Татарча котлаулар

С днем рождения Смс на татарском языке

Туган көн Смс

Котлы булсын синең туган көнең,

Шатлык белән үтсен һәр көнең.

Корычтай нык булсын тазалыгың,

Кояштай озын булсын гомерең.

***

Бүген минем туган көнем,

Көттем ник килмәдегез.?

Әллә мине картая дип,

Сез вәәбще белмәдегез.

***

Саулык,бәхет,шатлык сиңа,

Тормышың ямле булсын.

Озын гөмер,сәләмәтлек,

Синнән китми гел торсын.

***

Котлы булсын, әни, туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганга гына

Табып була олы бәхетне.

***

Туган көннәр котлы булсын

Яшәгез сез йөзгәчә.

Йөзләрегез балкып торсын,

Кояш сезгә нур чәчә.

***

Яшик әле якты дөньяларда

Ходай биргән парлы тормышны.

Олыгайган саен иңне-иңгә куеп,

Шундый рәхәт, яшәү кадерле.

***

Әти миңа туган көнгә

Бүләк итте автомат,

Син хәзер чын солдат диде

Автоматтан атта ат.

***

Матур тормыш,сәламәтлек теләп,

Туган көнегез белән котлыйбыз.

Шатлык белән ,озын гомер белән

Яшәвегезне генә телибез.

***

Бәйрәмеңдә бездән теләк:

Дүрт саның тйгәл булсын,

Кайгы-хәсрәт читләп үтсен

Чын бәхет тулып торсын.

***

Сәламәтлек беркайчан да

Сезне ташлап китмәсен.

Бәхет, шатлык ташып торсын

Кайгы гына килмәсен.

***

Җирдә изге теләкләр күп,

Без телибез бары берсен:

Һәр аткан таң белән сезнең

Йортыгызга бәхет керсен!

***

Туган көнен котлы булсын,

__ яшь тулды диеп

Шатлыгыңнан егылма.

***

Бу көн шулай күңелледер

Син туганга,

Бу донья шулай яктыдыр

Син булганга.

***

Үсәсең…

Әле бозау гына идең,

Сыер кебек эчәсең.

***

Ниләр белән чагыштырыйм?

Чикләвекнең төше – син.

Кешелекле, кечелекле

Һәм ярдәмчел кеше син.

***

18 яшь тулды диеп

Моңаймале син дускай,

18 бит ул гомернең

Иң күлле чаклары!

***

Килен булып төшкән көннән “әти” дидем,

Бер күрүдә синең алда башым идем.

Төгәл, кырыс, табигатьле булсаң да син,

Чит балага, җылы итеп, “кызым” дидең.

***

Туган конен белэн, (ИСЕМ),

Котлыйм, сонлап булса да!

Килгэн идем, кералмадым –

Биек иде бусага…

***

Ак чәчәкләр үссен юлларыңда,

Бәхет алып килсен иртәләр

Гел сөенеп яшә, кайгы күрмә,

Мин телимен изге теләкләр!!!

***

Синең белән бәхет туды

Авылыгыз өендә,

Әниең рәхмәт әйтте-

Картайган көннәрендә.

***

Бөтен җихан шатлангандыр

Син туганда.

Тирә-якта хәрчак бәйрәм

Син булганда.

***

Ак бабам, Ак әбием!

Гомерегез озын булсын.

Безләргә дә сезнең кебек

Йөзгә яшәргә язсын.

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.