Татарча котлаулар

Слова благодарности родителям на татарском языке

Туйда әти – әнигә рәхмәт сүзе

Бүгенге көнгә кадәр бер дә уйламый идем туган йортны, әти-әниемне калдырып башка урында, башка кеше янәшәсендә яшәргә кирәк дип. Һәм бу уку вакытындагы шикелле вакытлы гына да түгел, гомергә. Гомергә, табигать кануны шулай булгангадыр, бәлки, кошлар да бит әткәләре оясында әнкәләре китергән җимне чүпләп үсәләр дә, канат ныгыткач үзләре офыкка хуҗа булып үз оясын коралар, шулай ук кошлар очырырга  әзерләнәләр.

Күрәсең, минем дә шул кошлар шикелле үз күгемә, үз ояма [..] белән бергә ия булыр вакытым җиткәндер. Узганнарны, бүгенгесен уйлап минем бары рәхмәт әйтәсем килә җан биргән анама, гомер биргән Аллама, канат биргән атама. Тормыш күгендә очарлык, биеклекләрне яуларлык көчем өчен, сәламәт тәнем, зирәк акылым, сезнең  ярдәм белән алган белемем, кая гына булсам да кайтып сыенырлык урын булган туган оям, йортым өчен рәхмәт!!! Бары тик бер генә сүз — рәхмәт. Күңел түремдәге иң моңлы һәм нәзек кылларыннан чыккан ихлас рәхмәт сезгә барысы өчен. Рәхмәт барыгызга да, туганнарга, дусларга. Хөрмәт итеп килгәнегез, безнең шатлыклы бәйрәмебезне уртаклашканыгыз өчен. Рәхмәт шулай ук мәҗлесебезне һәръяклап оештырган алып баручылар белән җитештерүче-пешерүчеләргә. Барыгызга чын күңелдән рәхмәт!

***

Янәшәмә карыйм да, мин үземнең бик бәхетле кеше икәнемә тагын бер кат инанам. Кадерле ирем, кара әле, биредә безне бары хөрмәт иткән, яраткан кешеләр генә җыелган. Менә ерак араларны якын итеп килгән дуслар, йөз сум акчаң булганчы йөз дустың булсын диләр — чын сүзләр, рәхмәт сезгә дусларым. Дуслардан якынрак туганнар. Сезне үзебезнең  беренче шатлыгыбызны уртаклашуга килүегез өчен бик зур рәхмәт. Туганнардан янәшәрәк күршеләр. Күршеләр, күршеләр – иң якын кешеләр, мин сезнеңкүршегездән китсәм дә, һәрчак шулай якын булып калыгыз.

[…], кара, менә болар минем өчен җанымның бер өлеше булган апам һәм абыем, сеңелем. Аларның һәммәсенең  инде күптән үз тормышы, шулай да без бергә һәм бердәм. Шатлыкта да, борчуда да без — туганнар. Без дә алардан аерылмый яшик. Алар минем якыннарым, мин алалар белән бер аланда тәгәрәп үскән,  мин аларны бик яратам, алар да минем өчен җан атып торалар, рәхмәт аларга.

Әтием, әнием – минем тормышта иң изге, иң кадерле сүзләр белән әйтеп бетергесез кирәкле олы кешеләр. Минем бүген рәхмәтнең иң олысын иң ихласын аларга җиткерәсем килә. Җан биргән әнием, яшәү биргән әтием — рәхмәт сезгә барысы өчен: гомерем, балачагым, яшьлегем, белемем, өс-башым, борчусыз яшәешем, бүгенге мәңге истә калырлык мәҗлесем өчен –рәхмәт сезгә.

[…], тагын бер кабат — мин бәхетле. Минем әтием-әнием исән-сау, янәшәмдә, туганнарым, дусларым биредә, ул гына да түгел, минем хәзер тагын бер әнием, әтием, миңа кызым дип дәшүче синең әти-әниең, яңа туганнарым бар.

Әйе, мин бәхетле. Мин хәзер үземнең бәхетемне синең кулларыңа тапшырам. Әгәр минем бәхетемне саклап яшәсәң, мин синең дөньяда иң бәхетле ир булуың өчен барлыгым белән тырышып яшәячәкмен, кадерле

***

Таһир – Зөһрә читтә торсын

[…] – […] дигәндә.

Сезнең кебек иң матур пар

Юктыр бүтән бер җирдә дә.

 

Иң гүзәл дә иң якын да

Пар булып сез йөрисез.

Әрләшсәгез… дөньяда

Бер кемне дә  күрмисез.

 

Сездә  сөю, сездә ялкын

Барысыннын да күбрәк

Ник, нигә соң  көттерәсез –

Өйләнешегез тизрәк!!!

Мин үземне бүген бик бәхетле хатын-кыз  итеп хис итәм.

Чөнки минем янәшәмдә мине тәрбияләп үстергән, укыткан, тормыш офыгында йөзәрлек нык канат биргән әтием белән әнием бар. Зур рәхмәтләремне әйтеп, мин аларга сәламәт, озын гомер телим.

Минем бергә уйнап үскән, куаныч-көенечләремне уртаклашкан бертуган [апа / абый / сеңел]  бар. Без бергә, бик тату, бердәм булып үстек. Киләчәктә дә шулай аралашып күңелле яшәсәк иде.

Минем бүген безне хөрмәт итеп килгән туганнарым бар. Барысына да рәхмәт аларга.

Минем эч серләремне уртаклашкан, кирәк чакта ярдәм иткән тугры дусларым бар.

Һәм, ниһаять, янәшәмдә туганым кебек якын, дустым кебек ышанычлы, яраткан кешем син – [ирем] бар. Безнең уртак тормышыбызга корган өмет – ниятләребез акланыр дип уйлыйм.

Ул гына да түгел минем инде хәзер, яңа туганнар белән бергә икенче әтием белән әнием дә бар. Рәхмәт аларга мине шулай үз кызлары шикелле күреп килен итеп төшергәннәре өчен.

Шуларны уйлыйм да, мин үземне бик бәхетле дип уйлыйм. Һәм бу бәхетебез уртак булыр дип ышанам….

Рәхмәт барыгызга да.

***

Мин бүгенге көнгә кадәр, җәмгыятьнеӊ күзәнәге — гаилә кору турында уйлаймый идем. Күрәсеӊ минем дә вакыт җитте. Бала чакны, яшь вакытны, бүгенге көнне уйлыйм да үземне бу дөньяда иӊ бәхетле ир ат итеп хис итәм.

Рәхмәт әйтәсем килә ерак араларны якын итеп килгән, һәрчак ярдәм итәм дип торган дусларга. Рәхмәт сезгә.

Рәхмәт әйтәсем килә безне хөрмәт итеп килгән туганнарга. Бүгенге көннән минем туганнар математик яктан ике тапкырга артты. Рәхмәт сезгә туганнар.

Аерым рәхмәт әйтәсем килә бердән – бер, минем өчен җан атып торган энемә (абыйга, апага, сеӊлемә) ……… Рәхмәт сиӊа ………

Рәхмәт бабай ……………. һәм әби ………….., шундый матур, ягымлы, үрнәк, сөйкемле кыз, хәзер инде минем тормыш иптәшем, устергән өчен, һәм мине уз малайлары шикелле кабул иткән өчен.

Минем тормышта иӊ изге, иӊ кадерле олы кешеләр — әтием белән әнием. Рәхмәтнеӊ иӊ олысын, иӊ ихласын аларга җиткерәсем килә. Яшәү биргән әтигә. Яхшы атаның хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак. Үземне яратырга, кешеләргә ихтирам белән карарга һәм тормышта үз урынымны табарга өйрәткәне һәм өйрәтеп кенә түгел, үзе дә нәкъ шулай яшәгәне өчен мин әткәемә зур рәхмәтле. Җан биргән әнигә. Рәхмәт әни  мине бәхетле һәм мәхәббәтле иткән өчен , аларныӊ кадерен белеп яшәргә өйрәткән өчен. Рәхмәт һәр көн өчен, күктә кояш, йөзендә елмаю балкып торган өчен. Рәхмәт шатлыкта, авырлыкта һәрчак минем янда  булганга. Рәхмәт барысы өчен.

Әти-Әни һарчак тырыштыгыз

Мине хәвефләрдән сакларга

Чын күӊелдән мин дә тырышырмын

Сезнеӊ ышанычны акларга

 

Рәхмәт барыгызга да дусларга, туганнарга, әниләр һәм әтиләргә. Хөрмәт итеп килгәнегез, безнең шатлыклы бәйрәмебезне уртаклашканыгыз өчен. Бары тик бер генә сүз — рәхмәт. Күңел түремдәге иң моңлы һәм нәзек кылларыннан чыккан ихлас рәхмәт сезгә барысы өчен.  Рәхмәт шулай ук мәҗлесебезне һәръяклап оештырган алып баручылар белән җитештерүче-пешерүчеләргә. Барыгызга чын күңелдән рәхмәт!

 

Ничек түләп бетерербез,

Гомер биргән өчен безгә,

Балам диеп янып-көеп

Яшәгәнгә рәхмәт сезгә.

 

Күпме генә рәхмәт әйтсәк тә без

Бик аз булыр кебек күңелгә.

Бәхет шатлык кына юлдаш булсын.

Әткәй-әнкәй сезгә гомергә!!!

* * *

Сез мине кадерләп һәм назлап пар канат астында үстердегез. Зур тормышка аяк баскач сыгылмый һәм сынмый яшәрлек көч бирдегез. Туган йортта мин кадерле бала булдым. Итагатьле, инсафлы һәм белемле итеп тәрбияләдегез. Сезнең киңәшләрегез, бетмәс-төкәнмәс йөрәк җылыгыз тормышта үз урынымны һәм үз тиңемне табарга ярдәм итте.

Бүген минем иң бәхетле көнем. Сез бүген минем язмышымны яраткан кешемнең кулларына тапшырасыз. Минем бәхетле, шатлыклы гомер кичерүемне телисез. Мин сезнең үрнәктә ир хакын, ата-ана һәм бала хакын хакларга өйрәнеп үстем.

Гомер елгасын кичкәндә: «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», дигән гыйбарәне һәрчак истә тотармын. Сезгә минем өчен кызарырга туры килмәс дип уйлыйм. Рәхмәт сезгә барысы-барысы өчен дә. Киләчәктә дә саулык белән, безнең бәхетебезгә куанып, тигезлектә яшәргә насыйп булсын үзегезгә. Сез безгә һәрвакыт кирәк. Сәламәт булыгыз!

Хөрмәтле әти-әнием! Сезгә кечкенә генә хикәя сөйлисем килә! Язгы матур кояшлы көнне …. гаиләсендә бер малай туа. Кечкенәдән үк ул эш яратучан, игелекле һәм кешеләргә карата мәрхәмәтле булып усә. Үз эшен җиренә җиткереп эшләгәнгә күрә аңа һәркем ышаныч белән карый. Авыл колхозында ул узен яхшы эшче, гүзәл кеше итеп күрсәтә.

Ялгыз гына агачлар да яфрак ярмый

ялгыз гына кошлар да сайрамый дигән мәкалдә күк, булган егет (исеме) үзенең сөйгән ярын очрата. Бер-берсенә гашыйк булалар һәм бергә тормыш кора башлыйлар. Яш чактан ук эш сөйгән ике яр көнне-тәнне белми тормыш көтәләр, кечкенә бәбиләр алып кайталар.

Балаларны аякка бастырып, яхшы белем һәм тәрбия бирү дигән уй һәрвакыт беренче чиратта була аларның.

Хәзер ничә еллар үткәннән соң да әти-әнием бер-берсен сөеп, хөрмәт итеп, иңгә иң терәшеп яшиләр. Сез безгә яхшы үрнәк һәм терәк, ышанычлы дус, хөрмәтле әти-әни дә, туры юлны күрсәтүче маяк та булып торасыз. Сез булганга без бәхетле иң кадерле кешеләребез.

 

Рәхмәт барыгызга да дусларга, туганнарга, әниләр һәм әтиләргә. Хөрмәт итеп килгәнегез, безнең шатлыклы бәйрәмебезне уртаклашканыгыз өчен. Бары тик бер генә сүз — рәхмәт. Күңел түремдәге иң моңлы һәм нәзек кылларыннан чыккан ихлас рәхмәт сезгә барысы өчен. Рәхмәт шулай ук мәҗлесебезне һәръяклап оештырган алып баручылар белән җитештерүче-пешерүчеләргә. Барыгызга чын күңелдән рәхмәт!

 

Минем тормышта иң изге, иң кадерле сүзләр белән әйтеп бетергесез кирәкле олы кешеләр — әтием белән әнием. Минем бүген рәхмәтнең иң олысын иң ихласын аларга җиткерәсем килә. Җан биргән әнием, яшәү биргән әтием рәхмәт сезгә барысы өчен: гомерем, балачагым, яшьлегем, белемем, өс-башым, борчусыз яшәешем, тормыш офыгында йөзәрлек нык канат биргән өчен.

 

Әйе, мин бәхетле. (Ир исеме) мин хәзер үземнең бәхетемне синең кулларыңа тапшырам. Әгәр минем бәхетемне саклап яшәсәң, мин синең дөньяда иң бәхетле ир булуың өчен барлыгым белән тырышып яшәячәкмен, кадерлем. Шуларны уйлыйм да, мин үземне бик бәхетле дип уйлыйм. Һәм бу бәхетебез уртак булыр дип ышанам….

 

Рәхмәт барыгызга да дусларга, туганнарга, әниләр һәм әтиләргә. Хөрмәт итеп килгәнегез, безнең шатлыклы бәйрәмебезне уртаклашканыгыз өчен. Бары тик бер генә сүз — рәхмәт. Күңел түремдәге иң моңлы һәм нәзек кылларыннан чыккан ихлас рәхмәт сезгә барысы өчен. Рәхмәт шулай ук мәҗлесебезне һәръяклап оештырган алып баручылар белән җитештерүче-пешерүчеләргә. Барыгызга чын күңелдән рәхмәт!

 

Безнең төймәләр

Мастер фото | .

© 2018-2018.Барлык хокуклар якланган. Материалларны кулланганда сайтка сылтану мәҗбүри.