Татарча котлаулар

Пожелания на татарском языке

Бүләк биргәндә теләкләр

Перчатка

Бу бүләгем синең назлы кулларыңны

Ачы суыклардан саклар өчен.

Матур кызлар күрсәң, киеп куйма шундук,

Алтын йөзегеңне каплар өчен.

 

Шарф

Салкыннарда сине өшетмәсен,

Сүрелтмәсен сөю ялкынын.

Жаннарыңа жылы биреп йөрсен,

Шарф бүләк итәм, алтыным.

 

Аңа сөю назларымны куштым,

Һәм өстәдем йөрәк жылысын.

Муеныңнан сине кочып алган

Беләкләрем булып тоелсын.

***

“Башың гына исән булсын,

Башыңны сакла!”— диләр.

Шуңа башны саклыйлар да

Муенны сакламыйлар.

 

Бер карасаң, баш янында

Муен ул уен гына.

Тик акыллы башларга да

Муенсыз кыен була.

 

Жиңел-жилпе карашны мин

Бер ничек тә акламыйм.

Башың исән булсын дисәң,

Муеныңны сакла, дим.

 

Келәм

Элек булган дип сөйлиләр

Оча торган келәм дә.

Илдән-илгә йөрегәннәр

Шундый келәм белән дә.

 

Сезгә шундый сихри бүләк

Бирергә теләсәк тә,

Андыйларын табалмадык,

Күпмеләр эзләсәк тә.

 

Монсы очмый торган инде…

Ярый, мондый нәрсә дә

Артык зыян итмәс әле,

Файдасы тимәсә дә.

 

Гади генә келәм бездән,

Гади генә шарт белән.

Ошамаса, очырырсыз

Кыйммәтрәк хак белән.

 

Диван

Сезнең өчен әллә күпме

бүләк эзләп карадым…

Ил бетереп эзли торгач

Таптым космос корабын.

 

Аңа менеп ятасың да

Күзләреңне йомасың.

Йоклап киткәч, әкерен генә

Рулеңне борасың.

 

Галәмгә дә очып була,

Үткәнгә кайтып була.

Киләчәккә барып була,

Сузылып ятып кына.

 

Менә шушы современный

Космический корабта

Очып була ялгызың да,

Ярың белән парлап та.

 

Мөмкинлеге ис китмәле,

Чикләнмәгән тизлеге.

Парлап очсаң, йоклап китү

Мотлак түгел, билгеле…

 

Гашыйклар ул корабльдә

Ни генә кыланмыйлар.

Безнең телдә бу корабның

Исемен диван диләр.

 

Кер юу машинасы

Хәзер техника заманы —

Техникалы барсы да.

Шуның өчен, безнең сезгә

Бүләгебез — машина.

 

Бер мәшәкать тә тудырмый

Торганы машинаның,

Хәтта ГАИ постына да

Исе дә китми аның.

 

Пычрак юлда батып ятмый,

Бәрелми баганага,

Хәтта бензин да кирәкми,

Эшли су салганга да.

 

Кыскасы, машиналарның

Иң шәбе, иң уңганы.

Юлда йөри торган түгел,

Ә кер юа торганы.

 

Үтүк

Аккан судай, сиздермичә,

Еллар ул үтеп тора.

Биткә — жыерчык,

маңгайга

Сырлар беркетеп тора.

 

Әлбәттә, маңгай сырларын

Тигезләми бу үтүк.

Ә пөхтә кием кешене

Күрсәтә матур итеп.

 

Суыткыч

Жылысын да, салкынын да

Сагынган көннәр булыр.

Жылыткычы — үзегездә,

Суыткыч бездән булыр.

 

Ходай сезгә шатлыгын да,

Сыен да биреп торсын.

Һәм шушы суыткычның да

Файдасы тиеп трсын.

 

Савыт-саба да шалтырый,

Дөньяңны корган чакта.

Үзегез дә кергәләгез,

Каныгыз кызган чакта.

 

Люстра

Торган жирең якты булса,

Күңел дә якты була.

Көнең дә якты була,

Төнең дә татлы була.

 

Эшең дә яхшы була,

Гомер дә затлы була,

Якты күңелле кешеләр

Бәхеткә хаклы була.

 

Дөньягыз балкып торсын,

Нурларын сибеп торсын.

Бу -йдә тик бәхетлеләр

Яшиләр диеп торсын.

 

Шул безнең теләгебез,

Һәм шушы — бүләгебез.

 

Фатир

Заманалар жиңел түгел,

Заманалар бик авыр.

Бу заманда гомер итү,

Дөнья көтү бик авыр.

 

Авырлыкка бирешмәгез,

Жиңәргә тырышыгыз.

Безнекеннән әйбәтрәк

Корылсын тормышыгыз.

 

Без әллә кем булалмадык,

Һаман шул фәкыйрь инде…

Бүләгебез зурдан түгел,

Бары бер фатир инде.

 

Сәгать

Шушы гади сәгать гомерегезнең

Татлы мизгелләрен озайтсын.

Келтер-келтер килеп йоклатсын да

Челтер-челтер итеп уятсын.

 

Үпкәләшкән чакларыгыз булып,

Дөньяларга сыймый йөргәндә…

Гөмерләрнең мәңге түгеллеген

Хәтерләтеп куйсын ул мәлдә.

 

Сәгать угы гомер йомгагыдай

Урасын да, әйдә, урасын.

Тик шатлыклар гына алып килсен,

Тик бәхетләр генә юрасын.

***

Жан тартмаган урыннардан

Китәргә сәбәп кирәк.

“Уф, соңлыйм бит, китим әле”,—

дияргә сәгать кирәк.

 

Кешегә төгәллек дигән

Бик яхшы гадәт кирәк.

Төгәллеккә өйрәнергә

Теләсәң, сәгать кирәк.

 

Максатыңа житим дисәң,

Сәгатьсез булмый, димәк.

Нишләсәң дә сәгать кирәк,

Кирәксез чагы сирәк.

 

Вакытында килергә дә,

Килгәч, китәргә кирәк.

Һич югында, син дустыма

Бүләк итәргә кирәк.

 

Чәй сервизы

Безнең татарда табыннар

Чәй белән ямьле була.

Якын дусларың жыелса,

Чәең дә тәмле була.

 

Бер чынаяк…Икәү… Өчәү…

Дүртәү дә булсын инде.

Сөйләшеп тә сүзләр бетми,

Бишкә дә туллсын инде.

 

Алтыга да тулсын инде,

Жидедән узсын инде.

Чәйнүгеңне чыжлат тагын,

Бер булгач, булсын инде.

 

Безнең татар чәйхур бит ул,

Чәй яса инде тагын.

Чәй эчмәсә, ашап кына

Тамагы туймый аның.

 

Дуслар белән чөкердәшеп,

Гөрләшеп тә серләшеп,

Дөнья хәлләрен сөйләшеп,

Чәй эчүләр бер бәхет.

 

Шушы бәхеткә безнең дә

Керсен бер өлешебез.

Рәхәтләнеп чәй эчегез,

Шаярып көлешегез.

 

Сагыз

Син дә булдың кодагый,

Мин дә булдым кодагый…

Кодагыйлар берсен-берсе

Чәйнәмичә чыдамый.

 

Күреп яшик бер-бередезнең

Әйбәтлеген, кодагый.

Телләреңә ял бирмәсәң,

Гайбәт күп ул, кодагый.

 

Мин дә әйбәт, кодагый,

Син дә әйбәт, кодагый.

Икебез дә әйбәтбез,

Яшик әле гайбәтсез.

 

Син дә, мин дә гадибез,

Төрле чагыбыз була.

Бер-беребезне чәйнәмик,

Чәйник тик сагыз гына.

 

Менә сиңа, кодагый.

Менә миңа, кодагый.

***

Үз әниең кебек булса,

Кайнә буламыни ул.

Кайнә-килен тату торса,

Гаилә буламыни ул.

 

Бер гаебе дә булмаса,

Килен буламыни ул.

Киленеңне чәйнәмәсәң,

Күңел буламыни ул.

 

Күп чәйнәсәң, кайбер нәрсә

Өзелеп тә китә ул.

Бер ялгыш сүз гомереңне

Ут итәргә житә ул.

 

Менә безнең киленебез,

Менә безнең кайнәбез —

Бер-берегезне чәйнәмәгез,

Сагыз гына чәйнәгез.

 

Фотоаппарат

Моның белән һәр вакытта

Була инде төшереп.

Ни өчендер, төшерергә

Ярата шул кешелек.

 

Беләм инде син дә, дустым,

Төшерергә остасың.

Гомер безне көтеп тормый,

Син төшереп отасың.

 

Үткәннәрен хәтерләргә

Ярата бит кеше бик.

Истәлекләр кала барсын,

Яшик әле төшереп.

 

Плеер

Син бит, дустым, жырлар яратасың…

Белмәсәң дә үзең жырларга…

Яратасың аны тыңларга…

 

Ходай безгә тавышсыз моң биргән —

Жырлап булмый хәтта “салсаң” да…

Күпме генә тамак ярсаң да…

 

Рәхәтләнеп жырлый алмасаң да

Моң ярату — үзе егетлек…

Эшлим әле сиңа бер этлек…

 

Җырчы егет магнит табасыннан

моңлансын да әйдә, моңлансын…

Син диванга ятып тыңларсың…

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.