Татарча котлаулар

Любовь Смс на татарском языке

Смс Мәхәббәт

Мәхәббәткә ара ерак түгел,

Бер-береңне әгәр аңласаң.

Кочып-кочып, назлап сөяр идем,

Бу сүзләрне әгәр аңласаң…

 

Беразгына вакыт тап әле

Сөям дип бер сүз яз әле

Беләсең бит инде син үзең

Ничек кирәк синең бу сүзең.

 

Куркам сиңа язырга,

Язма дип син әйтерсең.

Ләкин сине яратам,

Ә бүтәнне яратмыйм.

 

Бармакларым ун булса да,

Йөрәгем ике түгел.

Йөрәгемә синнэн башка

Беркем дәкирәк түгел!

 

Анда таракан,монда таракан.

Чебен тотып ант итәм,

Сине генә яратам!

 

Кинәт кенә очраттым сине,

Кинәт кенә гашыйк булдым мин,

Тынычкына типкән йөрәгемне

Сөю утларына салдың син.

 

Мәхәббәткә рөхсәт сорамыйлар,

Мәхәббәткә рәхмәт әйтмиләр.

Ул бүләк тәһәм бурыч та түгел,

Мәхәббәтне гаеп итмиләр.

 

Чын сөюен тапканнарны-

Күптән беләм, алар бик сирәк.

Мин югалттым ул сөюне,

Туктый күрмә,түз инде йөрәк?

 

Мәхәббәтең кыска синең,

Шундый кыска булып тоела,

Кичен чәчәк атса

Таңында инде коела.

 

Бәхет – инеш түгел агарга,

Яңгыр түгел күктән яварга!

Ярат! Түземле бул! Тырыш!

Шулай мөмкин бәхет табарга!

 

Югалттынмы? Юк димә!

Күз яшьләре тиз кибә.

Югалтсаң таба алмассың…

Чын мәхәббәт бер килә.

 

Чын мәхәббәт – кайнар утлы ялкын,

Күңелдәге хисләр ташкыны.

Шул хисләрне, эх, бер татырга дип

Һәрбер кеше яшьли ашкына.

 

Мәхәббәт-ул була бер генә,

аның кадерен бары бел генә.

 

Син бит минем таң -нурым ,

Сөям сине матурым.

Смс тай сиңа юллыйм,

Төнлә янган ай нурын.

 

Таң алдыннан йомшак кына,

Нурлы гына җилләр исәләр.

Нишләр идең, әгәр айлы кичтә

Синең янга икәү килсәләр?

 

Кышлар үтәр…Язлар җитәр

Син янымнан тагын үтәрсең.

Җәйләр үтәр, көзләр җитәр

Син янәдән миннән китәрсең.

 

Ашыгабыз -яшэп калыйк дип ме?…

Үтә көннәр инде соң була…

Сөйгән кешең булмый яннарында,

Күзләреңнән синең яшь тама…

 

Яратам да яратам,

Яратып туя алмам.

Үзең чибәр, үзең матур,

Шундый шәп син диям.

 

Сине күргәч минем йөрәк

Ашкынып,ярсып тибә,

Сине бик нык яратуым

Ул гына шулай белә!

 

Тормышта артык яратканмын,

Җан кисәгем йөрәк тибешем!

Кояшым,күз нурым сөеклем,

Иң якын,иң кадерле кешем!

 

Смс яздым сиңа, смс яздым

Кулларымнан төшерми телефонны.

Йөрәгемнән чыккан хисләремне

Җиткердем мин сиңа матурым.

 

Гашыйк булдым күзләреңә

Дулкынланучы чәчәләреңә

Синең кояштай йөзләреңә

Сихри һәм серле йөрәгеңә.

 

Күзләремә карап минем әйтче

Кемне син бик каты яраттың?

Миңа гашыйк булган кебек тагын

Кемнәр өчен диеп җан аттың?

 

Юк кирәкми миңа башка ярлар,

Башка ярлар миңа тиң түгел.

Сөям диеп назлап кочсалар да,

Алар, иркәм, бары син түгел…

 

Кирэкми миңа бетәннәр

Син бит минем бәхетем,

Икенчегэ ышанып булмас

Син бит минем мохэбэтем..

 

Cин юк янымда

Cин киттен башкага

Мин сина ачулы тугел

Бердэнбер телэгем, тик бэхетле бул.

 

Мәхәббәт юк димә син,

Бар ул ярату,

Ләкин аны сөйгәнеңә

Авыр аңлату.

 

Ромашкаларның таҗларын

Өзмәдем,санамадым.

Яратасыңмы,юкмы

Үзең язчы җавабын.

 

Сайлый-сайлый каен кочып,

Ялгыз калырсыңәле.

Сизмәстән дәүзең очып,

Миңа килерсеңәле.

 

Нигә хаман син башымда?

Бердә китмисең син аннан.

Әллә бу чын мәхәббәтме,

Әллә бары ялганмы?

 

Мәхәббәт йөрәкне яндыра,

Мәхәббәт акылдан яздыра,

Мәхәббәт күңелне яшәртә,

Мәхәббәт кешене яшәтә.

 

Йөрәкләрдә сүнмәскә дип

Гөрләсен әле утлар…..

Билгесезлек газабыннан.

Коткарыгыз минутлар….

 

Сине бик нык сагынганда,

Күк аена күз салам.

Яшәсәк тә бер авылда

Мин синнән еракта калам.

 

Бүген тагын җиргә кар яуды,

Кар астында калды көз төсе.

Бит очыма кунгач әри карлар,

Димәк сөя ярым бик көчле.

 

Мин яратам сине,

Әйтмим генә

Син йөрәкне

Минем белмисең…

 

Шулай инде ул кызлар

Мәхәббәт дип яналар;

Берсесенэ уч итәм дип,

Башкасына чыгалар.

 

Бу смс аркылы

Битеңнән үбеп калам.

Шундый җылы смс

Синнәндә көтеп калам!

 

Төшләремә керәсең

Җылы итеп елмаясың,

Елмаюга түзә алмыйча

Йокымнан уятасың.

 

Җир йөзендә ике йөрәк

Бер -берсен сөя шашып.

Сөю тулы күңелләрнең

Хисләре тула ташып .

 

Мәхәббәт, мәхәббәт

Була дыр ул бер генә.

Ярату хисләре дә,

Була дыр ул мәңгегә!

 

Чын мәхәббәт яз да, көз дә була

Киртә түгел аңа карлы яңгыр.

Сөю таңы алсуланып туа

Була алмый мәхәббәттән авыр.

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.