Татарча котлаулар

Туган коне белэн котлау

 

Туган көнең котлы булсын!

Шатлан, куан, елмай, көл.

Җирдә яшәү зур бәхет ул,

Яшәвеңнең кадерен бел!

***

Гомерләрең булсын бәхетле,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Җирдә булган бөтен изгелекне

Бирсен сиңа Ходай бу көнне!

***

Еллар арты еллар үтә,

Еллар гөмер җебен сүтә.

Борчылма Син, сүтсә сүтсен,

Нык булсын ул, өзелмәсен.

***

Туган көнең белән котлап

Телибез сиңа бүген.

Күреп яшә карт көнеңдә

Балалар игелеген.

***

Күңелеңнән якты кояш назы,

Бәхет нуры hич тә китмәсен.

Елмаеп каршы ал hәр көнне

Гомереңнең якты иртәсен.

***

Туган көнең белән котлап

Бәхет телим Сиңа, дустым.

Иңнәреңә бары изге

Фәрештәләр генә кунсын.

Алып йөрсен алар Сине

Бары изге юлда гына.

Уңыш арта уңыш кына

Телим килер елларыңда!

***

Чәчләрең ак булса булсын,

Йөрәген, картаймасын.

Һаман тыңгы белми типсен,

Мәңге яшь булып калсын!

***

Гомерең синең озын булсын,

Имин булсын дөнья-йортыгыз.

Бер кайчанда сүрелмәсен иде

Учакларда янган утыгыз.

Туган көнең белән котлап

Телибез сиңа бүген.

Күреп яшә карт көнеңдә

Балалар игелеген.

 

Туган кон белэн хатын кызга

 

Синең сыман синең  кебекләре,

Юк,-дип әйтеп булыр , .доньяда.

Синең кебек назлы йөрәкләрне,

Сөеп     булыр    бары   , хыялда..

Синең кебек  ачык   күңелләрне,

Җиңел  булмас    эзләп табулар.

Ә йөресәң    озак,   таба алмый,

Мөмкин булыр , ялгыз   калулар..

Синең сыман синең кебекләрне

Алдамаслар бер дә ,.беркайчан.

Ә әгәр дә   язмыш  очраштырса,

Эзләмәссең бересен.,беркайдан..

Тик хыялда гына   саташыплар,

Куллар   назлар синең  кебекне

Ә күзләрне ачып, тагын йомгач,

Әрнетерсең    җаның,  йөрәкне.

***

Үтмәгәнни  дулап  салкын җилләр,

Дулкын чайкап күңелем  күленнән.

Ә тик  сине   генә  өздерә    алмам,

Шашып  сөйгән   йөрәк түреннән.

Кыялардан     тамсын  тамчылар.

Сибәләсен     ләйсән    яңгырлар,

Үссен    гөлләр,  чәчәк ,   агачлар

Гөрләп   аксын   , чишмә, елгалар.

Эленелгән   ап – ак күлмәкләрдәй,

Яз   җилендә  кипсен ,шомыртлар.

Йомшак   энҗе      ак   карлардай,

Чәчәкләрен   койсын,  сиреньнәр.

Үтсәләр  дә    айлар hәм  еллар,

Килсәләр  дә         ачы сагышлар

Без үтәрбез язмыш  юлыбыздан,

Терәтеп   йөзгә  назлы карашлар.

Күп   кирәкмәс безнең  ике  җанга,

Тәндә    тойса    йөрәк   тибешен.

Һәм   дә  күрсә гомер   көзебездә,

Парлы     атлап   барган йөрешен…

***

Шашып кирәк сөю бер-береңне,

Гашыйк  булып  аңсыз калырга.

Килеп җитәр күрешү  көннәрен,

hәр минутын   санап     торырга.

Ә тойгачтын йөрәк җан җылысы,

Шатлыгыңнан   эреп     китәргә,

Яфраклардай сыман ябешепләр,

Гомерең буена сөенеп  яшәргә.

Керфек очларыннан күзгә карап,

Күңел     күлләренә     чумырга.

Ярларына назлы дулкын чайкап,

Тамчыларын    үбеп    кочырга.

Иң    бәхетле    шушы минутлар,

Тик   шулчагын  төзәлә яралар.

Мәңгеләргә   кала   хәтерләрдә.

Өзелеп,үлеп  яратканвакытлар

Мәхәббәтнең кайнар учаклары

Беркайчан да сүнмәс,гел 
яныр.

Коелса  да  сагыш  яңгырлары,

Сөйгән җаннар тагын кабызыр..

***

Мин яратам   сине ,өзелеп,үлеп,

Килештереп  түгел     кыланып.

Зәңгәр күзләреңә кереп  чумып,

Дулкын булып йөзәм чайкалып.

Күптән инде өздем  үткәннәрне,

Эреде  алар   кышның карыдай.

Син бит хәзер гомер көннәремне,

Яктыртасың   кояш       нурыдай.

Күпме     еллар    сине  эзләдем,

Ерып  атлап    язмыш  юлларын.

Ходайдан да булды сораган көн,

Яшь тамызып ярдәм  кулларын.

Озак   көтеп   сине , судай акты,

Көз ,  кышлары, язлар, җәйләре.

Күпме үтте синсез, йокы күрми,

Җан,  йөрәкнең   ялгыз төннәре.

Ә син хәзер  яннарымдабулгач,

Тын аламын  синең   сулыштай.

Һәм гомер дә безнең бергә үтә

Күлдә йөзгән  парлы   аккоштай.

 

Туган кон белэн ирлэргэ

 

Син    уйлама   гомерем үтә,-диеп,

Мин сине  бит      һаман  яратам.

Назлы хисләремне сиңа гына,

Жылы жилдэй   исеп    таратам.

Манчыттырма яшьтэн йозләренне,

Бик кыска,-  дипгомер  юлларың.

Елга   суларыдай  дулкын чайкап,

Агыла ,-диеп  ,    айлар ,    елларың

Мин булырмын гел дә яннарыңда,

Әрнелмэсен типкэн  йөрәгең.

Өзелмәсен генә гомеркәең,

Сиңа тик шул минем   теләгем.

Әгәр йомсаң мэнге, күзләреңне,

Кирәкме   соң      миңа  яшәргә?

Минем дә  бит кирегәкайта алмый

Күңелем  очыр  зәңгәр күкләргә.

***

Йөрәгемдә минем бер син  генә,

Назлы  җаның, сылу йөзләрең.

Синнән башка  беркемгәдә,

Әйтәдем мин сөю сузләрен

Бик купләре миңа бәйләнде,

Исәнме,-дип көлеп кул кысып

Купмеләре башны әйләндерде

Куңелемә кереп , юл  сызып

Ә бер сиңа гына гашыйк булып,

Тын да алмый калдым ябешеп.

Башкаларны читкә этәп төртеп,

Ул кирәк,-дип миңа,көрәшеп..

Ялгышмаган икән яшьлегем

Очратканга  сине  шул көнем

Юкка гына икән көрәшмәгән

Синең өчен ,минем кунелем…

 

Туган коне белэн котлау

 

Бүгенге көн бер кайчан да

Онытылмый торган көн.

Әй, сөеклем, бердәнберем,

Ул бит синең туган көн.

Көннәремә-төннәремә

Нур өстәүчем син бит ул.

Шуңа синең туган көнең

Иң-иң изге көн бит ул.

Син булмасаң, сөеклем дип

Мин кемгә дәшәр идем.

Мәхәббәтнең бөек көчен

Тоймыйча яшәр идем.

Минем чиксез шатлыгым да,

Бәхетем дә син бит ул.

Шуңа синең туган көнең

Иң-иң изге көн бит ул.

Туган көнең — бер бизәге

Мәхәббәтле елларның.

Ярый әле син тугансың,

Ярый әле мин бармын.

***

Син туган көн бик күңелле булган,

Табигать тә калган тынычлап.

Туган көнгә күркәм теләкләрне

Юллыйм әле, дустым, кушучлап.

Беркайчан да саулык ташламасын,

Бәхетләрең булсын түгәрәк.

Шатлык арты шатлык килеп торсын,

Бала-чага үссен тәгәрәп.

***

Cинeң тугaн көннәpeңдә

 Caндугaчлap caйpacын,

 Cинe тәбpикләп,тугaннap.

 Яxшы бүләк caйлacын!

 Kиләчәк мaтуp гoмepнe

 Бepгә-бepә уздыpыйк,

 Гapмун уйнaп, биeп-җыpлaп

 Уpaмнapдaн cыздыpыйк.

 Kapтaймыйчa яшә,дуcкaй,

 Бүгeнгeдәй чибәp бул.

 Дуc-ишләpнeң кaдepeн бeл

Mиннән (бeздән) cиңa тeләк шул.

 

Туган кон белэн открыткалар

 

    Туган көн, кешенең ничә яшьтә ягъни нинди кабиләдән булуына карамастан, елына бер генә килә торган көтеп алган бәйрәме. Яраткан хатын – кызларыбызга чәчәк бәйләме, якын
дусларыбызга китап, бала чагаларыбызга мауктыргыч уен бүләк итү, бик күркәм
вакыйга. Әммә санап утелгән бүләкләрне без якыннарыбыз янда булган очракта гына
бирә алабыз. Әгәр сез, ниндидер сәбәпләр буенча, бәйрәм вакытында якыннарыгыз
белән  була алмыйсыз икән, сез аларга безнең сайтта, матур открытка сайлап җибәрә аласыз.

Открыткаларны компьютерегезгә, телефоныгызга саклый аласыз һәм шулай ук ватсап, социаль
челтәр аша җибәрә аласыз.

 

Туган көн открыткалары сайларга күчәргә >>>

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.