Татарча котлаулар

Балаларга

Котлы булсын туган көннәрегез

Көлеп торсын һәрчак күзләрегез.

Матур булсын тормыш юлларыгыз,

Сез бит безнең матур гөлләребез.

 

Улыма

Улым!

Сине гаҗәп тормыш көтә,

Алларыңда юлның озыны.

Сандугачлар бары юлдаш булсын,

Очрамасын иде козгыны.

Беркайчан да каушап кала күрмә,

Юлдаш булсын сиңа сизгерлек.

Хыялларың чынга ашкан мәлдә

Калдырмасын сине өлгерлек.

Балам, бүгенгедәй гел елмаеп яшә,

Күңелеңдә нурлар уйнасын.

Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,

Авырлыклар һич тә тойма син.

***

 

Көнең якты булсын,

Төнең татлы булсын,

Көләч булсын һәрчак йөзләрең.

Уйна да көл, әле яшь чагың,

Матур килсен гомер көзләрең.

Дошманың булмасын,

Дусларыңнан уң син,

Алар кирәк гомер кичәргә.

Ялгыз кораб ышанычсыз ул

Тормыш  диңгезендә йөзгәндә.

***

 

Туар таңың нурлы, барыр юлың туры,

Юлдашың үзенңә тиң булсын.

Елмаеп сәлам бир һәр көнгә,

Йөзләреңә синең нур тулсын.

***

Улыбыз безнең — күз нурыбыз
Йөрәгебезнең назлы моңы.
Иман нуры йөзләреңдә,
Җылы караш күзләреңдә.
Алла биргән син бүләк,
Тормышыбызның син терәге.
Гомер юлың озын булсын,
Кояш нуры сибеп торсын.
Мәрхәмәтле бул син, улым,
Якты булсын синен юлың.
Бәхет тәүфыйк бирсен Аллам,
Юлдаш булсын сиңа догабыз.

 

Кызыма

Озын булсын гомерең,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәхет чишмәләрең мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң атсын.

Кояш кебек тормышыңа

Ак бәхетләр килсен күренеп,

Куанычлар гына юлдаш булсын,

Яшә шатлыкларга төренеп.

Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк,

Чәчәк бәйләмнәре корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк итсәк,

Мәңге сүнмәс, җылы торыр ул.

***

 

Барыр юлың таң нурыдай якты,

Салават күпередәй нурлы булсын.

Иртән искән таң җилләре юлдаш,

Сайрар кошлар сердәш,

Үтәр юлың киң,

Мәхәббәтең үзеңә тиң булсын.

Сукмалар киң,

Юлларың якты булсын.

***

 

Алгы көнең үтсен бәхет белән,

Юлларыңа бәхет сибелсен.

Табигатьнең алсу таңы сиңа

Гомерлеккә бәхет китерсен.

Яшьлегеңне тиңлә чәчәкләргә,

Кадеренн бел, ул бит бер генә.

Гүзәл яшьлек, озын гомер булсын,

Бәхетле бул, кызым, гомергә.

***

 

Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,

Һәр вакыт елмаеп һәм көлеп,

Кадергә, хөрмәткә төренеп

Яшә син мәңгелек гөл булып.

Кояш нурын сипкән чакта,

Тулып – ташып торсын бәхетең.

Сәламәтлек, уңыш юдаш булсын.

Чынга ашсын хыял – өметең.

Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,

Шатлык тоеп типсен йөрәгең.

Авырлыклар сине урап узсын,

Кабул булсын һәрбер теләгең.

***

 

Бәхет бит ул ныклы сәламәтлек,

Гөрлеп яшә, бер дә боекма.

Кыю атла гомер юлыңда,

Күңелсезлекләргә юлыкма.

***

Көннәрең кояшлы, төннәрең айлы,

Хыялларың якты,

Тормыш күгең гел аяз,

Күңелеңдә гел яз булсын.

***

 

Ходай, ахыры, сине шулай

Соклансыннар өчен яраткан.

Яраткан да читтән карап торып

Соклангандыр үзе азактан.

Күңелеңдә май җылысы, яз җылысы,

Күңелеңнән безгә нур ага.

Изге җаннар кебек саф күңелле

Ярый син бар әле дөньяда.

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.