Татарча котлаулар

Дөнья киңлегенә тиклем

Әнкәемнең йөрәге.

Әнкәй сиңа бүләк итәм

Бөтен дөнья гөлләрен.

Рәхмәт, әни, мең – мең рәхмәт,

Бар нәрсәгә булдың түземле.

Сәламәт бул, кайгы күрмә,

Ходай олыласын үзеңне.

Сабыр, гади, кешелекле,

Кылганнарың бары изгелек.

Борчуларың калсын үткәннәрдә,

Бәхетең булсын гомерлек.

Ал син бездән тәбрик сүзен,

Шушы булсын олы бүләкләр.

Тыныч, тигез тормыш

Гел шат яшәү,

Озын гомер безнең теләкләр.

Гомерең матур узсын,

Әни, бәгърем.

Кайгы – хәсрәт килә күрмәсен.

Йөзең һаман көләч, матур булсын,

Күзләреңнең нуры сүнмәсен.

Синең күңел сандыгыңа,

Бәхет, шатлыклар тулсын.

Гомеркәең аккан судай,

Туктаусыз озын булсын.

Син бит, әни, безнең өчен кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге яшь бул,

Иң кадерле якын кешебез.

Әни диеп әйтер кешең булу,

Нинди бәхет бит ул дөньяда

Шатлыкларың булса – уртак була,

Кайгыларың булса – югала.

***

Кадерле әни,

Гомерең хәзинәсенә

Өстәлде тагын бер ел,

Моңайма еллар утә дип,

Елмай син – бәхетле бул!

Котлы булсын бәйрәмең,

Тыныч булсын куңелең,

Шатлык-сөенечләр белән

Тулы булсын гомерең!

Гәмьле еллар, ямьле көннэр

Телибез чын йөрәктән!

Хич кичекми чынга ашсын

Безнең күркәм теләкләр.

***

Котлыйм шушы матур көндә

Әнием сине генә.

Син тугансың бит бүген,

Ямьләндереп күк йөзен.

Шатландырып халыкны

Арттырып матурлыкны.

Сиңа бүген кырык ике,

Әйтерсең бары ун ике,

Елмаясың сабыйдай,

Моңланасың сандугачтай.

Бөркелә безгә нурлар,

Булсак та без олылар.

Инде үсеп җитсәк тә,

Без сабый синең йөрәк тә.

Рәхмәт сиңа әнием,

Син минем иң кадерлем.

***

Сыңар канат гомер кичердең син,

Ачы хәсрәтләр күп күрдең.

Сабыр, йомшак әни булдың,

Кырыс әти булдың, кайчакта.

Һәрчак шулай яшә, сүрелмә син, әни,

Көч алсыннар синнән парлылар.

Парлы булсалар да бик күпләре,

Күңел байлыгына ярлылар.

***

Сөйкемле карашың кояшка тиң –

Бар тормышны нурга күмәсең.

Бу дөньяның барлык хикмәтләрен

Бары тик син генә беләсең.

Тормышта гел ярдәм итеп тора

Зирәк кинәшләрен, жылы сүзен;

Иркәлисең, яратасың, юатасың,

Тыңлыйсың да, аңлыйсың да узең.

Сәламәтлек, озын гөмер язсын,

Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!

Куңелең синең кутәренке булсын,

Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә.

***

Күз нурыңны бирдең безнең өчен,

Йөрәк җылың булды гел юлдаш.

Шатлыгыбыз арта сиңа карап,

Безнең өчен бәхет син булгач.

Изгелекнең саф өлгесе булып,

Син торасын,әни, тормышта.

Әни, диеп дәшәр кешең булгач,

Рәхмәтлебез шушы язмышка.

Рәхмәт, әни, тормыш бирүеңә,

Төн йокыларыңны бүлүеңә.

Безгә нык канатлар куюыңа,

Ышанычлы кеше булуыңа.

***

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур,

Рәхмәтлебез сиңә гомергә.

***

Чәчләреңне, әни, чал басса да,

Күңелең көр, һаман яшь әле.

Җаның тыныч, тәнең таза булсын,

Кайгы – хәсрәт күрми, яшә әле.

Яшик әле, әни, бирешмичә,

Баш имичә кырыс җилләргә.

Яшә җирдә матур гөлләр булып,

Терәк булып безнең иңнәргә.

Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,

Кунагы бул якты дөньяның.

Озак яшә утын сүндермичә,

Балаларың үскән ояның.

***

Күз тимәсен, матур, чибәр,

Акыллы һәм бик түзем.

Буй-сының да бик килешле,

Елмаеп тора йөзең.

 

Карлыгач канаты кебек

Сызылып киткән кашларың.

Өебезгә ямь бирәсең,

Тәмле синең ашларың.

 

Кулың ята бутен эшкә,

Эшлисең белеп кенә.

Булганына шөкер итеп

Йөрисең көлеп кенә.

 

Синнән башка нишләр идек,

Ярый әле тугансың.

Бик кадерле әни булып,

Безгә насыйп булгансың.

 

Туган көнең котлы булсын –

Теләкләрнең иң зуры.

Аллаһ сине саклап йөртсен,

Син – өебезнең нуры.

***

Озын гомер телим, әни сиңа,

Сәламәтлек булсын hәрвакыт!

Бәхетләргә чумып, шатлыкларда йөзеп,

Алсу йөзен торсын гел балкып!

***

Ана шатлыгы

Куенымда бәләкәчем —

Җан кисәккәем нәни.

Шатлыгымның һич чиге юк,

Мин бит бүгеннән — Әни!

***

Безнең бәйрәм җитә,

Кыз кардәшләр.

Бәйрәм белән, һәммәбезне дә!

Әни кеше йортның учагы ул,

Әни кеше ирнең — терәге !

Әни бит ул, сине юатучы,

Шатлыкларны безнең булүче.

Кайгы-хәсрәт булса,

Бары әни кеше,

Күзләреңнән аны белүче!

Әни бит ул, изге җанлы кеше,

Бала өчен бирә барысын да.

Кадерләрен белик янда чакта,

Котлап торыйк, һәр туар таңда!

***

Озак яшә әнием

Түзем булырга өйрәттең,

Һәрчак безне әнием.

Йокысыз төннәрең өчен

Бурычлы без әнкәем!

Кушымта:

Изге җанлы синең кебек

Әни юк беркем җирдә.

Нурлы йөзен, җылы сүзең

Көч бирә һәрчак безгә!

 

Сагындыра балачакның —

Назлы бишек җырларың.

Кабат кайтып яннарыңа

Мәңге тыңлап туймамын!

 

Кушымта шул ук

Инде тормышлы булсак та

Сиңа без сабый һаман.

Озын гомер яшә әнием —

Бәхеттә узсын заман!

Кушымта шул ук

***

Бәйрәм җитә… әнкәемне,

Котлыйсым килә, бик тә…

Тик булмый шул, булмый инде,

Ул бит күптәннән күктә…

Бәйрәм җитә, бәгырьне өтә,

Әнкәемнең юклыгы…

Күзләреннән убәр идем

Чәчәк, бүләк итәр идем,

Иркәләп бер кочар идем,

Яннарына очар идем,

Барып кайтыр жир булса ….

Инде үзем әби күптән,

Әнкәемне сагынам, бик тә,

Исән чакта әнкәйләрне,

Көттермәгезче, сез дә !

Иркәләгез, кадерләгез,

Яратуыгыз яшермәгез

Әйтәсе матур сүзләрне,

Иртәгәгә күчермәгез.

***

Әниләр бәйрәме

Салкын көздә табигатькә

Яз китерә бу бәйрәм.

Саран кояш нурларында

Наз китерә бу бәйрәм.

Йөзләргә елмаю сибә,

Нур өләшә күңелгә,

Өйләргә сыймый, дөньяга

Җыр – моң булып түгелә.

Әниләр бәйрәме бүген –

Бәйрәмнәрнең олысы.

Һәр туган яңа таң өчен

Без әнигә бурычлы.

Тәбрик итик әниләрне,

Юллыйк ихлас теләкне.

Гомер язын бүләк иткән

Ана — тормыш терәге.

***

Әнигә

Бер-бер артлы еллар узып тора,

Без үсәбез, синең яшең арта.

Әни, әнкәй! Инде ничә кышлар —

Ялгыз башың тормыш йөген тарта.

 

Юбилеең ишек какты килеп,

Каршы алыйк, әйдә, түргә узсын!

Бәхет булып килсен киләчәкләр,

Алларыңа гомер юлы сузсын.

 

Сәламәтлек тели сиңа күңел,

Уңыш тели эшләр эшләреңдә.

Хөрмәтебез тоеп яшә әнкәй,

Матур булсын күрер төшләрең дә.

 

Шатлыкларга туенып яшә әнкәй,

Яңа таңың тусын кояш тулып.

Яшә тагын сөенеп һәм сөелеп,

Без яраткан әни, әби булып.

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.