Татарча котлаулар

Язлар сиңа назлар бүләк итсен,

Һәрбер көнең торсын шатлыктан.

Ак бәхетләр сеңелем юлдаш булсын,

Килер көннәр булсын аклыктан.

Кайгы – хәсрәт, сагыш, моң җилләре,

Кагылмасын алсу йөзеңә.

Кояш булсын һәрчак күңелеңдә,

Шат елмаю булсын йөзеңдә.

Ак бәхетләр юлдаш булсын

Йомшак җилләр – сердәш,

Юлларың киң.

Мәхәббәтең үзеңә булсын тиңдәш.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә

Аз булыр күк, синең хөрмәткә.

Аяз булсын тормышыңның күге,

Без калабыз шушы теләктә.

***

 

Эшчән, тырыш, уңган, булган,

Туган җанлы, пөхтә, чиста.

Хак Тәгалә күңелеңә

Кызганмаган нечкә хис тә.

 

Борчыласың һәр мизгелгә,

Вак нәрсә юк синең өчен.

Җаның әгәр тыныч булса,

Артып тора яшәү көчең.

 

Ансат хезмәт эзләмисең,

Шөкер итеп һәрчак эштә.

Дус, туганны бергә бәйләп,

Син җаваплы һәрбер төштә.

 

Төгәллекне яратасың,

Гөл коясың кулларыңнан.

Син калдырган эзне табу

Җиңел йөргән юлларыңнан.

 

Матур итеп бәйлисең дә,

Зәвык белән киенәсең.

Нәни генә уңышка да,

Чын күңелдән сөенәсең.

 

Синең өчен бик кадерле

Үскән йортың, туган ягың.

Хатирәләргә уралган

Онытылмас бала чагың.

 

Ышанычлы сеңел дә син,

Терәк үзеңнән яшьләргә.

Синнән өйрәнергә кирәк

Матурлык тоеп яшәргә.

 

Туган көннәр ел да була,

Ел да теләнә теләкләр.

Гомер буе бәйләп торсын

Бергәләп типкән йөрәкләр.

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.