Татарча котлаулар

Бүгенге көн бер кайчан да

Онытылмый торган көн.

Әй, сөеклем, бердәнберем,

Ул бит синең туган көн.

Көннәремә-төннәремә

Нур өстәүчем син бит ул.

Шуңа синең туган көнең

Иң-иң изге көн бит ул.

Син булмасаң, сөеклем дип

Мин кемгә дәшәр идем.

Мәхәббәтнең бөек көчен

Тоймыйча яшәр идем.

Минем чиксез шатлыгым да,

Бәхетем дә син бит ул.

Шуңа синең туган көнең

Иң-иң изге көн бит ул.

Туган көнең — бер бизәге

Мәхәббәтле елларның.

Ярый әле син тугансың,

Ярый әле мин бармын.

***

Гомер үтә. Инде күпме еллар

Син генә дип тибә ул йөрәк.

Рәхмәт әйтәм барлык туганга

Син минеке генә булганга.

Рәхмәт әйтәм әткәй-әнкәйгә

Сине миңа бүләк иткәнгә.

***

Бәхет – инеш түгел агарга,

Яңгыр түгел күктән яварга.

Ярат! Түземле бул! Тырыш!

Шулай мөмкин бәхет табарга!

Син табарсың аны…

Тик бер кайчан да

Ычкындырма аны кулыңнан…

Бәхет, шатлык телим сиңа

Барган чакта тормыш юлыннан!

Бергә атлыйк нык адымнар белән,.

Бергә булсак барыбер җиңелрәк!

Авыр чакта күкрәгенә кысып,

Сыенырга миңа син кирәк.

 

Тормыш иптәшемә

 

Һавадан йолдыз, алтын таулар,

Бүләк итәлмим сиңа.

Сине бәхетле итә алсам,

Бары шул җитә миңа.

Яхшы ата да син, яхшы ир дә,

Без бәхетле җирдә син барга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,

Туган көнең белән котларга.

Синнән күчкән яктылыктан,

Нур сибелә тирә – юнгә.

Кайгы – хәсрәт күрми генә

Яшик шулай бергә – бергә.

Ак бәхетләр сиңа юлдаш булсын,

Үткән чакта гомер юлларын.

Онытма син авыр минутларда

Сине аңлар кеше – мин барын.

***

Юлдаш булып, гомер юлларыма

Син тотынгач, минем кулларыма.

Сибелеп кояш чыкты күңелләремә

Минем барлык яшәр елларыма.

Шатлык һәм кайгыны уртаклашып

Тормыш юлын үттек җитәкләшеп.

Авыр чакларда һич калмадык шашып

Шатлансак, китмәдек чиктән ашып.

Синнән башка бер чәчәксез гөл мин

Синсез мин бик ярлы торыр идем.

Кәккүк кебек зарлы булыр идем

Булыр идем, камышсыз бер күл мин.

Син булмасаң сыңар канат белән

Мин ничек талпыныр, очар идем.

Тормышның бу ямен, зур бәхетен

Ничек кочак җәеп, кочар идем.

Минем парым, ныклы терәгем син.

Асыл ярым, керсез йөрәгем син.

Саф күңел теләгән теләкләрдән

Кабул булган, изге теләгем син.

***

Якты кояш булып син балкыйсың

Нурларыңны сибеп гөлләргә.

Син булганга гына өмет баглыйм,

Һәм ышанам килер көннәргә.

Элек, белмим, ничек яшәгәнмен

Аңлый алмыйм инде үзем дә.

Бу дөньяның бөтен мәгънәләре

Тупланган бит синең күзеңдә.

Алар һәр чак озатып йөри мине

Киттем исә ерак җирләргә.

Бер очы да юк ачы сагышларның,

Сагынуларның көчен чикләргә.

Безгә дигән бәхет мизгелләре

Янәшәмнән калмый атлыйлар.

Алар мине авыр көннәремдә

Фәрештәләр кебек саклыйлар.

Яшим хисләрнең олысын тоеп.

Синең елмаю, дөнья рәхәте,

Сиңа, гүзәлем, чиксез рәхмәтем.

***

Син ул, минем ышанычлы ярым,

Терәгем һәм якын сердәшем.

Өмет тулы якты киләчәгем,

Шатлыклардан тамган, күз яшем.

Озак яшә, сау – сәламәт булып,

Мәхәббәтең белән җылытып.

Яшьлектәге кебек сөям сине,

Бар дөньям, кайгым онытып.

Кайгы – хәсрәт мәңге юл тапмасын

Безнең тату, бердәм ояга.

Пар канатлы булып тигез яшик

Бәхет – шатлык татып дөньяда.

Авырлыклар инде артта калды

Җиңеп бардык һәрбер киртәне.

Бәхет, шатлык һәм куаныч белән

Каршылыйк без һәрбер иртәне.

Киләчәктә сиңа күркәм тормыш,

Санама син үткән көннәрне.

Мөмкин булса җыеп бирер идем

Дөньядагы барлык гөлләрне.

Сайламадың юлларның такырларын,

Елга агымына йөзмәдең.

Авырлыклар сине куркытмады,

Үз юлыңны үзең бизәдең.

Күпләр микән синең кебек

Изге җанлы, олы йөрәкле.

Мин бит сине шашып яратамын

Син бит миңа  бик тә кирәкле.

Юлларыңа чыккан авырлыкны,

Син барасың ватып, җимереп

Бәхет – куанычлар белән яшә,

Йөзгә җит син көлеп – сөенеп.

Синнән күчкән яктылыктан,

Нур сибелә тирә – юньгә.

Кайгы – хәсрәт күрми генә,

Яшик шулай бергә – бергә.

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.