Татарча котлаулар

Сценарий молодёжной свадьбы на татарском языке

«Яшьләр мәҗелесе” Туй сценарие

Алдагы сценарийны без яшьләр дә, шулай ук урта яшьтәгеләр һәм өлешчә өлкәннәр дә катнаша торган туй мәҗлесләренә исәпләп төзегән булсак (хәзер шундый катнаш туйлар күбрәк үткәрелә), монысын яшьләр мәҗлесенә багышлыйбыз. Ике яктан да гаилә коручыларның әти-әниләре, туган-тумачалары һәм дәрәҗәле танышлары катнашканлыктан, беренче очракта мәҗлесләрнең, артык иркенәеп китмичә һәм юморга хилафлык китермичә, билгеле бер кысаларда үтүе характерлы. Яшьләр мәҗлесендә исә берничә тәнәфес ясау исәбенә уеннарны да, җыр-биюләр һәм танцыларны да бермә-бер диярлек арттырып була. Шулай ук озын-озын шигъри текстларны да мондый компания җиңелрәк кабул итә. Менә шушы үзенчәлекләр яшьләр мәҗлесенең йөзен билгели дә инде.
Әмма яшь-җилкенчәктән генә торган туй мәҗлесендә дә алда тасвирланган уеннарны шул килеш һәм шул тәртиптә диярлек саклап калдырып була (Ә инде мәҗлескә кадәр үткәрелә торган кияү каршылауга бәйләнешле уен-тамашаларның яшьләр туена да яраганлыгы турында әйтеп торасы да юк). Чөнки ул уеннар турыдан- туры яшь кияү белән яшь кәләшкә адресланган. Җитмәсә аларны оештыручы яки үткәрүчеләр—әлеге парның шаһитлары. Кунаклар­ны якыннан белмәгән, яисә тел осталыгы җитмәгән тамада булмаган очракта, хәтта бөтен мәҗлесне шулардан алып бардыру да үзен аклыячак. Белүебезчә, байтак төбәкләрдә бу шулай эшләнә
Түбәндәге сценарий—яшьләр мәҗлесен үткәрүнең кыскартылган бер варианты. Алдагы текстта инде тамаданың мәҗелес- не алып бару һәм табындагыларга сүз бирү осталыгы шактый җентекләп күрсәтелгәнлектән, бу сценарийда кунакларның чыгышларына, тост-нотыкларына күбрәк игътибар биреләчәк.
Алып баручы егет. Кадерле кунаклар, якын дуслар, хөрмәтле туганнар! Бүген без монда бәхетле йолдыз астында ту­ган яшь гаиләнең—Айнур белән Гүзәлнең (шартлы исемнәр) туй мәҗлесенә җыйналдык. Барыбызның да күңелләре күтәренке, йөрәкләребез яшь парны котларга, уен-тамашаларда катнашырга җилкенеп тора. Әйдәгез, шушы күркәм табын янында Айнур белән Гүзәлнең күңелләрендә калырлык матур сүзләр әйтеп, сайрап- җырлап, уйнап-көлеп утырыйк! (Алып баручылар һәм тост әйтүчеләр шигъри текстларны блокноттан яки кәгазь кисәгеннән дә укый алалар).
Бәхетләргә юллар урау, диләр,
Тормыш итү —түгел кыр кичү;
Урау юлның башы менә бүген
Сездә уза торган туй киче.
Юлларыгыз һәрчак бергә булсын,
Уйларыгыз булсын гел бергә;
Ак бөркәнчек япкан бәхетегез
Шау чәчәктә булсын гомергә.
Яшьләр өчен, дуслар, тост күтәрик,
Туй гөрләсен бүген табында;
Тост күтәрик: «Сезгә — тигезлек!» —дип,
Бәхет телик тагын-тагын да.
Айнур! Җиләк булып пешкән, роза гөле булып чәчәк аткан кыз бирәбез сиңа. Шушындый матур, сөйкемле, акыллы кыз үстергәннәре өчен, Гүзәлнең әти-әнисенә бездән дә, синең исемеңнән дә мең-мең рәхмәт. Нәфис гөлне—Гүзәлебезне син сулыктырма, саргайтма, беркайчан да корытма, ә аңа җиләс җил дә, шифалы яңгыр да була бел. Бездән теләк шул сезгә, дуслар.
Икенче булып сүзне шаһит кыз ала. Ул да үзенең котлау сүзен һәм теләкләрен шигъри сәлам белән әйтеп бирә.
Алып баручы кыз. Таудан бары тау гына мәһабәтрәк була ала. Әйтәсе килгән теләкләрне дә аеруча матур, илһамлы итеп бары шигырь теле белән генә әйтеп буладыр. Туйда кырмыска да канатлана дигәндәй, мин дә эчемдәгеләрне канатлы сүзләр аша җиткермәкче булам.
Яшәгез сез, Айнур-Гүзәл,
Бер-берегезне аңлашып,
Икегез бер җан-тән булып,
Гомер буе сайрашып.
Күңелегездә һич сүнмәсен
Игелек, иман нуры,
Өегездә бәхет гөле
Сулмасын гомер буе.
Бу туй соңгысы булмасын,
Булсын бәбәй туегыз,
Көмеш, алтын туйлар белән
Үтсен гомер юлыгыз.
Ул туйларда без дә булыйк,
Исәнлек-саулык белән,
Инде сезне тәбрик итәм
Бүгенге шатлык белән!
Алып баручы егет. Хәзер кунакларны табында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырып китәбез.
1. Үзеңне өйдәге кебек хис ит, тик кунакта икәнеңне онытма.
2. Начар кәефеңне ишекнең теге ягында калдырып кер. Табында кош тоткан кебек шатланып, авызыңны ерып утыр.
3. Нәфесегез чаты һәм язва чире ачылудан сакланыгыз. Тост әйтәләр дип кенә, салган бер бокалны төбенә кадәр түнтәреп бару юньлелеккә китерми.
4. Тавыш ярыларыңа хуҗа була бел. Кунакларның колак пәрдәсен тишәрлек яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып утырма.
5. Күршегезне үзегезнең хатыныгыз белән бутый күрмәгез. Исегездән чыгармагыз: күрше тавыгы каз булып, күрше хатыны кыз булып күренә ул.
6. Хатыныгыз ботыгызны чеметкән яки аягыгызга баскан очракта кычкырып җибәрмәскә, ә «аппагым» дип үбеп алырга.
7. Башкаларга һәрчак кушылып җырла, белмәгән тәкъдирдә авызыңны ачып утырсаң да ярый.
8. Күз алдың томалана башлый икән, бер кешенең өч булып күренә башлавын көтмә. Башкаларга сиздерми генә өеңә таю ягын кара.
9. Мәҗлес вакытында кияү белән кәләшне йөдәтеп йөрү, тәнәфестә аларны чат-чат үбү һәм кочаклау катгый рәвештә тыела.
Мәҗлес дәвам итә. Алып баручы шаһит кыз беренче итеп сүзне кияү һәм кәләшнең Яшьтуганнарына—кода-кодачаларга бирә.
Алып баручы кыз. Безнең мәҗлестә Айнур белән Гүзәл ягыннан бертуганнары — Камил белән Гөлназ (шартлы исемнәр) катнаша. Димәк, алар—башкатуганнаргаяшь кода белән кодача тиешле җилкенчәкләр.
Әй, кодача, кодача,
Табын күңелен кем ача?
Сүз бирәм, сөйләп җибәр,
Син сөйләргә җор, диләр.
Калышма син дә, кода,
Бер сөйләве ни тора,
Сүзләрең булсын алтын,
Җанга май булып ятсын.
Кодача. Айнур абый, Гүзәл апа! Сезне мин ихлас күңелдән гаилә коруыгыз белән котлыйм. Сезгә сүрелмәс саф мәхәббәт һәм ак бәхетләр телим.
Загс биргән язу кәгазь бит ул,
Саргая ул сандык төбендә;
Сулыкмасын сезнең сөюегез,
Чәчәк атсын күңел түрендә.
Онытмагыз, сәгать санап тора
Бу елларның узып барганын,
Югалтмагыз соңгы көнгә кадәр
Мәхәббәтнең алтын балдагын.

Яшь кода. Мин дә Гөлназның теләкләренә кушылам. Үз ягымнан Айнур абый белән Гүзәл апага сәламәтлек һәм озын гомер, үзләре кебек уңган уллар һәм кызлар тәрбияләп үстерүләрен телим. Ак юллар сезгә, туганнар!
Барыбыз да без теләдек
Бергә булуыгызны,
Инде хәзер без телибез
Рәхәт торуыгызны.
Яшәгез сез пар булып,
Икегез бер җан булып,
Күршеләргә үрнәк булып,
Дуслар өчен дан булып.
Алып баручы егет.Хермәтледуслар!Игътибарыгызга бер белдерү. Менә яшьләребезгә загста язылышканда бирелгән һәм әлегә башланмаган гаилә альбомы. Аның беренче битенә, үзара тоташтырып, туй балдаклары ясалган. Ә икенче битенә Айнур белән Гүзәл бергәләп төшкән фоторәсемнәрен ябыштырырлар. Кызыклы бер истәлек булып калсын өчен, мин бу альбомны шушы мәҗлестә башларга тәкъдим итәм. Өченче, дүртенче һәм, әгәр җитмәсә, бишенче бите дә—безнеке, ягъни кунакларныкы. Һәркем теләкләрен һәм монда әйтергә әлгермәгәннәрен, бер-ике җөмлә белән булса да, шунда да язып калдырсын иде. Ручкасы — эчендә. Тәнәфес вакытында язсагыз да ярый.
Чираттагы сүз яшь кияү белән яшь киленнең уртак дустына бирелә.
Сүз бирелгән е гет. Мин чыгышымны Шәрык риваяте белән бәйлисем килә. Яшәгән, ди, булган, ди өч килен. Шушы өч киленнең гаиләләре белән бергәләп зур йортта бәхет тә яшәгән, ди. Бәхет берзаман китәргә уйлаган һәм олы килен янына килеп: Мин сезнең гаиләдән китәргә булдым, теләгән әйбереңне сора, — дигән. Олы киленнең әллә ни исе китмәгән. Китсәң, китәрсең инде, миңа үз гомеремә җитәрлек байлык калдыр да дүрт ягың кыйбла, дигән. Бәхет киленне байлыкка күмгән дә, моның гаиләсеннән бөтенләйгә китеп барган. Бәхет киткәч, нәрсә буласын аңлыйсыз инде.
Бәхет икенче килен янына килгән. Сезнең гаиләдән китәргә булдым, теләгән әйбереңне сора, дигән. Уртанчы килен дә аптырап калмаган. Миңа үз гомеремә җитәрлек акча калдыр, аннан китсәң дә ярый, дигән. Бәхет киленне акчага күмгән дә китеп барган.
Инде ул өченче килен янына килгән. Мин сезнең гаиләдән китәргә булдым, теләгән әйбереңне сора, дигән. Өченче килен әйткән: Без син булганга бәхетле яшәгән идек. Сине бер дә җибәрәсем килми. Инде бик китәсең килә икән, ирем белән икебезгә үз гомеребезгә җитәрлек сәламәтлек һәм тигез мәхәббәт калдыр, дигән. Бәхет киленгә карап торган да: Ай-һай! Син миннән бик күп нәрсә сорыйсың. Болай булгач, мин китмәм инде, сезнең белән генә калырмын, дип җавап биргән.
Менә шушы риваятьтәге сыман, син, Гүзәл, гаиләгезгә олы бәхет алып кил. Бәхет гаиләгездән беркайчан да китмәсен, сәламәтлегегез дә, мәхәббәтегез дә ташып торсын. Калганы —байлыгы да, акчасы да үз вакыты белән килер.
Янә бер кыз кеше тост әйткәннән соң, алып баручылар телеграммалар һәмхат-открыткалар укуны оештырып алалар (беренче вариант сценариен карагыз — 56, 57, 58 битләр). Аннары тагын нәүбәттәге кеше сүз ала.
Сүз бирелгән икенче егет. Ат азгыны тайга иярә, диләр. Шаһитларыбыз мәҗлесне һәрчак шигырь белән алып барырга яратканлыгын белгәнгә, мин дә шигъри тост әзерләп килдем. Теләкләремне шул тост аша җиткерәм. Айнур һәм Гүзәл!
Ак бәхетләр алып килсен сезгә
Туегызның якты иртәсе,
Иң кадерле, матур сүзләр белән
Килә сезне тәбрик итәсе.
Тормыш юлыгызның тәүге көне
Яшьлек туе белән башлансын,
Күңелләрдә яшьлек чаткылары
Сүрелмичә мәңге саклансын.
Ялгышып та читкә күз салмагыз,
Чит-ят иркәләве — кышкы боз,
Туйга кадәр ничек булган икән,
Шулай калсын сезнең гыйшкыгыз.

Ике-өч кеше сөйләгән саен, алып баручылар арага яңа уен кертеп җибәрәләр. Чираттагы уен — яшь кияү белән яшь кәләштән интервью, сорауларга җавап алуга корылган тамаша (беренче вариант сценарие—61 бит). Ары таба исә—сүз сораган киләсе кешенең тосты. Шигъри тостлар берсеннән-берсе матур, күңелгә ятышлы булган кебек, алда сөйләнгән риваять шикелле, фольклор белән бәйләнешле тост-нотыклар да бик матур тәэсир калдыра.
Сүз бирелгән кыз. Минем бик хикмәтле һәм гыйбрәтле легенда-хикәят ишеткәнем бар. Атабыз Адәм бервакыыт Алладан: «Нишләп син Хаваны шулай матур итеп яраттың?»—дип сораган, ди. Аплаһе Тәгалә «син аны яратсын өчен» дип җавап биргән. Адәм янә: «Ә нишләп син аны шулай тилемсәрәк итеп яраттың?»—дип сорау биргән. Аплаһе Тәгалә «ул сине ярата алсын өчен»—дип җавап кайтарган, ди.
Менә күрәсезме, хатын-кызларга чибәрлек Алланың үзе тарафыннан бирелгән. Әгәр бездә бераз тилелектә бар икән, ансы инде —сез ирләрнең кимчелекләрен күрмәс өчен бирелгән сыйфат. Халык әйтмешли, кирәк чакта гаиләдә сукырда, саңгырауда була белергә кирәк. Татулык һәм тигезлек телим мин сезгә, Айнур һәм Гүзәл! Бер-берегезгә юл куеп, чөкердәшеп кенә яшәгез.
Кунаклар, күңелле гапләшә-гапләшә, сыйлануларын дәвам итәләр. Салкын ашлар янына бирелгән токмачлы ашны (ягына карап, пилмән дә булырга мөмкин) мактый-мактый ашыйлар. Тостлар белән уен-тамашаларның алмашынуы да үз җаена дәвм итә.
Алып баручы егет. Кадерле кунаклар, әйдәгез әле тагын бер уен уйнап алыйк. Бу уен «Пешми калган мәхәббәт җырлары» дип атала.
Очып бара бер бәлеш,
Агып тора майлары,
Бик сагынган чакларыңда
Аягыңны суга тык.
Сезнең бу шәп җырны ишеткәнегез бардыр. Ә хәзер шушыңа охшаган җырны — бәлки безнеке тагын да матуррак чыгар — без үзебез иҗат итәргә тиеш. Шарты бик гади: табынның ике ягына мин менә шушы ике кәгазь битен җибәрәм. Һәркайсыгыз шунда башыгызга килгән яки үзегез белгән мәхәббәт җырыннан бер юл язасыз, аннары шул турын күрсәтмичә бөкләп, күршегезгә бирәсез. Күршегездә шулай эшли. Соңыннан инде, әлеге кәгазьләр табынны әйләнеп чыккач, бергәләшеп тудырган шедевр җыр белән бергәләп танышырбыз.
Мәҗлеснең тәүге өлеше тәмамланыр алдыннан, яшь кияү белән яшь кәләш арасында эш-вазыйфа бүлешү уен-тамашасы үткәрелә (беренче вариант сценарий —63, 64 бит). Һәм шуның артыннан ук, алып баручыларның берсе белдерү ясый.
Алып баручы кыз. Беренче тәнәфескә чыкканчы, кунакларны бүгенге көннең, дөресрәге шушы башланган төннең һава торышы белән таныштырып алыйк әле.
«Бүген Мөслим районының Иске Вәрәш авылында (шартлы исем) шампанский һәм шәраб белән кушылган яшенле яңгыр (юеш кар) явуы көтелә. Вакыты-вакыты белән, көчле җил искән уңайда, берничә чакырымнарга музыка һәм җыр тавышлары ишетелүе ихтимал. Төнге сәгать уникеләрдә чама белмичә эчә торганнарның күз аллары томаланыр, аяк асларында җир тетрәр, юллар бик тайгак һәм кәкре-бөкре булыр. Кырык градуста эттә оясыннан чыкмый. Кырык градустан сакланыгыз. Баганалар кочаклап, стеналарга тотына-тотына йөрерлек хәлгә җитә күрмәгез! — Районның метеорология станциясе».
Яшьләр күңеле җилкенчәк, гел уйнаклап тора бит инде. Тәнәфес вакытында да төрле кызыклы уеннар оештырыла (уен үрнәкләре әлеге сценарийның унынчы бүлекчәсендә китерелә). Шулай ук биеп-җырлап алырга да җае табыла.
Ядцан соң, адцан төзелгән сценарийга ярашлы рәвештә, мәҗлес кабат үз ритмына керә. Табынга «икенче аш» итеп бирелә торган туралган ит яки башка төрле итле ризык килә. Яңадан уен-көлке, шаярышып сөйләшүләр, сүз-тост әйтүләр мәҗлеснең җанлы манзарасына әверелә. Ләкин иң башта алып баручылар мәҗлеснең беренче бүлегендә табындагылар иҗат иткән «пешмәгән җырлар» белән таныштыралар. Аннары инде уенны тостлар алмаштыра.
Яңа тост әйтүче кыз. Чүлмәкчедән күрмәкчедигәндәй, каршы килмәсәгез, мин дә котлавымны, теләкләремне шигырь белән әйтәм әле. Шигырь теле—гашыйклар теле, диләр бит. Димәк, Айнур белән Гүзәлнең куш йөрәгенә аеруча ята торган тел.
Котлыйм сезне, дусларым,
Бәйрәмнең зуры белән,
Балкысын тормыш юлыгыз
Гел бәхет нуры белән.
Капкагызны беркайчан да
Кайгы җиле какмасын,
Бәхет, шатлык, саф мәхәббәт
Янәшәдә атласын.
Йөз яшькә кадәр яшәгез,
Икегез дә шат булып,
Берегез — әби, ә берегез
Аксакаллы карт булып.
Пар күгәрченнәрдәй гөрләп
Яшәгез бергә-бергә,
Тыныч тормыш, котлы язмыш —
Миннән теләк шул сезгә.
Яңа тост әйтүче егет. Бүген —берегез кояш, икенчегез ай кебек ике гашыйкның таңнары кушылган, җаннары берләшкән көн. Җан яраткан, күңел тарткан яр бер генә була ул. Вакытында табышкансыз, вакытында кавышкансыз, инде никахыгызны күз алмасы кебек саклагыз, туйда яуган теләкләрне аклагыз. Төннәрегез тыныч, рәхәтузсын, көннәрегез якты, егәрле булсын. Өегезде һәрчак бала-чаганың шатлыклы чыр-чуы яңгырап торсын. Пар канатлы, куш йөрәкле булып гомер кичерегез.
Алып баручы егет. Ә хәзер, кадерле кунаклар, яңа уен уйнарга чират җитте. Без сезгә менә шушы курчакны бирәбез. Музыка уйнаганда ул сезнең арада кулдан-кулга йөрсен. Музыка туктаган чакта курчак кем кулында кала, шул әлеге курчакның берәр җирен үбәргә тиеш. Аннары ул уң яки сул як күршесенең дә шул җирен үбә (Алдан килешү буенча, әлеге кызыклы, әмма четерекле, нәзакәтле эшне кулында курчак калган кешенең бер күршесенә дә йөкләргә була. Ягъни баштагы кеше курчакның кайсы җирен үбә, аның үзендә күршесе шул җиреннән үбәргә тиеш була).
Уеннан соң, гадәттәгечә, кунакларга сүз бирүләр, сөйләүләр, котлау нотыклары. Шулар арасында, мәҗлеснең кайда үткәрелүенә карап, өчпочмаклар белән шулпа, яисә татарның атаклы ризы- гы —ит бәлеше дә бирелергә мөмкин. Чөнки мәҗелестә ашның— үз урыны, сүзнең—үз урыны.
Сүз бирелгән чираттагы егет. Кадерле Айнур һәм Гүзәл! Бүген сезнең кеше гомерендә бер генә булырга тиешле ни­ках туегыз. Дөньяның искитмәле сәер һәм серле күренешләре бар. Ходай башта утны яраткан, ди. Әмма иң дәһшәтле утны да су сүндерә. Шул суны, дәрьяларны исә ир-егетләр генә туктата яки авызлыклый ала. Ә менә ут-суларны кичкән ир-егетнең йөрәген хатын- кыз елмаюы гына эретә, әсир итә аладыр. Ике каен куш булып үссә, яфраклары да кушылып шаулаша, ике чибәр бергә кушылса, йөрәкләре бергә тибә, куш була. Йөрәкләрегез йөз яшькә кадәр бергә типсен, кадерле дуслар!
Сүз бирелгән чираттагы кыз. Кадерле дуслар! Әле кичә генә сезнең һәркайсыгыз аерым «мин» иде. Ә менә бүгеннән башлап «мин» диясе урынга сез торган саен ешрак «без» диярсез. Чөнки сез ир белән хатын булдыгыз, гаилә төзедегез. Алда —озын тормыш юлы. Ул юл шома гына булмас, төрле сикәлтәләр, каршылыклар да очрар. Кашык-аяк шалтырап алган чаклар да булыр. Ләкин сез нык булыгыз, бирешмәгез. Икең бер булганда, шатлыкларны да, кайгыларны да бергә бүлешкәндә генә гаилә чыныга, җиңүгә, чын бәхеткә ирешә.
Шатлык белән тулып торсын
Сезнең тормыш кәсәгез,
Ике тармак гөл шикелле
Гел янәшә яшәгез.
Яшәгез тормыш яменең
Кадерен белеп кенә,
Хәтта чикләвек төшен дә
Урталай бүлеп кенә.
Нәүбәттәге уен-тамаша вакыты җиткәч, алып баручы кыз урыныннан күтәрелә. Кулында—имчәк баласы киеме.
Алып баручы кыз. Иптәшләр, минем кулда ике төрле «ползунок». Сез аларны туачак баланың символы, җенес билгесе дип уйлагыз. Зәңгәре — ир бала символы, агы — кыз баланыкы. Хәзер мин шуларны кулдан-кулга ике як рәт буйлап җибәрәм. Кем яшь гаиләнең беренче баласы малай булуын тели, шул үзенең теләк бүләген, азмы-күпме акча рәвешендә, зәңгәр ползунокка сала, кем кыз бала тууын тели, ак ползунокка сала. Кайсы баланың күбрәк теләнгәнен бүләкләрнең күләменә карап билгеләрбез.
Ползуноклар әйләнеп килгәч һәм алар эченә салынган бүләк һәм теләк акчасының күпмешәр булуы исәпләнгәч, кыз бала теләүчеләрнең җиңгәнлеге билгеле була. Шунда ук бер-ике «текә» егет кесәләренә тыгылып, кошелекларыннан өстәмә сумма чыгаралар.
— Гаепләштән булмасын, без беренче баланың ир бала булуын телибез. Менә монысы аңа киләчәктә уенчык машина алу өчен сөенеч бүләге булсын.
— Мин дә кечкенә акчалата бүләгемне малай тууын теләп, сөенче һәм бәбәй ашы бүләге итеп бирәм (канәгать елмаеп). Йә, хәзер безнең теләк җиңдеме?
Кыз-кыркын да шобага бәхәсенә кушылып китә: кайсы акча өстәмәкче була, кайсысы кет-кет көлә, кайсылары, бер-берсен куәтләп, хак фикерләрен ярып салалар.
—Тумаган балага бишек асасыз түгелме соң, егетләр?
— Уңган хатын кыз табар, диләр. Беләсегез килсә, беренче баланың кыз булуы, әнисенә ярдәмче һәм сердәш булып үсүе әйбәт. Әмма төптән уйлаганда, теләсә кайсы балада әйбәт. Тик сәламәт кенә тусын.
Шуның белән уены-чыны катнашкан бәхәскә нокта куела.
Музыкаль тостларның мәҗлескә үзенә бер ямь биргәнлеген белгәнгә, алып баручы алдагы тостны авылның сандугачы дип йөртелгән җырчы кызга бирә. Һәм аңа, сөйләү белән генә чикләнмичә, яшьләргә багышлап җыр җырларга да тәкъдим итә.
Җырчы кыз. Сөекле авылдашларым Айнур һәм Гүзәл! Сезне чын күңелдән гаилә бәйрәмегез белән котлыйм һәм гомер буе сандугачлардай сайрашып, күгәрченнәрдәй гөрләшеп, бер-берегез- не куандырып яшәвегезне телим. Сорагач, ялындырып булмый. Фи- кер-теләкләремне җыр белән дә белдерәм. Җырның ертыгы юк дигәндәй, гаеп итмәссез (Шамил Кашаповның Саҗидә Сөләйма- нова сүзләренә язган «Туй җыры» башкарыла).
Ай-кояш йөзләре, кояшлы күзләре…
Кавышкан, табышкан пар былбыл үзләре.
Кушымта: Карлыгачкаем ла, сандугачкаем ла,
Сайратыр, ай, матур яр булгач янында.
Талчыбык билләре, бал кебек телләре;
Гөрләшкән, серләшкән пар былбыл үзләре.

Кушымта: Әйдер генәем, бәйдер генәем,
Юл булмый, туй булмый теләкләр теләнми.
Бер генә дигәне — юктыр ла тиңнәре…
Уң булсын, гел булсын бәхетле көннәре.
Кушымта: Аллары, гөлләре, гөлбакча илләре,
Уң булсын, гөл булсын, бер булсын серләре.
Мәҗлеснең икенче өлеше гаилә учагын кабызу уен-йоласы белән тәмамлана (беренче вариант сценарий — 64, 65 бит). Ул, гадәттә, өйләнешүчеләр һәм шаһитлар катнашлыгында үткәрелә торган уен-тамашаларның үзенә күрә бер апогее, ягъни югары ноктасы кебек кабул ителә. Аннары инде — кабат тәнәфес, кабат төрле уеннар дәвам итә, шул исәптән бу юлы лотерея үткәрелә.
Кунаклар шулай ук дискотекада җилләнергә һәм, ярыша-яры- ша, биеп алырга да өлгерәләр.
Лотерея уенын мөмкин кадәр кызыклы һәм шаян итеп үткәрергә кирәк. Моның төп шарты шул: очсызлы вак-төяк әйберләр дә бик кыйммәтле отыш итеп тәкъдим ителергә тиеш. Димәк, башта аерым кәгазьләргә «кыйммәтле» отыш исемнәре языла һәм, төреп, берәр савытка салына. Гармун уйнаганда әлеге савыт куп- дан-кулга йөри. Гармун кинәт туктап калганда савыт кем кулында була, шул арадан бер кәгазьне (лотереяны) ала һәм анда язылган номерны һәм отыш исемен кычкырып укый. Оештыручыларның берсе пакеттан яки тартмадан («арыш» капчыгыннан) әлеге отышны алып бирә. Лотереяләр беткәнче уен шул тәртиптә дәвам итә.
Отыш исемнәре исә болай күрсәтелә ала: «Лотерея №1. Иң соңгы маркалы катер» (кәгазьдән ясалган көймә); «№2. Кухня комбайны» (бәрәңге-яшелчә кыргыч); «№3. Тузан суырткыч» (канат яки себерке);«№4. Тропик урманда үскән мең төрле чәчәктән эшләнгән бәлзәм» (кечкенә шешәгә салынган су); «№5. Савыт-саба юу машинасы» (юкә мунчала); «№6. Төсле телевизор» (көзге); «№7. Җиңел машина» (уенчык тәгәрмәч); «N28. Мисыр патшасы Тутан- хамон пирамидасыннан табылган папирус» (рәсемле открытка); «№9. Микроволновка яки микродупкынлы мич» (кечкенә батарея); «№10. Цифрлы фотоаппарат» (линза яки күзлек пыяласы); «№11. Гималай тауларыннан китерелгән роза чәчәкләре букеты» (мунча себеркесе); «№12. Шәрык гүзәле, Мисыр патшасы хатыны Нефертити пирамидасыннан табылган брошка» (тимер булавка); «№13. Кер юу машинасы» (сабын); «№14. Тегү машинасы» (җепле энә яки кәтүк); «N915. Персия келәме» (чиккән кулъяулык); «N916. Яңа төзелгән йорттан өч бүлмәле квартира» (ачкыч); «№17. Зал өчен имән агачыннан эшләнгән гарнитур» (агач шакмак); «№18. Пенсиягә чыккач, яшьлек мәхәббәтең турында роман язар өчен тылсымлы аккош каурые» (каз каурые); «N919. Дөрт-дәрманны йөз тапкыр арттыра торган элексир» (дару ампуласы); «N920. Сөйгәнең йөрәгенә туп-туры юл сала торган сөйдергеч бөтие — чәч арасына кыстырырга яки колак артына бәйләргә» (дүрткә бөкләнгән кәгазь).
Кайбер отышларны тапшырганда «тәгәрмәче булса, машинасы табылыр», яки «энәсе булса, машинасын гынатабуәлләниавыр булмас» кебек сүзләр дә әйтергә мөмкин, һәм тагын бер искәрмә: вакытны экономияләү өчен, лотереяларны өләшеп бирергә, яки бер-бер артлы савыттан алдырырга да була. Отыш әйберләренә исә, номер күрсәтелгән җепләр тагып, алдан ук билгеле бер тәртиптә тартмага тезеп урнаштыру уңайлы.
Мәҗлеснең өченче өлеше башлана. Табынга янә яңа ризыклар китерелә. Болары инде чәй янына бирелә торган милли камыр ашлары: гөбәдия, чәкчәк, бавырсак, коштеле. Сый-хөрмәт, димәк, традицион йола тәртибе буенча дәвам итә. Мәҗлесне алып баручылар да, ара-тирә генә булса да капкалап, сөйләргә әле өлгермәгән кешеләрне сөйләтәләр. Бу юлы аларга тәнәфес вакытында, ар- кылыга-буйга җеп тарттырылып, табындагыларның баш туры­сына, яки арткы яктан стенага эленгән шарлар ярдәмгә килә. Әлеге уенда катнашучы һәркем, чираты җиткәч, үз турындагы шарны шартлатып, эчендәге кәгазьгә язылган бирем-җәзаны үтәргә тиеш.
Җәзалар мондый: «Өстәл астына башыңны тыгып, биштапкыр «мин шырҗүләр», «мин шыр җүләр» дип кабатларга; «Урындыкка басып, кулларымны канат кебек итеп кага-кага, өч мәртәбә әтәч булып кычкырасым килә»; «Кулындагы кечкенә көзгегә карап, «иллә чибәр дә инде мин», «мин дөньяның әүлиясе», «мин авылыбызның кендеге» дип үз-үзеңне макта»; «Җырларга дигәндә, миңа гына кушыгыз. Хәзер җырлап күрсәтәм»; «Кеше ышанмаслык ялган сөй- ләргәтелем кычытып тора. Тыңлагыз, сөйлим»; «Үземнән тәмле исләр килеп торсын өчен, бер баш суган яки сарымсак ашыйм әле»; «Бию дигәндә, мин идәндә. Биеп күрсәтим әле»; «Үбү-кочуга мин оста, менә, миннән үрнәк алыгыз»; «Минем белмәгәнем юк, бур мәче булып та мыраулый-мияулый беләм. Мияулап күрсәтимме?»; «Мин кәҗә булып бакырырга оста. Тыймасагыз, сәгатьләр буе бакыра алам. Хәзер бакырып күрсәтәм»; «Яшьләрне котлап мин ике телем лимон ашарга да риза. Менә карагыз»; «Тиз әйткеч яки тел көрмәкләндергәч әйтеп күрсәт»; «Уң якта утырган күршеңне кочаклап, «мин сине яратам» дип өч-дүрт тапкыр кабатла»; «Бер мәзәк яки анекдот сөйләргә»; «Әгәр цирк клоуны булсаң, тамашачыларны ничек көлдерер идең?»; «Нинди кимчелекләрең бар —яшермичә, бәйнә-бәйнә сөйлә»; «Бар шунда—белмим кайда, алып кил шуны— белмим нәрсә. Ләкин нәтиҗәсе табындагыларның күңеленә ошарлык булсын».
Әлеге уеннан соң төп игътибар күмәкләшеп җырлауга юнәл- телә. Берсен-берсе алмаштырып, яшьләргә яхшы таныш булган хәзерге заман җырлары агыла башлый. (Атап әйткәндә, «Алтын балдак» — Р.Нәгыймов көе, Н.Касыймов сүзләре; «Килен төшкәндә» — Р. Яхин көе, Р. Миңнуллин сүзләре, «Туй күлмәге» — Р.Ахия- рова көе, Н.Касыймов сүзләре; «Аерылмагыз» — Ч. Зиннәтуллина көе, Г.Зәйнәшева сүзләре. Сүз уңаеннан туй табынында җырлана торган башка җырларны да өстик: «Күбәләгем»—татар халыкҗы- ры; «Пар балдаклар» — Ф.Мортазин көе, З.Вәлиәхмәтова сүзләре; «Туй җыры»—халык көе, Г.Зәйнашева сүзләре; «Әй, икегез, икегез»—татар халык җыры; «Һаман яратам»—Ф.Хатыйпов көе, Зөлфәт сүзләре; «Алмагачлары»—татар халык җыры; «Бөрлегәнем— бер генәм»—татар халыкҗыры; «Җанымжәл түгел сиңа» —татар халык җыры.
Кунаклар ике-өчҗырҗырлап алалар датагын чәй китертәләр. Кайсылары исә, җыр тынып торган арада, баллы ширбәт эчә, җиләк-җимештән авыз итә. Аннары янә җыр куәт ала. Әмма шаһитлар күмәк җырларны яңа уеннар белән аралаштырып барырга да онытмыйлар. Аерым алганда, кияү белән кәләшкә «Яшь гаилә» курсларын тәмамлап «уңган хатын» һәм «булдыклы ир» белгечлекләрен алу турындагы дипломнарны, бик күңелле итеп, үзләре кирәк тапкан вакытта тапшырып алалар (84, 85 битләр). Аннары инде, мәҗелес ахырына таба, кунаклар алдында яшьләрнең үзара ант итешү уен-йоласы уздырыла һәм аларга истәлек медальләре бирелә (беренче вариант сценариен карагыз —69,70,71 битләр).
Яшьләр мәҗлесе аш-су әзерләүчеләргә рәхмәт әйтү һәм кияүнең үз гаиләләре исеменнән мәҗелестә катнашучыларга рәхмәт белдерү чыгышы белән тәмамлана. Иң соңгы сүзне, әлбәттә, алып баручылар әйтә.
Кайбер туйларда, бигрәк тә авыл җирләрендә, кунакларның кием-салымын яшерүгә бәйләнешле хикмәтләр дә булып ала. Бил- геле инде, күзләре төшкән һәм якыннанрактанышырга теләгән кодачаларның кофта-мазарын яки аяк киемен яшь кодалар яшерә. Кунаклар таралышканда, шул «югалган» нәрсәне эзләшкән булып, кайбер егетләр үзләренә ошаган кыз белән ныклап танышып та китәләр. Уеннан башланган эш кайчакта хәтта яңа гаилә туу, димәк, яңа туй белән тәмамлана.

* * *

Соңгы дәвердә, бигрәк тә шәһәр җирләрендә, туй мәҗлесләрен алып баруның башкачарак төре дә барлыкка килде. Анысын инде милләтара бәйләнеш һәм стандартлашу йогынтысында туган хәзерге заман күренеше дип карарга кирәктер. Мондый төр мәҗлесләрне, гадәттә, төрле юбилейлар, тантаналы кичәләр үткәрү белән шөгыльләнүче махсус агентлыктан чакырылган тамадалар алып бара.
Алар арасында, билгеле, татарның матур традицияләрен файдаланучы һәм туйны күңелгә ятышлы итеп алып баручылар да бар. Әмма, минем күзәтүемчә, тамада хезмәтен кәсепкә әйләндереп, татар туе мәҗлесләрен дә теләсә нинди компаниягә яраклаштырылган шаблон сценарий буенча үткәрүчеләр дә юктүгел. Шуңа күрә дә читтән тамада чакырганда, туйларыбызның милли йөзен саклый торган алып баручы сайларга тырышырга кирәклеге шиксез.
Профессиональ тамадаларның күпчелегенә хас бер уртак сыйфат бар. Ул да булса—мәҗлеснең беренче өлешендә мөмкин кадәр азрак кешегә сүз бирү, башкаларны да сөйләтү урынына күбрәк үзе генә сөйләү, тост-теләкләрнә дә, калыплашкан эчтәлек һәм формага салып, үзе генә әйтү белән мавыгу. Бу, әлбәттә, өйләнешүче яшьләрнең ата-аналарын, туганнарын һәм кунакларын якыннан белмәүдән килә. Шул ук вакытта бу хәл, минемчә, алып баручының алдан бирелгән мәгълүматка таянып кына сүз бирүләрне тиешле тәртиптә оештыра алмавы һәм, гомумән, өстәмә сце­нарий төзеп, мондый эш белән артык мәшкатьләнергә теләмәве белән бәйле. Ахыр килеп, мәҗлестә профессиональ тамаданың үзе генә сөйләргә яратуы, һичшиксез, үз эше өчен түләнгән хакны акларга тырышуы белән дә аңлатыла торгандыр.
Беренче бүлектә табындагылардан тост-теләкләр әйттерелмәгәч, аңлашыла инде, ике якның туганнары һәм кунаклар белән,

атап сүз бирелгән чактагыча, аерым-аерым таныштырып та булмый. Шуңа күрә дә тамада туйда кемнәр катнашуы турындагы мәгълүмат белән, гадәттә, алдан бирелгән исемлек буенча тулаем рәвештә, ягъни берьюлы таныштыра яки кайчакта таныштырып та тормый.
Мәҗлеснең икенче бүлегендә исә ике якның туганнарыннан һәм кунакларыннан сүз әйттерү дә мондый очракта берочтан башкарыла. Ягъни тамада, сүз биреп, берәүне кузгатып җибәргәннән соң, калганнарда, бер-бер артлы басып, теләкләрен белдерәләр. «Домино принцибы»на корылган әлеге сүз әйттерү алымы табын- дагылар үз чиратлары үткәреп бетергәнче шул рәвешле дәвам итә. Болар, әлбәттә, мәҗлестә катнашучылар белән таныштыруның һәм аларга сүз бирү, теләкләр әйттерүнең иң җиңел һәм ансат юлы. Табын зур яки тамада әзерлексез булганда, бу алымнар, бәлки, өлешчә булса да аклана торгандыр. Әмма туйдагы төп кешеләргә һәм шәхси тостлар әйттерүгә тиешле игътибар бирелмәгәнлектән, әлеге алымнарның кимчелекле яклары да булуы шиксез. Гамәлдә күренгәнчә, теләк-киңәшпәрнә берочтан тезеп әйттерү еш кына урынсыз кабатлауларга һәм «сүз боткасы» тууга китерә, өсге-өскә өелеп, тостларның егәрлеге һәм яме-тәме бетә. Янә килеп, теләсә нинди компаниядә дә бер үк сценарий буенча эш итүче кайбер тамадаларның татар туйларында да әледән әле «горько, горько!» кычкыртуы да, миңа калса, бик үк килешле түгел. Татарга элек- электән тыйнаклык хас бит.
Ләкин профессиональ тамадаларның репертуарында үрнәк алырлык нәрсәләр дә юктүгел. Мин бу очракта алар кулланышка керткән үзенчәлекле уеннарны күздә тотам. Мәсәлән, тәнәфес вакытында яшь кияү белән кәләшнең урынын шуларга охшатыбрак киенгән, әмма үзләрен шук-шаян итеп тота торган пардан алдыру һәм яшьләргә шаһитлары белән бергәләп лезгинка, рок-н- ролл яки чегән биюләрен башкарттырганнан соң гына үз урыннарына утырырга рөхсәт итү—шундыйлардан.
Тагын бер кызыклы уен әзмәвердәй өч егеттән яки яшь ирләрдән П.Чайковский балеты буенча билгеле булган «кечкенә аккошлар (вар. аккош бәбкәләре) биюе»н башкарттыру белән бәйле. Моның өчен тамада кунаклар күрмәгән арада өч ир-атка ак майкалар, тездән югарырак торучы ак мини-юбкалар һәм шундый ук төстәге оекбашлар кидерә. Башларына исә челтәрле яулык бәйләтә, муеннарына галстуклар тактыра. Болар кыска гына репетиция ясап алганнан соң, тамада кунаклар алдына чыгып: «Ә хәзер сезнең алда Мәскәүдән килгән шоу-балет артистлары барыгызга да таныш «танец маленьких лебедей» дигән атаклы биюне башкарачак», —дип игълан итә. Калганы инде, ягъни әлеге аю кебек өч ир-атның көй уңаена басарга тырышып, әле уң якка, әле сул якка бара-бара гүзәл аккошлар булып кылануын күз алдына китерү кыен түгел. Үзләре кебек үк кунак булып килгән таза, юантык гәүдәле танышларының сылу балериналар кебек шундый нәзакәтле номер башкарырга алынуы һәм нәфис-грацияле хәрәкәтләрдән торган биюне килешле-килешсез кыланышлар ярдәмендә гәүдәләндерергә тырышулары җылы юмор гына тудыра.
Минемчә, профессиональ тамадалар репертуарындагы уеннарның уңышлы аерым үрнәкләрен сайлап куелган табын башлыгы һәм шаһитлар алып барган мәҗлесләрдә дә файдаланып буладыр. Бу, һичшиксез, нур өстенә нур гына булачак. Кайчандыр профессиональ табынчылар тарафыннан кулланыла башлаган «Гаилә учагы» уенының күп туйларда яратып кулланылучы уен-та- машага әверелүе —шуның бер матур мисалы.
***
Мәҗлес сценарийларына өстәп шуны әйтергә кирәк: аерым төбәкләрдә, электән килгән гадәт буенча, шаулап үтә торган туй мәҗелесенәтуй алу (вариантлары: туй кертү, туй күтәрешү) йоласы килеп ялгана. Беренче туй мәҗелесе кыз ягында үткән очракта, туйның икенче, өченче көннәрендә кода-кодагыйларны, читтән кайткан кунакларны кызның якын туганнары ашка ала. Туй кияү ягында булганда да, урыны-урыны белән, шушы ук йола үткәрелә, ягъни кыз ягыннан килгән олы кунакларны да аштан-ашка йөртү традициясе бар. Кайбер авыл җирләрендә исә төп туй мәҗеле- сеннән соң аштан-ашка йөрү чиратлап, ягъни бер көнне кыз туганнарында, ә икенче көнне кияү ягында уздырыла. Туйга алу, кунакларга менә шулай кат-кат хөрмәт күрсәтү, әлбәттә, татарның кунакчыллыгы, туган җанлыгы турында сөйләүче күркәм күренеш ул.

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.