  белеп   яшәргә,

Өйрәнсәк    иде       аның.

Чөнки   безнең   гомергә,

Ходай   бит биргән   аны.

 

Мин яратам сине.

Яратамын сине,-дип әйттең дә,

Киттең   узең  әллә    кайларга.

Әрнеттереп йомшак куңелемне

Батырып тирән  моңсу уйларга.

 

Ташлап киттең мине,әллә тугел,

Әллә микән,өзелеп көтсен,-дип.

Ялгыштымы әллә  җан йөрәгем

Кайтыр ул,- дип сине, көт, диеп.

 

Бәлки минем, сиңа кирәгем дә

Яфрак   кебек   куптән  өзелгән.

Яратамын,- дигән, сузләрең дә,

Тик  шаяртып    кына, әйтелгән.

 

Нигә ул шулай икән.

Ник икән донья шулай,аңлап та булмый кайчак.

Ә озак  уйлап  торсаң, тын да  алына  чак – чак.

Белер  өчен  мәхәббәтне, кирәк акча  бирергә.

Тик бер  килгән  бәхетне, озак  эзләп  йөрергә..

 

Әгәр булсаң  белдекле, бик югары  менмәскә.

Наданына  борылып, суз  дә  бәреп  әйтмәскә.

Улмәс  өчен ачлыктан, кирәк эшләу  куп эштә.

Ә йөзергә  байлыкта, кузне йомып, тик  төштә.

 

Аңлар өчен ялгызлыкны, кемнедер, онытырга.

Сәләмәтлек,саулыкны ,ялгыш  юлга басырга.

Чибәрлекне –  сатырга, тазалыкка – эчергә.

Ә узеңне курсәтергә,  кемнедер,  әрнетергә.

 

Сагыш белән кайгыны,көтмәсәң дә курергә.

Ә соңлап,уксеп  елап, куз яшьләрен тугергә.

Менә шулай  яшәпләр, гомер  дә  утеп  китә.

Ә азактан,куңелләрне,ерак салкын кук көтә.

 

***

Габдулла Тукай шигырьләре.

Һималая тау өстендә алтын бишек,
Кояш йоклый һәр кич саен шунда тешен;
Җил төн буе йоклаганын саклап тора,
Тирбәтә һәм өстен-башын каплап тора.

Йокысыннан Кояш ничек уяндисә,
Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә;
Исә-исә бөтен дөнья буе китә:
Торыгыз! — ди,— уянырга вакыт җитә!

Торып чыккач шул бишектән Кояш агай,
Анда кереп йоклый инде энесе Ай:
Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп,
Оядагы йоклап яткан кошчыклардай.

Каты йоклап Ай бишектә мәгърибкәчә,
Торып чыга, көлеп җиргә нурын чәчә;
Кояш һәм Ай — ике туган агай-эне —
Менә шулай дустлык берлән нәүбәтләшә.

***

Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып.

Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.

Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;
Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.

Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угьлын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!

Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас?

 

***

Тынлык… Шундый авыр тынлык…
Гүрләр өелеп ята тирәмдә;
Үләннәре сары, кояш күрми
Кара гөлләр үскән чирәмдә
Тик утырам.
Кайгы шәлен ябынып, әй, кем,
Нигә һәр көн киләсең?
Киләсең дә
Төпсез күзләреңне
Еракларга табан тегәсең.
Ни көтәсең аннан?
Син җавапсыз?
Сары гөлләр синең кулыңда,
Үлем йоклап ята юлында.
Мин   гыйсъянчы   менә уңыңда
Карап торам.
Тынлык.
«Әбәд» үзенең тирән серен саклый:
Кемнәр килер аннан, билгесез;
Әйе, аннан кемнәр килер, белмим.
Әмма монда шундый авыр,
Шундый   күңелсез…
Сүнгән күзле минем төнге дустым,
Әйт син миңа, җырлый беләмсең?
Җырлыйсы иде, шашып җырлыйсы иде,

Юкса, нинди хәсрәт, күрәмсең?
Әйе, кара төндә ерак зур урманда
Син җырладың.
Ялгыз җырладың,
Мин ишеттем;
Ләкин кайгылы иде,
Сагышлы иде синең җырларың.
Тукта! Мин дә җырлыйм:
«Бу төн мәңге булмас;
Кояш чыгар, дөнья ямьләнер,
Сары каберлекләр яшелләнер,
Кара гөлләр утка әйләнер;
Әйләнер дә —
Килер бакчачылар,
Каберләрне ватар, сүтәрләр,
Гүрләр өстен бизәп гөлләр белән,
Илаһи бер бакча итәрләр.
Шуннан —
Алар, көчле бакчачылар,
Шундый-шундый бер көй җырларлар,
Бар үлекләр чыгып каберләрдән
Таңга калып көйне тыңларлар».
Син дә, дустым, җырла, ләкин хәят җырын!
Син  ул җырны җырлый беләмсең?
Яки бер көл, шундый матур итеп!
Йә көл инде!
Келәмсең?

II

Бакчачылар!
Нигә соңладыгыз?
Юлыгызны җеннәр кистеме?
Яки өстегездән җәһәннәмнән
Чыккан сәмум җиле истеме?
Истеме?..

Бик күп инде, бик күп юлаучылар
Бу җирләргә килеп киттеләр;
Алар:
«Аннан, безнең арттан
Бакчачылар килә!»
Диеп хәбәр иттеләр.
Бакчачылар!
Нигә соңладыгыз?
Юлыгызны җеннәр кистеме?
Яки өстегездән ком бураны,
Көчле сәмум җиле истеме?
Истеме?..
Айлар, еллар үтә. Һаман әле
Гүрләр уелып ята тирәмдә;
Үләннәре сары; кояш күрми
Кара гөлләр үскән чирәмдә
Мин утырам.

Һади Такташ

***

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк!

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк!

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә —

Әни, димәк!

Р.Миңнуллин

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.