Татарча котлаулар

Смс спокойной ночи на татарском языке

Смс тыныч йокы

Йокла, җаным, тәмле төшләр күреп,

Мин керермен синең төшеңә.

Йомшак итеп кочып, назлап, үбеп

Тыныч йокы телим үзеңә!!!

 

Йолдыз балкый минем тәрзәдә,

Ай да бүләк итә нурларын…

Ә мин бүләк итәм йокының да,

Төшләрнең дә иң матурларын!

 

Мин сине шундый сагындым,

Килә кочаклап, назлап үбәсем,

Яннарыңа очып барып,

Тыныч йокы, бәгърем, диясем!

 

Сандугачның моңлы тавышын тыңлап,

Чишмә чыңын кушып җырыма…

Йокың татлы,сихри булсын өчен

Тыныч йокы телим мин сиңа!!!

 

Йокла минем аппагым,

Матур төшләр күрсәнә!

Синен яныңа килермен

Төш адресын әйтсәнә!

 

Очень далеко син миннән

Спишь микән не знаю.

Тәмле төшләр,тыныч йокы телим

Все, мин дә засыпаю.

 

Матур төшләр телим төне буе,

Ләззәт моңын тыңлап йокла син.

Исемең дә матур икән синең,

Тәмле итеп йокла Гөльназ дим.

 

Бисмиллаһны әйтеп йокла –

Начар төшлэр кермәсен,

Юрганыңны ябып йокла –

Җеннәр үбеп китмәсен!

Тыныч йокы, алтыным!!!

 

Тәмле йокы, җимешем,

Тәмле итеп син йокла!

Мине искә алган чакта,

Мендәреңне кочакла!

 

Якты айсыз төн күңелсез,

Йолдызларга карап уйланам.

Сиңа тыныч йокылар теләп,

Кочаклап үбеп калам.

 

Одеалда юк монда, юрганы да юк монда

Баш очында туплар шартлый,

Синен кайгы юк монда!!

 

Күктән төшкән ай нурлары сине,

Йомшак кына тибрәп,йоклатсын.

Таң йолдызы сине- иртә якта,

Сихри хискә күмеп уятсын.

 

Син елмайсаң, төн яктыра,

Кояш чыккан шикелле.

Йолдызлар белән исемеңне

Язар идем hавага.

 

Тәмле йокы, жимешем,

Тыныч кына син йокла,

Мине искә алган чакта

Мендәреңне кочакла!!!)))

 

Тышта караңгы,

Йомыла күзләр.

Телим мин сиңа,

Иң тәмле төшләр.

 

Куктә сайрый сандугач,

Җирдә йөри карлыгач.

Йоклады бөтен донья,

Тыныч йокы телим сиңа…

 

Телим сиңа татлы төшләр,

Йом күзеңне аппагым.

Бит очыңнан үбәүбә

Таңга кадәр саклармын.

 

Хәерле кич, тыныч йокы,

Туйдым синең сүзләрдән.

Мин андый сүзләрне түгел,

Яратам дигәнен көтәм.

 

Күктә яна мең йолдыз,

Синнән башка мин ялгыз!

Тыныч йокы нәнием

Минем тәмле мәмием!

 

Диңгезгә ай сукмак салган,

Ул бик матур тик ерак.

Сиңа тәмле йокы теләп,

Киләм яныңа шул сукмак буйлап.

 

Якты булсын төшләрең,

Җайлы булсын мендәрең.

Сиңа матур төшләр керсен,

Яраткан кешекэем!

 

Тәмле йокы,җаным

Тыныч кына син йокла.

Мине искә алган чакта,

Мендәреңне кочакла

 

С неба звёздочка упала

И нашла себе урын

Синдәҗаным йокла

Тыныч йокы матурым!

 

Салкын булса да кышкы көн,

Шундый матур бүген төн…

Күктә түгәрәк ай балкый,

Теләп безгә тыныч төн!

 

Күзен кысып, тәрәзәдән

Карап тора миңа ай.

Җаным, әйдә, бергә йоклыйк,

Минем янга кил давай!

Тыныч йокы, тәмле төш!

 

Таш кыяга менәр идем,

Көтеп торучы булса.

Кочаклап үбәм жаныем!

Бик тәмле итеп йокла.

 

Сандугачнын моңсу тавышын тыңлап,

Чишмә чыңын кушып җырыма.

Йокың татлы, сихри булсын өчен

Тыныч йокы телимен сиңа!

 

Йоклый донья, йоклый бар тереклек.

Тоя алар йокы кадерен.

Син дэ йокла – йом да кузлэренне

Тыныч йокы сина кадерлем!

 

Тәмле, назлы, саф, йомшак,

Җылы, матур төшләр керсен сиңа бүген!

Тыныч йокы!

 

Йокла тизрәк,кадерлем

Тәмле төшләр күрерсең

Ә мин инде үз чиратта

Сине төштә күрермен:)

 

Матур гына кичләр җитте,

Күзлзреңне йом дустым!

Матур төшләр күреп йокла

Төннәрен тыныч булсын!

 

Тыныч йокы карлыгач,

Төшендә күр сандугач,

Ул сиңа сайрасын

Төшләрең матурайсын!!!!

 

Күктә йолдызлар балкый,

Ямьләндереп дөньяны.

Берсе сиңа күз кыса

Мин дип уйла син аны…

 

Күкнең йөзе шундый чиста,

Тылсымлы ай аны яктырта!

Серле йолдыз кыса күзләрен,

Татлы булсын, бәгърем, төшләрең!

 

Матур керфеклэр ябылган,

Дустым бүген арынган.

Тыныч йокы баю- бай.

Тәмле төшләр күр давай.

 

Күктә йолдыз атылганда,

Алмаз ята диванда.

Ярый инде үпкәләп калма,

Тәмле йокы сиңа да.

 

Тәмле йокы,тәмле төш,

Караватыннан еглып төш,

Тагын мендә,тагын төш.

Менә сина тәмле төш.

Тыныч йокы

 

Телим сина татлы төшләр,

Йокыларнын баллысын

Куктәге зәнгәр йолдызлар

Сина шатлык яудырсын!

 

Спит куян һәм спит лиса,

Синдә песием йокла.

Пусть сиңа приснится мин,

А не какаой то там пенгвин!

 

Ничек килә минем сине бүген

Бер кочаклап, назлап үбәсем,

Яннарыңа очып киләсем һәм

Тыныч йокы, бәгърем! – диясем.

 

Дингезгә ай сукмак салган,

Ул бик матур тик ерак.

Сиңа тәмле йокы теләп,

Киләм шул сукмак буйлап.

 

Тәмле төшләр матурым дип,

Яза башлыйм сүземне.

Тәмле йокы яратам дип,

Тәмамлыйм мин сүземне!!!

 

Йокла дустым, баю-бай,

Тәмле төшләр күр давай,

Төшнең телим татлысын,

Йокыларнын яхшысын!

 

Одеял ябынасыңмы

Юрган ябынасыңмы

Шул одеял асларында мине сагынасыңмы?

Вакытың булса, минем төшкә кереп чыга аласыңмы?

Тыныч йокы, матурым!

 

Шушы назлы, җылы таңда,

Күктә йолдызлар янганда

Миннән сиңа тик бер теләк:

Мине уйлап тәмле йокла!

Елмай күбрәк!

 

Төннәрен гел ай кебек Син,

Кояш сыман иртәсен…

Кемнәргәдер һаман җитми,

Миңа Син дәҗитәсең.

 

Күктән звездочка упала

И нашла себе урын,

Син да йокла җанкисәгем,

Тыныч йокы,матурым.

 

Ночь җитте, пора всем спать,

Дустым тебя ждет кровать!

Тизрәк глазки закрывай,

Тыныч йокы матуркай!

 

Йокла, бәбкәм, баю-бай,

Тәмле төшләр күр давай,

Төшнең телим татлысын,

Сөюләрнең назлысын!

 

Күктә йолдызлар балкый,

Ямьләндереп дөньяны…

Берсе сиңа күз кыса,

Мин дип уйла СИН аны…

 

Төш күрү ул зур бәхет

Ниндий җирләр гизәсең

Тизерәк ябынып ят

Гузәл яклар күрерсең =)

 

Кояш сине иркәләп

Иртәләрен уятсын,

Ай минем исемемнән

Хәзер сине йоклатсын.

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.