Татарча котлаулар

Татарские частушки текст

Татарча такмаклар текст

Кыска җырлар

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырлыйк шушы көйләргә;

Җырласак шушы көйләргә,

Калыр сагынып сөйләргә.

 

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җыр күңелне ача ул;

Җырлау күңелне ача ул,

Кайгыларны баса ул.

 

Җырлыйк: әле, җырлыйк әле,

Берне түгел, икене;

Җырламас идек икене,

Сез дусларым сөйкемле.

 

Әйдә, дуслар, җырлыйк әле

Уйнаган гармуннарга;

Ал чәчәк күк яшик әле,

Бирешмик кайгыларга.

 

Ал да булыр чагыбыз,

Гөл дә булыр чагыбыз;

Без җырламый кем җырласын,

Безнең шундый чагыбыз.

 

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Сызылып таңнар атса да;

Яшь гомерләр ике килми,

Сулар үргә акса да.

 

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Уникегә тулганчы;

Уникеләргә тулганчы,

Дуслар күңле булганчы.

 

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Ишетсеннәр, белсеннәр;

Җыелганнар бу табынга

Бертуганнар дисеннәр.

 

Их, дусларым, сезнең белән

Шат минем күңелләрем;

Гел дә шулай шатлык белән

Үтсә иде гомерләрем.

 

Сәгатьләр китте унбердән

Уникенче номерга;

Сез дуслардан айрылмыйча

Торсаң иде гомергә.

 

Тәрәзәгә җимнәр сиптем,

Ашагыз, кошкайларым;

Мәкнең алсу чәчәге күк

Яшәгез, дускайларым.

 

Санасаң, санамасаң да,

Гармун теле унике;

Уйласаң, уйламасаң да,

Яшь гомер килми ике.

 

Ага сулар, ага сулар,

Ага сулар ник болай;

Аккан сулар кире кайтмый,

Яшь гомерләр дә шулай.

 

Машиналарга утырып

Кайтамын Казаннардан;

Яшь гомерне сатып алып

Булмый бит базарлардан.

 

Узган гомер узды инде,

Кадерле киләчәге;

Шул кадерле киләчәкнең

Булсаң иде чәчәге.

 

Яшьлегеңнең бел кадерен,

Яшьлек бит ул бер генә;

Яшьлек кебек матур итеп

Чәчәк ата гөл генә.

 

Агыйделне акмый диләр,

Дулкынсыз ага икән;

Яшь йөрәкне янмый диләр,

Ялкынсыз яна икән.

 

Агыйделнең ак сулары

Язгы ташуда акты;

Төрлебезне төрле якка

Тормыш дулкыны какты.

 

Ак алъяпкыч билләрдә,

Җилфердидер җилләрдә;

Күңелләрем күтәрелми

Сез булмаган җирләрдә.

 

Алма бакчасына кереп

Алма ашыйсым килә;

Син агачы, мин чәчәге

Булып яшисем килә.

 

Сары каеш дилбегәләр

Безнең атларда гына;

Иртә торсам, ике күзем

Сезнең якларда гына.

 

Яшел кыяк җибәрәдер

Бакчада суганнарым;

Гөлләр кебек нур балкытып

Яшәгез, туганнарым.

 

Җылы якка очкан чакта

Санадым мин кошларны;

Күп эзләдем, табалмадым

Сезнең кебек дусларны.

 

Китәм инде, китәм инде

Агыйделләрне буйлап;

Ут эчендә янам инде

Сез дусларымны уйлап.

 

Кулъяулыгымны җил ала,

Илтеп дәрьяга сала;

Безнең болай утырулар

Сагынып сөйләргә кала.

 

Өй түрендә гөлләр үскән,

Сиксән бөртек бер төптә;

Сезнең белән утырганны

Онтасым юк бөртек тә.

 

Иртән торып тышка чыксам,

Таралыша йолдызлар;

Таралышкан йолдызлар күк

Таралышырбыз, дуслар.

 

Уйнагыз да, җырлагыз да,

Гармун кулларыгызда;

Гөлләр булып үсәр идем

Йөргән юлларыгызда.

 

Ал тагалар, гөл тагалар

Алдан килгән атларга;

Күз керфекләрем талганчы

Карыйм сезнең якларга.

 

Бакчаларга кергәнем юк —

Гөлләр тигез үсәме;

Җил аркылы сәлам әйтәм,

Җилләр сезгә исәме?!

 

Түгәрәк чишмә, салкын су,

Эчтем җаным көйгәнгә;

Ерак юлны якын итеп,

Килдем сезне сөйгәнгә.

 

Сулар сибеп, гөл үстерәм,

Гөлем булыр үземә;

Гөлдән тамган тамчылар күк

Күренәсез күземә.

 

Алтын самоварлар алтын —

Эчендә суы салкын;

Сезнең яктан искән җилләр —

Үзегез кебек якын.

 

Кара дуга, пар дилбегә —

Бармы сезнең илләрдә?

Тавышыгыз килгән кебек

Кичке салкын җилләрдә.

 

Эчим микән, эчмим микән

Суларның салкыннарын;

Эчсәм, алып китәр микән

Эчемнең ялкыннарын?!

 

Ак самовар борыннарын

Күңелле борулары;

Сезгә ничек, миңа кыен

Аерылып торулары.

 

Ташка басып су алмагыз,

Без киткәч моңаймагыз;

Без киткән юлларга карап,

Сагынып саргаймагыз.

 

Җырлагыз, дуслар, җырлагыз,

Җырламыйча тормагыз.

Бергә булганда җырлагыз,

Һаман бергә булмабыз.

 

Ак стакан

Ак стакан биле нәзек,

Биле нәзек була ул.

Артык мәхәббәт кирәкми,

Үкенечкә була ул.

 

Җырлыймын әле, җырлыймым әле,

Җырлаганнарым калсын.

Сезнең өчен җырлаганым

Сагынып сөйләргә калсын.

 

Эй, дускаем, матуркаем,

Любишь яныма утыр!

Не любишь та — дальше утыр,

Найдем другой матур!

 

Сары курица кыткылдай,

Яичко есть что ли?

Сагынганда хат язмыйсың,

Сагынмыйсың что ли?

 

Алга, дибез

Алга дибез, алга, дибез,

Артка таба барабыз,

Алга барырга кушкан бит

Безгә әби-бабабыз.

Их, их, безгә әби-бабабыз.

 

«СССР» диеп язылган

Самолет канатына,

Алдынгылар сайланырлар

Совет аппаратына.

Ух, ух, совет аппаратына.

 

Җирдә оҗмах төзер идем,

Эш килми шул кулымнан.

Алга карап артка бармыйк

Коммунизм юлыннан!

Уф, уф, коммунизм юлыннан!

 

Мин бит синсез — бәхетсез

Китәм инде, китәм инде,

Китәм инде, каласыз.

Яшәп була сөйгән ярсыз,

Яшәп булмый баласыз.

 

Салкын гына озатырсың,

«Сау бул!» — диеп әйтерсең

Без бит синсез тома ятим,

Без бит синсез — әтисез.

 

Кабер казыйм мәхәббәткә,

Кабер казыйм ләхетсез.

Мин бит синсез, мин бит синсез,

Мин бит синсез — бәхетсез.

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.